Сабырлыктыр эшнең башы

SONY DSC 28 августта Самараның Җәмигъ мәчетендә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар җәм­гыяте Корбан мәҗлесе үткәрде. Чарага өлкәбезнең төрле районнарында һәм шә­һәр­ләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъза­лары килгән иде.

“Сабырлыктыр эшнең ба­шы” дип мөнәҗәт әйтте оешманың иң актив әгъзаларының берсе булган Асия апа Шәймарданова. Ничек итеп ул, авыру булуына карамастан, бу зур мәҗлескә килергә, үзенең моңлы тавышы белән аны бизәргә көч тапкан, шулай ук башкалар да, оешма җитәкчесен, мәҗлесен хөрмәт итеп, 200 кеше сыешлы залны тутырып килделәр. Ерак араларны якын итеп килгән Пох­вистнево районының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре иң күпсанлы булгандыр. Флера апа Низамова, Зәйтүнә Гыйрфанова, Фәһимә Зарипова, Наилә Сәйфетдинова, Суфия Баһаутдинованы күрдем. Венера авылында яшәүче Ил­һамия Кәримова бу көнне үзенең һәм чарага килә алмаган Гөлсинә Латыйпова, Динә Мостафина һәм Рузалия Латыйпованың корбан итләрен алып килгән иде. Шулай ук Камышлы районыннан Раилә Сафина җитәкчелегендә “Туган як” оешмасы әгъзалары, Кошки районы “Ак калфак” оешмасы рәисе Рәфисә Минебаева җитәкчелегендә бер төркем хатыннар, Сызран хатын-кызлары оешмасыннан Гөлшат Йосыпова җитәкчелегендә делегация, Ульян өлкәсенең Зур Черкели, Татар Сайманы һәм Әхмәтле авыллары оешмасы рәисе Гүзәл Гаффарова, “Болгар мирасы” мәчете, Иске мәчет, Җәмигъ мәчетендәге дин курсларын тәмамлаган апалар да, күчтәнәч-садакаларын күтәреп, шушы матур бәйрәмгә җыелдылар. Садакаларга дога кылганда, шулай ук Сания Каюмова, Кәүсәр Шәйхетдинова, Рузалия Хәйруллина, Фәрит Йосыпов, Гөлфия Яһудина, Наилә Тимербулатова, Галия Абрахимова, Наилә Хөсәенова, Идрис Йосыпов, Ринат Салькин, Динар Абрахимов, Лилия Канюкаева, Зәйнәп Әмирова исемнәре яңгырады, информацион партнерлар буларак “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары аталды. Разия ханым исемнәре әйтелмичә калган иганәчеләрдән алдан ук гафу үтенде, чөнки бу зур мәҗлескә ярдәм итүчеләр бик күп иде. 

Чараны башлап җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәҗлескә хәер-фатихасын биргәннән соң, сүз губернатор администрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповага бирелде. Ул татар хатын-кызларының гаиләдәге, иҗтимагый эштәге ролен билгеләп үтте. Камышлыда гөрләп үткән Бөтенроссия авыл Сабан туен да искә алып, “Ак калфак” һәм башка милли-мәдәни оешмалар тырышлыгы һәм катнашы белән, аның бик югары дәрәҗәдә үтүен искәртте, бүгенге мәҗ­лескә губернаторның матур те­ләкләрен җиткерде.

- Разия Азимҗановнага һәм аның оешмасына кергән барлык хатын-кызларга да актив позициядә торулары, оешма эшләрендә катнашулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Эш уңышы күп очракта хатын-кыздан тора бит. Гаиләдәге, коллективтагы климат та ха­тын-кыз кәефенә бәйле, балалар да ана канаты астында тәрбияле булып үсәләр. Сез бүген монда бик күп һәм бу бик зур көч. Яңа башлангычларыгызда, эшегездә уңышлар һәм бердәмлек телим, — диде хөкүмәт вәкиле.

“Дуслык” иҗади-иҗ­ти­ма­гый җәмгыяте президенты ки­ңәшчесе Идеал Галә­вет­динов чараны тәртип белән алып барырга ярдәм итте, ә ислам дине белгечләре, “Нур” мәдрәсәсендә дин дәресләре укытучы остаз Минһаҗәр абыстай Сәяхова һәм “Болгар мирасы” мәчетендә дин дәресләре укытучы Мәрьям апа Сабирҗанова Коръән сү­рә­ләре укып, шушы залда утыручыларның корбан­нары кабул булуын телә­деләр. Оста­бикә Флюра апа Низа­мова, Ульян, Пенза өлкә­лә­рен­нән килгән кунаклар, “Ак калфак”ның яшьләр бүлеге вәкиле Айсылу Әбдиева, Сызран бүлеге рәисе Гөлшат Йосыпова, “Ак калфак” өлкә оешмасы директоры Эльмира Власкина да шушы мәҗлесне үткәрүдә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, Разия Әюпованы илле елдан артык белгән кодагые  Лия Тимербулатова да чыгыш ясап, аның эшчәнлеген югары бәяләде һәм ышанычлы кеше дип белдерде.

Чыннан да, моңа кадәр Самарада хатын-кызлар оешмасын башлап җибәрүчеләр күп булды, ә менә Разия ханым һәм аның командасы гына биш ел буе эзлекле рәвештә һәм зур масштабта эш алып баралар. Бүген оешма филиаллары Сызранда, Похвистнево,  Камышлы, Кошки районнарында эшләп торалар. Ләкин моның белән генә тынычланырга җыенмый Ра­зия ханым. Бүген ул “Яктылык” мәктәбендә укучы балаларга татар телен өйрәтүдә булышырга ниятләвен белдерә, татар хатын-кызларының “Мин­ниса” дини оешмасын хез­мәттәшлеккә өнди, оеш­маның биш еллыгына китап бастырып чыгару эшләре белән шөгыльләнә…

- Бүгенге чарага шундый матур итеп киенеп килгәнсез! Әллә кайдан татар булуыгыз күренеп тора. Әйдәгез, гел шулай чын татарча киеник, бөтен җирдә дә татарча сөйләшик, балаларыбызны, оныкларыбызны татар итеп үстерик. Шул чакта гына без милләт булып саклана алачакбыз. Ә моның өчен безгә зур сабырлык, үҗәтлек, бәлки, үзсүзлелек тә кирәк булачак, — диде ахырда Разия апа.SONY DSCSONY DSCvGr5tDM8sQ

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 862

Комментирование запрещено