Безне хәтерлиләр, хөрмәт итәләр

f12dc6b0ff2a897c24f384244d0aabf31 октябрьдә өлкәбезнең бөтен шәһәр һәм авыл­ла­рында уздырылган Өлкәннәр көнендә Самара­ның “МТЛ Арена” спорт ком­п­­лексында “Актив озын тор­­мыш” фес­тивале үткә­релде. 

Похвистнево районының Гали авылыннан бер төркем кул осталары — Зәйтүнә Гыйльфанова, Кәүсәр Маннанова һәм мин, шушы юллар авторы Саимә Морзаханова, бу чарада үзебезнең кул эшләре белән катнаштык. Күргәзмә залында башка районнардан китерелгән кул эшләре дә бик күп иде. Бәйрәмгә килүчеләр төрле һөнәрләргә өйрәнделәр, фотосурәтләргә төштеләр.

Заллар бик күп иде, һәр­берсендә төрле чаралар. Бер­сендә җырлыйлар, икен­чесендә спорт белән шөгыль­ләнәләр. Татарлар юк дип әйтерлек, яулык бәйләгән без өчәү генә идек. Шунысы кызганыч, бернинди татарча җыр-биюләр, гармун тавышлары ишетелмәде. Ә шулай да концерт шәп булды, балалар биеделәр, ике баһадир чуен чүмечләрне, табаларны урталай өзеп, тимер бөгеп, тамаша ясадылар. Зур экраннардан Самара шәһәренең төрле матур урыннары күрсәтелеп торды. Залда билет белән чакырылган олылар меңнән артык иде. Волонтерлар барысына да пироглар-чәйләр өләштеләр, бертуктаусыз поднослар белән йөгерделәр.

Олыларны зурлап, губернатор Дмитрий Азаров та килгән иде. Ул безне бик матур сүзләр белән, эчтәлекле итеп котлады. Егермеләп кешегә медальләр, Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләк­ләнүчеләр арасында дәрәҗәле урыннарда 30 – 40 ел эшләгән кешеләр күп иде.

Без юлга кузгалганда концерт бетмәгән иде әле. Чыкканда тау хәтле өелеп торган “Самарские ассорти” конфетлары өләштеләр. Билет белән керүчеләр, билетларын биреп, конфет алалар икән. Губернатор бүләге, әлбәттә, безгә дә, Похвистнево районыннан килгән татар хатыннарына да, тәтеде.

Районның социаль яклау хезмәте безне үз машинасы белән китереп куйды, алып китте. Бик канәгать булып кайттык. Олыларны шулай зурлаган губернатор Дмитрий Азаровка һәм оештыручыларга, районның Социаль яклау бүле­генә бик рәхмәтлебез. Көнебез чын бәйрәм кебек узды.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

 

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Олылар көне уңаеннан Корбан ашы уздырылды. Чарага өлкә хатын-кыз­ларының “Ак калфак” җәм­гыяте әгъзалары да чакырылган иде.

Олылар көненә багышлаган мәҗлескә мәчет-мәдрәсә хәзрәтләре, мөгаллимнәр, укытучылар һәм укучыларның әби-бабалары чакырылган иде. Аларның һәрберсе аны оештыруга, өстәл әзерләүгә үз өле­шен керткәндер, дип уйлыйм.

Мәктәп директоры Радик Рәфгать улы үзенең чыгышында: “Олылар көненә багышланган бәйрәм традициягә әве­релде. Без чарага һәрвакыт укучыларыбызның әби-баба­ларын чакырабыз. Бу буын чылбырлары өзелмәсен өчен эшләнә”, — дип сөйләде.

Шушы мәктәпне бар иткән беренче директоры Харидә ханым Дашкина да чыгыш ясады. Үзе күптән инде мәктәптә эшләмәсә дә, аның эшләрен күзәтеп, сокланып торуын белдерде, рәхмәтләр әйтте һәм ата-аналарга, укытучыларга  уңыш­лар теләде.

Утыз ел элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен җитәклә­гән Рәшит Абдулловның чыгышы бик тә эмоциональ булды. Ул мәктәп ачылган елларда кичерелгән авырлыклар турында сөйләде. Хәтта күзләренә килгән яшьләрен дә яшермәде. Аның сүзләре кайнар алкышларга күмелде.

Кошки районының Иске Җү­рәй авылында яшәгән һәм иҗат иткән батыр шагыйребез һәм рәссамыбыз Гакыйль Сә­гыйровның энесе Наил Сә­гыйровның чыгышы татар телен саклау мәсьәләсенә багышланган иде. Ул үзе татар мәктәбен тәмамлап, училищега барып кергән, гомер буе ике телдә дә яхшы сөйләгән, дә­рәҗәләргә ирешкән, татар телендә укуы бер дә комачауламаган.

