«Мин сезне яратам» (исемнәре үзгәртелеп бирелә)

sub-buzz-12977-1488385214-11

Әйе… Гомер үз агымында әкрен генә алга бара, халык тормыш мәшәкатьләренә чумып яши бирә. Ә язмышлар төрле һәм һәрберсе үзенә күрә гыйбрәтле. Кайгыларны дөньяның нинди генә җилләре дә таратып бетерә алмас кебек. Ә шатлыклар һәр кешенең йөрәк түрендә, күңел төпкелендә яшеренеп яши.

Күптән инде Әминә исемле бер ханым әнисенең гыйбрәтле язмышын миңа сөйләгән иде. Әле дә шуны оныта алмыйм.

Гөләндәм яшьтән үк күр­ше­сендә генә яшәгән Сәй­фулла исемле егетне яратып йөргән, тик аңа хисләрен белгертергә ашыкмаган. Ә Сәйфулла кызның үтә дә чая, үткер иптәше Нуриягә күз атып йөргән икән. Бер карауда әсир итә торган егетнең зәңгәр күзләренә Нурия дә гашыйк була. Гөләндәм Сәйфуллага өзелеп сөюен аңлата алганчы, Нурия, әрсезлеге белән, егеткә сагыз кебек ябыша һәм өйләндереп тә куя.

Гөләндәм күпме йокысыз төннәр, атналар, айлар үткәрә. Беркайда да чыгып йөрми. Үкенечле мәхәббәтен онытырга тырыша, тик булдыра алмый, һаман көтә. “Бәлки… бәлки…” — дип гомере үтә.

Сәйфулла белән Нуриянең уллары, ике кызлары туа. Хуҗа күрше төбәкләрдә акча эшли, шабашка йөри. Ә Нурия бик дәртле булып чыга. Атналап, айлап кайтмаган ирен көтми, 3 баласын калдырып, читкә йөри башлый.

Бер көнне Нурия иренә хат яза да бөтенләй чыгып китә. Хатта: “Синең кебек бозау белән яши алмыйм, балаларны үзең үстер, мин башканы яраттым, мине эзләмә дә, кайтмыйм!” – дигән.

Беркөнне Гөләндәм, эшкә барышлый, балалар елаган тавышны ишетеп, Сәйфуллаларга  керә һәм шакката. Берсеннән-берсе кечкенә балалар елашып, шешенеп беткәннәр. Ишек биктә, ачкыч шунда гына эленеп тора. Гөләндәм балаларны алып чыга, юындыра, ашата, берничә көн үзендә тота. Менә әтиләре кайта. Ул бу хәбәрне ишеткән икән. Гөләндәм аңа балаларны карарга булыша башлый. Сабыйларның ни гаебе бар дип, жәлли. Тик Сәйфулла гына һаман аңламый. Балаларын калдырып, көн саен каядыр китеп йөри. Баксаң, хатынын эзли икән. Ә Гөләндәм бу вакытта төннәр буе елап ята.

Хатын табылмагач, бу ике бәхетсез бер-берсенә ия­ләшеп, якыная башлыйлар. Һәм Гөләндәмгә дә бер көнне бәхет елмая, үзәктәге теләге тормышка аша. Хәсрәт белән шатлык янәшә йөри дип белеп әйтәләр икән. Менә Гөләндәм дә балага уза.

Тик йөкле булуы турында ишеткән Сәйфулла аның янына керми башлый, балалары белән дә аралаштырмый. Гөләндәм, кеше сүзеннән куркып, өен сатып, шәһәргә китеп бара һәм эшкә урнаша. Мәхәббәт җимеше тиз өлгереп җитә. Менә инде ул сөйгәненнән туган сабыен — кызын кулына ала. Үзен иң бәхетле кеше дип санап, шушы бәхет гомерем буена җитәр, башкача кияүгә чыкмыйм, дип сүз бирә.

