Самарда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган татарча концерт узды (ФОТОCУРӘТЛӘР) / Тормышыбыз тыныч булсын

7Кичә, 5 майда, өлкә Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган концерт узды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы җыр-бию һәм Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр белән үрелеп барды.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчылары Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев, Фәнил Зыятдинов, Сания Әминова үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Ә Шамили Ибраһимова башкаруында “Ана” бәете (авторы — җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова) аеруча күңел кылларын тибрәтеп, күзләрне яшьләндерде. Биючеләр Рузия Идрисова, Диана Таһирова, Иркә Әхмәрова, Ләйсән Сабирова, Гөлназирә Нуруллина (хореограф) дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары Рәмия Ваһитова, Алсу Сабирова, Ләйсән Шәрифуллина, Самира Мостафина, Фәрзәнә Мәхмүтова, Марат Төхвәтуллиннарның чыгышлары да кайнар алкышларга күмелә барды.

Концертта Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында эчтәлекле видеопрезентация тәкъдим ителде. Ә аннан соң чарада катнашучылар сугыш кырында ятып калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Өлкә татар милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов артистларга, программаны бик матур итеп алып барган Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Илнур Бикколовка, тавыш операторы Айнур Алтынбаевка рәхмәтен белдерде. Концерт программасын оешма активисты Альбина Мәхмүтова әзерләгән иде. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте. 

IMG_0794IMG_0798 IMG_0799 IMG_0802 IMG_0804 IMG_0805 IMG_0808 IMG_0810 IMG_0811 IMG_0813 IMG_0816 IMG_0824 IMG_0828 IMG_0830 IMG_0832 IMG_0839 IMG_0846 (1) IMG_0847 IMG_0852 IMG_0853 IMG_0858 IMG_0860 IMG_0862 1 7

Алия АРСЛАНОВА.

Автор һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

* * *

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын кар­шылап өлкәбезнең барлык шәһәр һәм авылларында бәйрәм чаралары уздырыла. Самараның Халыклар дуслыгы йортында да өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле ар­тистлары концерт куйдылар. Про­грамма искиткеч матур, күңелдә ка­лырлык итеп төзелгән иде.

Чара күңелле, дәртле җыр­­лардан башланып китте. “Ялкынлы яшьлек” ансамб­ле җырчысы Искәндәр Әх­мәтов башкаруында “Әссәлә­мүгаләйкүм”, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары төркеменең “Эх, алмагачлары!” җырларын тыңлаганда  сәхнәгә чыгып биисе килде хәтта. Тик бу күңел ачуларга диктор Левитанның Бөек Ватан сугышы башлану хәбәре нокта куйды. Артистлар тынып, ә залда утыручы тамашачылар сагаеп калдылар сыман.  1941 елның 22 июнендә күпчелек татар авылларында бу шомлы хәбәрне халык нәкъ шулай, Сабан туенда ишеткән, һәм ир-егетләр шуннан ук сугышка да киткән. Фәрзәнә һәм Альбина Мәхмүтовалар, Рәмзия Баһитова, Алсу Сабирова,  Марат Төхвәтуллин һәм Илнур Бикколов башкаруында “Солдатлар” җырын тыңлаганда  аналарның газиз балаларын елый-елый фронтка озатулары күз алдына килеп баскандай булды. Ә Шамили Ибраһимова “Ана” бәетен көйләгәндә (авторы җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова) күңел кыллары тиб­рәнде һәм күзләребезгә яшьләр килде.

Бу концертта күп патриотик җырлар яңгырады, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында эч­тәлекле видеопрезентация дә тәкъ­дим ителде. Ә аннан соң чарада катнашучылар сугыш кырында ятып калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сугыш тәмамлануын белдереп, сәх­нәдә кабат күңел ачулар башланды.  Илнур Алтынбаев, Фәнил Зыятдинов, Сания Әминова үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Ә биючеләр Рузия Идрисова, Диана Таһирова, Иркә Әхмәрова, Ләйсән Сабирова, Гөлнәзирә Нуруллина (хореограф) дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр.

Бер сәгатьтән артык барган чара ахырына якынлашканы сизелми дә калды. Өлкә татар милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов артистларга, программаны бик матур итеп алып барган Фәрзәнә Мәхмүтовага һәм Илнур Бикколовка, тавыш операторы Айнур Алтынбаевка рәхмәтләрен белдерде. Ә мин  Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Мамышевка — чәчәк бәйләме һәм концерт программасын матур итеп төзегән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Аль­бина Мәхмүтовага чәкчәк тапшырдым.

Чарада катнашучылар арасында яшьләр күп булуы аеруча куандырды. Ләйсән Шә­рифуллина белән Самира Мос­тафинаның чыгышлары бәйрәм кон­цертының күрке булды, дип әйтер идем. Сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотуларына, моңлы тавышларына сокланып туя алмадым. Киләчәк буын кешеләре мондый сугышлар турында ишетеп кенә белсеннәр иде. Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз тыныч булсын, дип телә­дем.

Разия ӘЮПОВА,

өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1561

Комментирование запрещено