Тырышлык җимешләре

Абдрашитовы11

Гомәр АБДРӘШИТОВ уллары Дмитрий (сулда) һәм Алексей белән

Самара өлкәсендә әтисез, әнисез авыр хәлдә калган балаларны үзләренә алып тәр­бия­ләү гамәле киң таралган.

Шундый гаилә Елховка рай­онының Мулла авылында да бар. Гомәр Сәлимҗан улы һәм Фәүзия Ислам кызы Аб­дрә­шитовлар, үз балаларын үс­тереп тормыш юлына бастыргач, күңелсезләнеп куялар. То­ра-бара үксез балаларны асрау­га алып тәрбияләргә мөмкин булуын ишетәләр һәм шул хыял белән яши башлыйлар. Хыяллары бераздан тормышка аша — 2006 елда балалар йортыннан өч бала алып кайталар. Берсенә бер яшь тә өч ай, икенчесенә — өч яшь, өченчесенә 9 яшь була. Балаларны алдың да шуның белән тәмам түгел шул, бу бик җаваплы эш, кеше баласын тиешенчә тәрбияләү өчен бик күп нәрсәләр кирәк икән. Тиздән зур булмаган йортлары спорт мәйданчыгына әверелә — төрледән-төрле спорт җи­һаз­лары сатып алалар, бер ишен үзләре дә ясыйлар. Йорт матур-матур чәчәкләр белән бизәлә,  җимеш агачлары да, декоратив агачлар да утыртыла. Балалар шунда ял итәләр, уйныйлар, укыйлар, бөтен җирләре дә чиста-пакь.

Балалар укыганда зур проблемалар тудырмыйлар. Хәзер инде алар үсеп беттеләр, олы­раклары 9нчы сыйныфны тә­мам­лап, Самара уку йортларына урнаштылар. Барысы да физик яктан җитешкән, буйчан, чибәр. Алай да кайтып йөриләр, Гомәр белән Фәүзиягә “әти”, “әни” дип эндәшәләр, тәр­типлеләр. Ә кечесе әле авылда, 7нче сыйныфта укып йөри.

Авыл балалары белән буталып үскәнгә, асрамага алынган балалар татарча да яхшы сөйләшәләр. Яшьтәшләреннән аерып та булмый. Урамда барганда, кем генә очраса да, “исәнмесез” дип сүз куша­лар. Гомәр Сәлимҗан улы: “Һәр­ва­кыт яхшылыкка өйрәт­тек. Тырышыгыз, ях­шы укыгыз, эшкә өйрәнегез дия идек”, — дип сөйли. Авыл җирендә эш­кә күнегеп үскән балалар ки­ләчәктә үзләренә ошаган һөнәр табып бәхетле булырлар, дип ышана ул.

Абдрашитовы11

Тормыш шома гына бармый, әлбәттә. Авырлыклар да очрагандыр. Бервакыт шулай Фәүзия авырып китә һәм аңа Самара хастаханәсендә дәваланырга туры килә. Әти­ләре балаларны әниләрен кү­рергә алып бара. Алар авыруны сырып алалар, кочаклап: “Әни, без сине бик юксынабыз, бик сагындык, тизрәк уңайлан инде”, - дигәч, Фәүзиядә канатлар үсеп чыга, тырышканым юкка китмәгән икән, дип сөенә.

Әйе, тырышлык һәрчак үз җимешләрен бирә. Шушы балалар бер-бер артлы зур тормышка кереп баралар. Алар инде үз балаларын беркайчан да ташламас, начар юлга басмас, дип ышанасы килә.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 922

Комментирование запрещено