Сәйфулла бу хәбәрне ишет­кәч, килеп, кызын кулына алып сөя һәм мин сезне килеп алам дип, кайтып китә. Тик, Гөләндәм, күпме генә көтсә дә, ата кеше килми. Гомерләр үтә тора. Ялгыз хатынга эшеннән фатир бирәләр. Менә инде кызы да укуын тәмамлый. Кыз әтисенең авылда яшәвен белсә дә, аның кем икәнен белми. Ул, хәйләләп, әнисен җәйге каникулларга авылга кайтырга күндерә. “Җәүһәрия апам да чакыра, бик сагынган безне”, — ди. Тик аның әтисенең кем икәнен белер өчен кайтасы килә бит. Бер көнне ул серен ача: “Әйт инде, әнием, минем әтием кем? Барыбер белермен, тик мин син әйткәнне көтәм, зинһар өчен”, — дип ялынгач, әнисе барсын сөйләп бирә. “Мин аны әле дә яратам, шуңа күрә кияүгә дә чыкмадым, артымнан йөрүчеләрне барысын да кире кактым. Йөрәгем биктә, берни эшли алмыйм”, — ди.

Аның сөйгәне дә өйлән­мәгән, балаларын укытып урнаш­тырган, ялгызы яшәп ята икән. Җыеналар да авылга кайтып төшәләр. Ә кыз түзәлми, тизрәк әтисен күрәсе килә. Әнисе белән апасы кибеткә киткән арада тиз генә киенә дә, әти дигән кешенең йортына юл тота. Капка төбенә җиткәч, кызның йөрәге дөп-дөп тибә башлый. Керергәме, юкмы? Әллә читтән генә күзәтергәме башта? Кыз капканы акрын гына ача да эчкә атлый. Капка тавышына әтисе ялт итеп борыла. Ул агач юынып, нәрсәдер эшли иде. Атаның кулыннан балтасы да төшеп китә. Аңа таба атларга кыймыйча шаккатып басып торган кыз: “Мин әтиемә охшаганмын икән”, — дип уйлап бетерергә өлгерми, әтисе үзе: “Кызым”, — дип каршысына килә. Кочагына ала да күзләреннән аккан яшьләре белән баласының битен чылатып үбә. Ул аны бүген төшендә күргән икән. “Нәкъ шушы зәңгәр күлмәгеңне киеп, мин синең кызың, әтием, дип килеп кердең”, — ди.

Өйгә кереп, чәй эчәләр. Әтисе ник бала тудыру йортыннан барып алмаганы турында елый-елый сөйли. Балалары риза булмаган, гомере буе шул балалары өчен эшләп, аякка басырга булышып, ялгызлыкта, сагышта үткән икән көннәре. Соң булса да, моны аңлаган ул. Тик хәзер инде Гөләндәмгә күренергә курыккан. Шулай да шәһәргә килгәндә гел аларны күзәтеп йөргән. Тик аңлатырга гына кыюлыгы җитмәгән.

Кыз әтисенең кулларыннан ала да: “Әйдә, әтием, киттек. Әнием дә сине гомере буе көтте, әле дә өзелеп сине генә ярата, ул бит мине ялгызы үстерде. Аллага шөкер, тормышыбыз матур, аны тулыландырырга тик син генә җитмисең”, — дип җитәкләп апаларына алып китә.

Сәйфулла килеп кергәч, апасы белән әнисе телсез калалар. Аңнарына килгәнче дип, кыз әтисенең кулын әни­сенең кулына тоттыра да: “Картайган көнегезгә кадәр бер-берегезне яратып, шат­лык-сөенечтә яшәгез. Мин сезне яратам. Мин бит сезнең мәхәббәт җимешегез. Мин кавыштырмасам, һаман шулай йөрерсез бер-берегезне күзәтеп. Үт­кәннәр өчен үч итеп яратышып яшәгез. Әле ярый сезгә охшамаганмын, кыюлыгым аркасында әтиле булдым менә”, — дип елап җибәрә.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 911

Комментирование запрещено