Наталия Фишман: Мәрҗани мәчете каршында ислам бакчасы төзү хыялы бар

0143Эш башлар өчен Принц Кәрим Ага Хан IV премиясе әлегә алынмаган.

Казанда Мәрҗани мәчете каршында дөрес ислам бакчасы төзү хыялы бар. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга шулай дип әйтте.

Аның сүзләренчә, Ислам бакчалары проектын ясар өчен, Принц Кәрим Ага Хан IV премиясе әлегә алынмаган.

Принц Кәрим Ага Хан IV — архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы. Ул Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килгән иде.

“Акча алгач, оештыру эшләре белән шөгыльләнә башлаячакбыз. Имам рөхсәте дә бар. Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә белгеч белән дә эшләячәкбез. Бәлки, киләсе елга башланыр. Мәрҗани мәчете каршында дөрес ислам бакчасы төзү хыялы бар”, — диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Ул Ислам бакчаларын проектлау тәҗрибәсе булган иң яхшы архитекторлар чакырылачагын әйтте. “Алар безнең яшь белгечләр белән бергәләп проектлаячаклар. Ислам бакчасы – җәннәт моделе ул. Бу идеаллар безнең өчен бик мөһим. Без тәҗрибәне, эш алымнарын игътибар белән өйрәнәчәкбез”, — ди Татарстан Президенты ярдәмчесе.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1304

Комментирование запрещено