Ветераннар алдында баш иябез!

гыйззатовҺәр елны, Бөек  Җиңү көне алдыннан, Самара шәһәр ок­ругы Думасы депутаты Риф­кать Хуҗин сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә ба­рып, һәрберсен бәйрәм бе­лән котлап йөри. Быел да ул Самараның Киров районында яшәүче унлап ветеранга бү­ләкләр тапшырды, Бөек Җи­ңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Ветераннар арасында мил­ләттәшләребез дә бар иде. Камышлы районының Дәүләткол авылында туып, бүген Самарада яшәүче Габделәхәт ага Гыйззәтов сугышка 17 яшендә киткән булган. Баштан ул Ульян өлкәсенең Инза шәһәрендә бер еллык хәрби укулар үтә, аннан Беренче Украина фронтында фашист илбасарларына каршы сугыша. 1945 елның апрелендә каты яраланып, Бөек Җиңүне госпитальдә каршы ала. Ветеран IIдәрәҗә Ватан сугышы Ордены, “Бөек Ватан сугы­шында күрсәткән батырлыгы өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре белән бүләк­ләнгән. Бүген ветеран улы Наил һәм килене Гөлкәй белән яши.

гыйззатов

Ә Шакир абый Хәби­буллинны сугышка 1942 елда алганнар.  Сугыш беткәнче ул Кызыл Байраклы, Александр Невский орденлы Беренче аерым гвардия мотоциклчылар полкында хезмәт итә. Курск җәясе сугышында, Украина, Белоруссия, Румыния илләрен дош­маннан азат итүдә катнаша, Днепр, Днестр, Березина елгаларын кичә. Бу ветеранның да орден-медальләре санап бетергесез. “Сугыштагы хезмәте өчен”, “Җиңү өчен” һәм юбилей медальләре күп. Ә менә III дәрәҗә “Дан Ордены” белән Шакир бабай аеруча горурлана.

ВОВ (2)

Рифкать Туктар улы туган Елховка районының Тупли авылында яшәүче сугыш ветераны Лотфулла Латыйповны да игътибарсыз калдырмый, ел саен бәйрәм белән котларга кайта. Лотфулла бабайны 1943 елның ноябрендә сугышка алганда аңа 17 яшь тә тулмаган була әле. Баштан аны Марий Эл республикасандагы Суслонгер лагеренда, аннан соң Горький өлкәсенең Первомайск районындагы мотоциклчылар курсларында укыталар. 1944 елда Лотфулла Габделхаликъ улы Бобруйск үзйөрешле аерым танк бригадасының фельдъегерь хезмәтенә беркетелә. Ул Познань, Кюстрин шәһәрләрен, Зеелов калкулыкларын азат итүдә катнаша. Аның күкрәген “Ватан сугышы” ордены, “Хәрби хезмәт өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.

Рифкать Туктар улы белән очрашуны ветераннар зарыгып көтәләр, Бөек Ватан сугышы турында хатирәләрен яңарталар, хәзерге тормышлары турында сөйлиләр. Ә депутат исә аларның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксына. “Аяз күк йөзе, тыныч тормыш — бу сезнең казаныш. Сугыштан соң да илебезне аякка бастыру өчен күп көч куйдыгыз, әле дә актив тормыш белән яшисез. Без сезнең алда баш иябез һәм әле тагын озак елларга нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якын­нарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшә­вегезне телибез”, — дип вете­раннарны Бөек Җиңү көне бе­лән котлады РифкатьТуктар улы.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1253

Комментирование запрещено