Хат ташучыны һәр йортта көтәләр

DSCF451511

Олеся Гыйбадуллина (уңда) хезмәттәшләре белән

9 октябрьдә Бөтендөнья почта көнен билгеләп үттек 

Почта элемтәсе барлыкка килгәннән бирле ул җәмгыятьтә билгеле урын алып тора, тормыш катлауланган саен, дөнья белән бергә үзгәрә. Элек почтальоннар, муеннарына зур һәм авыр сумкалар асып, газета-журналлар, хат-телеграммалар, пенсия өләшеп йөрү белән шөгыльләнсәләр, бүген андыйны күрмәссең. Аның каравы, хезмәт күрсәтү төрләре артканнан арта бара.

Халыкара почта көне уңа­еннан Камышлы районы Иске Ярмәк авылының почта бүле­генә сугылдым. Аны Олеся Гыйбадуллина җитәкли. Алгарак китеп шуны әйтәсем килә: Олеся тумышы белән Камышлы авылыннан, ашыгыч ярдәм машинасын йөрткән Фәһим һәм шәфкать туташы булып эшләгән Гөлиянең яратып үстергән кызлары. Ул, Самара педагогия университетының икътисад факультетын тәмамлап, авылга кайта һәм шушы төбәктә туып-үскән, табиб һөнәрен үз иткән Риф Хәйдәр улына кияүгә чыга.  Менә 15 ел инде алар туган якларында яшәп, эшләп, Аделина һәм Тимур исемле балаларын тәрбиялиләр.

- Олеся Фәһимовна, чете­рекле хезмәтегез белән якын­нанрак таныштырсагыз иде.

- Бүгенге көндә Иске Ярмәк почта бүлегендә 5 кеше  эшли. Миннән кала, оператор Гөлшан Ибраһимова, хат ташучыларыбыз Людсирә Сәлахова, Ләйлә Минһаҗева һәм Анна Юрьева бердәм, тырыш, үз хез­мәтләренә җаваплы карау­чы коллективыбызны тәшкил итә.

Почтальон хезмәте җиңел түгел. Ул бик тә җаваплы хез­мәт. Безнең коллектив һәр­вакыт яхшылар исәбендә. Мәсә­лән, ике ел рәттән “Форсаж” акча күчерү системасы буенча җиңү яулап, дипломнар алдык. Минем хезмәтемне дә күрделәр: өлкә хөкүмәтенең элемтә һәм мәгъ­лүмат технологияләре департаменты Дипломы белән бүләкләндем.

- Почта күрсәткән хезмәт­ләргә киңрәк тукталсагыз иде.

- Почта бүлеге, гадәттәгечә, гади, заказлы, кыйммәтле хатлар, бандероль-посылкалар җибәреп тора, вакытлы матбугат чараларына яздыра һәм тарата, почтальоннарыбыз адресатларга төрле квитанцияләр, хатлар һәм реклама материалларын китереп торалар, лоторея билетлары сату, ксерокопия ясап бирү, тимер юл һәм авиабилетлар сату кебек хезмәтләрне дә башкарабыз.

Соңгы елларда Почта Банк хезмәте күрсәтә башладык. Без клиентларга  кредит алу өчен гариза язарга булышабыз, акча саклау счетлары ачабыз, Почта Банк карталарын тулыландырабыз…

Шулай ук почта бүлегендә көнкүреш товарлары сату да оештырылган. Бирегә килгән кеше бер очтан чәй, азык-төлек, шампунь-сабыннар алып китә. Пенсия, төрле пособиеләр һәм субсидияләр алучылар да поч­та хезмәткәрләрен көтеп алалар. Коммуналь хезмәт, телефон, интернет челтәре, кә­рәзле телефон, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы, кредит түләүләрен дә почта аша эшләп була. Соңгы елларда интернет аша кием-салым, көнкүреш әйберләре сатып ала башладылар. Гомумән, хат ташучыны авылның тоткасы, дип атарга да буладыр. Чөнки хат ташучыны һәр йортта зарыгып көтәләр.

Олеся Гыйбадуллина (уңда) хезмәттәшләре белән.

Олеся Гыйбадуллина (уңда) хезмәттәшләре белән.

- Ә газета-журналларга язы­лу ничек бара?

- Быел газета-журналларга 400 кеше язылды. Халык «Камышлы хәбәрләре», «Бер­дәмлек», «Безнең гәҗит», «Язмыш кочагы», «1001 киңәш», «Социальная газета» басмаларын бик яратып укый.

- Олеся Фәһимовна, почта бүлегегез күченә икән. Бу нәрсә белән бәйле?

- Бинабызны төзеклән­де­рергә җыеналар. Вакытлыча җирле үзидарә бинасының икенче катында урнашачакбыз. Дөрес, олы яшьтәге ке­ше­ләргә баскычлар буйлап йөрергә уңайсызрак булыр. Ләкин бу, әйткәнемчә, вакытлы хәл. Авылдашларны почта бүлегендә көтеп калабыз.

- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хезмәтегездә уңыш­лар, гаиләгезгә бәхет телибез. Һөнәри бәйрәм белән!

 

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1333

Один комментарий

  1. Молодцы кызлар!Сезгэ исэн сау гына эшлэргэ насып булсын!