2 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда халкыбызның “Сөмбелә” бәйрәме уздырыла.
Кичә, 30 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында бу чараны оештыру комитеты утырышы узды. Чарада өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, аның урынбасары Шамил Галимов, оешма директоры Руслан Мостафин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма директоры Данияр Сәйфиев, шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ленар Сабиров, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм милли оешмалар активистлары катнашты. Читать полностью