Нәселем нигезе -
Бабамнар учагы.
Гасырлар юмасын
Хәтердән аларны…
Иске Ярмәк авылы - туган җирем,
Әби-бабамнарның изге туфрагы.
Нәселемнең исемен, хәтерен саклап килә
Карт бабаем Муса тыкрыгы.
Карт бабамның әтисе — Хәсән бабай
Бу урында казык каккан да,
Әйткән: “Бу җир булыр безнең
Нәселебезнең гомерлек нигезе”.
Шул вакыттан күпме еллар узган,
Күпме сулар ташыткан Сокларны.
Муса бабам мирас итеп алган
Әтисеннән шушы тыкрыкны.
Муса бабай, Вәлия әби зур гаилә корып,
Бу тыкрыкта гомер үткәргән.
Сигез бала тәгәрәшеп үскән,
Муса тыкрыгы исеме калган шушы еллардан.
Дүрт улы да монда оя корган,
Егермеләп онык үсеп буй җиткән.
Тыкрык тулы мал утары булган,
Дүрт гаилә гаять тату тора алган.
Ибраһим бабам төп йортта калып,
Солдат хезмәтенә алынган.
Сигез ел патшага хезмәт итеп,
Яраланып кайтып егылган.
Егерменче гасыр башында Гайшә әбием
Килен булып төшкән тыкрыкка.
Әтием дә монда дөнья күргән,
Бар гомерен яшәгән бу йортта.
Нинди бәхет!
Мин дә бу изге җирдә туып-үстем!
Тоеп әби-бабамнарның җан хисләрен,
Нәселемнең аяк эзләрен.
Хәзер минем бурыч-әманәт -
Балаларга, оныкларга җиткерергә
Туган нигезнең тылсымлы көчен,
Нәселебез хәтерендә саклансын өчен
“Муса тыкрыгы” тарихы
Булып матур риваять.
Баулы шәһәре, Татарстан Республикасы — Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы, Самар өлкәсе.
Просмотров: 1184