“Әбиемнең серле сандыгы”

smartСерле сандык, матур сандык,
Кызыктыра мине күптәннән.
Әйдә, карыйк, ниләр калган икән
Истәлеккә безгә үткәннән.

Яңа Ярмәк авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучыларын клубка “Әбиемнең серле сандыгы” дигән кичәгә чакырдык. Чарабызның төп өлеше балаларны татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте.

Әбиемнең сандыгы  өстәл ашъяулыгы, тәрәзә пәрдәләре, күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, татар милли бизәкләре белән тулып торган икән.

Татар халкының чигүле сөлгесен яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр. Алъяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә милли күлмәк озын җиңле, итәге киңәя төшкән бала итәкле. Татар кызларының баш киеме — калфак, матурлап лалә чәчәкләре, өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләнелгән. Ә ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар. Түбәтәйнең түбәсен алтын җеп, энҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Менә шулай сандыктагы һәрбер әйбер белән балаларны таныштырып үттек. Чиккән сөлге, чулпылар балалар өчен яңалык  булса; түбәтәй, калфак, алъяпкычны алар күргәннәре бар. «Калфак ничек баштан төшмичә тора соң?» — диеп тә кызыксындылар кызлар, матур бизәкле алъяпкычка да сокланып карадылар алар.

smart

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 1020

Комментирование запрещено