
8 октябрь көнне Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте Казан туклану нокталарында рейд уздыруы турында хәбәр итте. Сайттан билгеле булганча, “Хәләл” комитеты хезмәткәрләре Вахитов һәм Идел буе районнарындагы туклану нокталарында булып, “Хәләл” сертификатларын кулланылуын тикшергән.
Meat point кафесында да шул ук күренеш — хәләл язуы бар, ә сертификация срогы 31 августта ук чыккан. Комитет хезмәткәрләре сертификация үтәргә тәкъдим иткән.
Илнар әйтүенчә, “Хәләл” билгесе иске җитәкчедән калган. Күптән түгел кафеның хуҗасы үзгәргән, әмма аларда элек ябыштырылган наклейкалар калган. “Мин үзем анда түгел идем. Мин бу сорауларда компетент түгел, әгәр компетент булсам, үз сүземне әйтер идем”, — диде ул.
Илнар «Хәләл» комитеты вәкилләре белән киңәшеп алачагын әйтте. Берникадәр вакыттан соң кабат сөйләшкәндә Илнар фикерләрен үзгәртте. Бу безнең гаеп, “Хәләл” стандарты вәкилләренең ул билгеләрне алырга хакы бар, диде ул.
“Беренче тапкыр документларсыз килде. Документыгызны күрсәтегез дидем, оныттык, диләр. Мин нигә документларымны күрсәтергә тиеш? Бәлки алар урамнан кергәндер? Икенче тапкыр мин югында килгәннәр. Без ризыкларны “Хәләл” сертификаты булган урыннардан гына алабыз. Аларның хәләл билгесен алырга хакы юк. Үз куллары белән элгән урында гына алсыннар”, — диде “Гранат” кафесы хуҗасы Дания Абдуразакова.
Сайтта “Meat point” кафесы телгә алына. Кафе җитәкчеләренең берсе Сергей әйтүенчә, аларда тикшерү узмаган, чөнки аның фикеренчә, тикшерүдән соң акт төзелә. Җитәкчеләрнең тагын берсе – Руслан Наумов сайтта язылганнар белән килешүен белдереп, “барлык мәсьәләләр эш тәртибендә хәл ителә”, — дип белдерде.
“Хәләл” стандартлары билгесе өч тигез хокуктагы кулланучыныкы – ТР Мөселманнары Диния нәзарәте, “Хәләл” стандартлары комитеты, “Тест-Татарстан” республика сертификация методик үзәге ябык акционерлык җәмгыяте. “Хәләл” билгесе үз теләге белән узган сертификация узган кулланучыларга бирелә. Дини билге булу сәбәпле, аңа патент алу мөмкин түгел дип аңлатты “Тест-Татарстан” үзәге директоры урынбасары Сергей Гогин.
Сергей Гогин “Тест-Татарстан”ның бу билгене тигез хокуклы кулланучы булуын искәртте. Әмма ул “Хәләл” стандартлары комитетының бу рейды турында хәбәрдар булмаган. “Мин рейд хакында яңалыкларда күрдем, әмма үзем анда булмагач, комментарий бирә алмыйм”, — диде ул. Сергей Гогин әйтүенчә, “Хәләл” билгесен законсыз рәвештә куллану очраклары бар. Әмма әлегә бер генә очрак буенча да дәүләт органнары аша җәза бирдерү очрагы булмаган.
“Мин рейд ничек дөрес узарга тиешлеген белмим. Мин рейдларга йөрү өчен тикшерү органы түгел. Без күргән очракта “Хәләл” билгесен алып куюларын сорарга тиештер мөгаен. Мин үзем мондый хәлгә юлыккан очракта, “Бу билгене ал”, — дип әйтәм ул. “Хәләл” хезмәткәрләре үз куллары белән “Хәләл” билгесен ертырга хокуклымы?” – дигән сорауга ул “Мин юрист түгел, мин белмим”, — дип җавап бирде.
- Аны ялгыш шулай дип чыгаралар. Ул рейд түгел, ә предприятиеләргә бару, хәләлме юкмы икәнен карау.
- Ә кемнәр чыкты соң анда? Хәләл стандарты хезмәткәрләреме? Әллә Диния нәзарәтеме?
- Диния нәзарәте түгел. Диния нәзарәтенең хәләл комитеты бар. Без һәр көнне чыгабыз. Ул рейд түгел. Бары тик оешмалар белән элемтә кору. Кем хәләл эшли, дөрестән дә хәләл булсын дип, алар белән эшләү.
- Монда рейд дип язылган иде, шуңа күрә сорыйм.
- Аны шулай диләр инде. Бу контроль дип әйтәм.
- Ирек хәзрәт, тагын бер сорау бар. Фотода сезнең хезмәткәрләр кафедагы хәләл билгесен куптарып ала.
- Алмыйлар алар. Мәсәлән, кеше кафены ала сатып ала. Кафеда шул логотиплар бар. Ул кеше хәтта аңламый да, торамы-тора ди, мин кафе итеп кулланам, ди. Һәм безнең хезмәткәрләр килә дә әйтә — шулай-шулай, әгәр дә хәләл икән, сезнең кәгазьләр булырга тиеш ди. Ул әйтә, юк минем бернинди дә кәгазь юк. Ә менә сезнең анда хәләл логотип тора. Ә ул минеке түгел, ул миннән алдарак, миңа саткан кешедән калды дип әйтә. Хәләл түгел икән, аны алырга кирәк. Алыгыз дип үзләре әйтә. Бу рейд түгел. Роспотребнадзор рейд ясый ала. Без хәләл комитеты гына.
- Сезнең хезмәткәрләрнең бу билгене кеше кафесында үз куллары белән куптарып алуы ни дәрәҗәдә дөрес?
- Әгәр хуҗасы әйтә икән, алыгыз, бу хәләл түгел дип әйтә икән, алалар инде.
- Бәлки ул кешеләр үз куллары белән куптарырга тиештер?
- Бу бит мародерство түгел. Ул үзе ул оешманың хуҗасы үзе әйтә, ярар алай булгач, алыгыз дип әйтәләр. Тешләрен кысып алырга кирәкме әллә рәсемдә матур күренсен дип? Вандализм кебек, башларын кара битлек кидерергәме?
- Сезнең хезмәткәр бит суд приставы түгел. Суд карары юк. Сезнең хезмәткәрләр үз куллары белән алгач, ул башка төрлерәк.
- Суд приставы түгел. Шундый әйберләр бар, дингә кагылган. Кеше әйтә икән кошерный дип, ул аны расларга тиеш. Әгәр әйтә икән хәләл дип — хәләлне расларга тиеш. Ул расламый хәләлне, юк минем монда хәләл юк. Ә нигә ул билге монда эленеп тора? Алыгыз дип үзләре әйтәләр.
- Ә бу рейдларда «Тест Татарстана» катнашамы?
- Ә «Тест Татарстана» ни өчен катнашсын?
- Аларның да бу билгегә хокукы бар бит. Хокуклары булгач, алар да катнашырга тиеш түгелме дип сорыйм.
- Нишләп алайса «Хәләл» билгесенә хокуклары бар соң аларның?
- Анысын белмим. Анысы миңа мәгълүм түгел.
Просмотров: 818