Самар өлкәсе “Татарча диктант” акциясенә кушылды! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2-IKTzYwsJQҺәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.

19 октябрьдә 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узды. Самар өлкәсе дә аңа кушылды. Диктантны Самарның «Яктылык» татар мәктәбендә,  Җәмигъ, Тарихи,  «Болгар мирасы» мәчетләрендә, Халыклар дуслыгы йортында, Управленческий бистәсенең 35нче китапханәсендә яздылар. Шулай ук  акция Сызранның татар мәдәнияте үзәгендә, Тольятти шәһәренең мәчетендә, Новокуйбышевск шәһәре китапханәсендә, Гали, Камышлы һәм Мәчәләй авылларында да  үтте.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Быел чит илләр һәм төбәкләр өчен күренекле язучы, драматург Газиз Мөхәммәтшиннең  “Саумысыз, аккошлар!” әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде.

2-IKTzYwsJQ7BXnz2qqtdo AAsUeiE97mk zRRa2pg85C85iRCbdLuTVg w664uyMn9K4F_ugXSeVUoIs6RUjUJRy4AFJsQA6PakUsggonOWHSzgoj21-2qLl5EYl7HxFbt_0EoTmqxm-AXIhkt3LI0hi_nHMsJ_nRJkNd-YOHNdjFEIqDkFxX53ADB2Gs

Диктант билгеләрен 1 ноябрьдән соң http://diktant.tatar/ сайтында «Билгем нинди?» бүлегендә карап булачак.

Просмотров: 1189

Комментирование запрещено