Государственный Советник РТ Минтимер Шаймиев объяснил, почему проект по созданию полилингвальных образовательных комплексов беспроигрышный, сообщает ИА «Татар-информ».
Шаймиев отметил, что это улучшение материального обеспечения учебной базы. «Мы делаем образовательный комплекс там, где есть и школы, и садики. Мы идем с отработанной методикой, одну из школ делаем базовой», — признался Госсоветник РТ.
С его слов, к 2022 году в Татарстане появится шесть полилингвальных образовательных комплексов. Два из них будут в Казани и по одному — в Набережных Челнах, Альметьевске, Нижнекамске и Елабуге.
Напомним, ранее Государственный Советник Республики Татарстан, председатель попечительского совета Республиканского фонда «Возрождение» Минтимер Шаймиев провел совещание по доработке концепции и ходе реализации проекта первых полилингвальных образовательных комплексов в Татарстане.
* * *
“Яңарыш” Республика фонды Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, күптелле белем бирү комплекслары булдыру проектын тормышка ашыра. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Интервью без галстука» проекты өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюда сөйләде.
“Ни өчен күптелле белем бирү комплекслары отышлы вариант дип саныйбыз? Беренчедән, бу — уку базасын матди яктан тәэмин итүне яхшырту. Безнең республикада ул башка төбәкләр белән чагыштырганда начар түгел. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да булган урында белем бирү комплексы ясыйбыз. Без эшләнгән методика белән барабыз, мәктәпләрнең берсен база итеп ясыйбыз», — диде Шәймиев.
«Яңартып төзергә кирәк булса — үзгәртеп төзибез. Әйтик, без 165 нче мәктәпнең гамәлдәге бинасына янкорма ясыйбыз. Бу үзгәртеп кору гына түгел — бина киләчәктә башлангыч мәктәп була. Ә яңа урында — Бондаренко урамында урта мәктәп төзибез. 1025 укучы өчен урта мәктәп проектын алдык. Барысы да бер комплекс булачак — база балалар бакчалары, база башлангыч мәктәбе һәм урта мәктәп”, — диде ул
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Татарстанда 2022 елга алты күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк, аларда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытылачак. Икесе — Казанда һәм Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада — берәр. “Адымнар — белемгә һәм килешүгә” исемендәге беренче комплекс Казан шәһәренең 165 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында оештырылачак.
Просмотров: 1063