Татарская школа при Духовном управлении мусульман Татарстана будет построена на улице Гаврилова. Ранее ДУМ РТ планировало открыть школу с татарским языком обучения в историческом здании медресе «Музаффария» на улице Сары Садыковой.
О планах построить для школы новое здание журналистам рассказал муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин на ежегодном ифтаре для представителей СМИ. «Наша цель – создать большое, работающее на полную мощность образовательное учреждение», – подчеркнул муфтий.
В июле прошлого года в интервью ИА «Татар-информ» представитель ДУМ РТ рассказал о планах возродить медресе «Музаффария» и о том, что для восстановления здания ведется сбор благотворительных пожертвований. Но в апреле нынешнего года планы учредителей изменились. Камиль хазрат Самигуллин на своей странице в соцсети Instagram сообщил, что для школы будет построено новое здание.
«Появилась возможность выделить землю для строительства нового здания школы, которое будет более современным и иметь намного большую площадь, чем “Музаффария“. На данный момент вопрос активно изучается и прорабатывается всеми заинтересованными сторонами. А все собранные деньги непременно будут сохранены для направления по своему прямому назначению – на строительство татарской школы», – написал тогда муфтий.
На трапезе разговения глава ДУМ республики объяснил причину отказа от идеи восстановить медресе «Музаффария». «Если мы откроем “Музаффарию“, нам сказали бы, что у нас уже есть школа, а ее площадь – всего 800 кв. метров», – сказал он.
Муфтий Татарстана также сообщил об открытии в Балтасинском районе пансионата для юношей.
* * *
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гаврилов урамында булачак. «Ниятебез — безгә бирелгән бинаны зур, тулы куәтле мәктәп итү», — диде бүген журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Яңа мәктәп төзеләчәк дигән хәбәр быел апрель аенда мәгълүм булган иде. Моңа кадәр Казанда Диния нәзарәте нияте белән «Мозаффария» кызлар мәдрәсәсен сафка бастыру планлаштырыла иде, бу эш өчен халыктан хәйрия акчасы җыю да оештырылды. Әмма апрельдә мөфти планнарның үзгәргәнен хәбәр итте.
“Мозаффария” мәдрәсәсеннән күпкә зуррак, яңа һәм заманча бина төзү өчен җир бүлеп бирү мөмкинлеге килеп чыкты. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә барлык кызыксынган яклар тарафыннан да актив өйрәнелә һәм эшкәртелә. Җыелган барлык акчалар исә, һичшиксез, үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча — татар мәктәбен төзүгә юнәлдерелү өчен сакланып тотылачак”, — дип язды ул вакытта мөфти инстаграмда.
Бүген ифтар мәҗлесендә мөфти «Мозаффария» мәдрәсәсен сафка бастыру ниятеннән ваз кичүләренең сәбәбен дә аңлатты. «Әгәр «Мозаффария»не ачсак, безгә «мәктәбегез бар инде» диярләр иде, ә аның мәйданы нибары 800 кв.м.»
Мөфти шулай ул Балтач районында егетләр өчен пансионат ачылуы нияте барын да хәбәр итте.
Просмотров: 806