Миңа, “Ак калфак” җәм­гыяте җитәкчесенә, сүз бирел­гәч, хөкүмәт биргән мөм­кин­лекләрдән файдаланып, ана телебезне, гореф-гадәт­ләре­без­не саклап калу турында сүз тоттым. Мәктәпкә генә салынмыйча, гаиләдә дә татар гореф-гадәтләре буенча яшәргә өндәдем, татар мәктәбендә эшләүче укытучыларга, директорга рәхмәтләр әйттем.

Укучылар көче белән куелган концерттан соң Корбан ашы үткәрелде. Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм хәзрәтләр Йасин сүрәсен, Коръән аять­ләре укыдылар, мөфти Талип хәзрәт Яруллин вәгазь сөйләп, мәҗлеснең әһәмиятен аңлатты. Ул: “Ата-аналар, әби-бабайлар, укучы­лар һәм укытучылар бер­гә­ләшеп Коръ­ән мәҗлесе уздыра икән, бу инде динебезне, йолаларыбызны үтәп яшәү, яшь­ләрне дөрес тәр­бия­ләү дигән сүз”, — дип сөй­ләде.

Чәйләр эчеп, догалар кылганнан соң да мәҗлестән чыгып китүчеләр булмады. Кемдер намаз бүлмәсенә кереп намаз укыды, икенчеләре сөйләшеп утырдылар.

Ахырда Радик Газизов үзе­нең хезмәткәрләренә, Кор­бан ашы оештыруда кат­нашу­чылар­га, иганәчеләргә рәх­мәтләр әйт­те.

Разия ӘЮПОВА,

өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

* * *

Олылар көнендә Ка­мышлы районының бөтен авылларында да олыларга хөрмәт күрсәтү чаралары уз­дырылды.

Камышлының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният сараенда олыларны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләп, районны үстерү эшенә керткән өлешләрен бил­геләп үтте. «Туплаган тәҗ­рибәгезне, белемегезне яшьләргә өйрәтеп калдырырга тырышасыз. Буыннар чылбыры булмаса, ил үсеше дә булмас иде. Тормыш сөючәнлек, тәҗрибә һәм зирәклек сыйфатларыгыз өчен рәхмәт», — диде Рафаэль Камил улы. Шулай ук җылы котлау сүзләрен губерна Думасы депутаты Владимир Субботинның яр­дәмчесе Василий Безбородников та җиткерде.

Әби-бабайларны нәни балалар, “Серпантин” бию коллективы, “Листопад” җыр коллективы һәм аерым башкаручылар котлады. Ахырда ветераннар, чәй өстәле тирәсендә җыелып, яшьлек елларын искә төшерделәр, киләчәкне күзалладылар, дип яза “Камышлы хәбәрләре” газетасы.

* * *

Кояшлы һава торышы, якты өметләр белән бизәлгән Олылар көненә чакырылган кунаклар Гали авылы Мә­дәният йортына ашыктылар.

Чәчәкләр белән бизәлгән сәхнәгә Мансур авылыннан килгән җырчы Зөлфия Арсланова чыгып, “Картаямыни соң йөрәк?” дип җырлап, тантананы ачып җибәрде, аны сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева алыштырып, шигъри юлларга уралган котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде, Нәсимә Сафиуллина җитәкчелегендә  4нче сыйныф укучылары бию­ләр башкардылар.

Шуннан соң гына сәхнәгә авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев күтәрелде, олыларны бәйрәм белән котлады һәм шушы бәйрәмне оештыруга өлеш керткән эшчән авылдашларыбызның исем­нәрен атады — Радик Сафиуллин, Кәүсәр Латыйпова, Сәй­фулла Маннанов, Наил Ба­һаутдинов, Мөсифулла Сәя­ров, Рифат Мортазин, Равил Галимуллин, Камил Исхаков… Авыл халкы шушы күркәм мәҗлес чыгымнарын үз өсләренә алган эшкуарларга дога кылды. Фәһимә Зарипова һәм Кәүсәр Шәйхетдинова “Чәчәкле матур йорт” бәйгесендә катнашучы 87 яшьлек Нәбирә апа Низамовага, шулай ук Фәния Маннанова, Саҗидә Кәримова, Айсылу Латыйпова, Наилә Фәйзуллина, Рәшит һәм Рәйханә Манашев­ларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәдә­ни программада мәк­тәп­кәчә яшьтәге балалар да катнашып, “Әбиемә”, “Бабама” дип аталган шигырьләр укып, алкышлар яуладылар. Бәйрәм концерты Зөлфия Арсланова чыгышы белән тәмамланды.

Чара чәй өстәле янында дәвам итте. Дүртенче мәхәллә имамы Госман хәзрәт Латыйпов Коръән укыды, ә беренче мәхәллә имамы Мәҗит Маннанов изге теләкләр теләп, дога кылганнан соң, халык ашап-эчеп, рәхәтләнеп сөй­ләшеп утырды. Ахырда тәмле ашлар әзерләүче Ра­милә Бәшәровага, Наилә Фәй­зуллинага, Раилә Асылгә­рә­евага һәм башка оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, таралыштылар.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1219

Комментирование запрещено