”Сызланулар аша яктылыкка”

Альбина Гумерова19 октябрьдә Самараның Өлкә универсаль фәнни китап­ханәсендә “Шәhәр” театры, китап укырга яратучыларны яшь талантлы авторларның иҗаты белән таныштыру ниятеннән, “Яхшы китап укыйбыз” дип аталган кичә оештырды. Милләттәшебез Альбина Гомәрованың “Дамдых” дип аталган яңа китабы игътибар үзәгендә булды

Альбина — Казан кызы. 2005 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт hәм Мәскәү өлкәсенең яшь тамашачы театрларында эшләгән. 2012 елда Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын hәм Сергей Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын (ВГИК) тәмамлаган. Шул ук елны яшь язучылар форумында катнаша hәм Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы булып китә. Хәзерге вакытта Альбина Мәскәү балалар курчак теат­рында әдәбият hәм драматургия бүлеге мөдире булып эшли.

Яшь булуына карамас­тан, аның әсәрләре төрле әдәби бәйгеләрдә катнашып, аерым стипендияләр алган, төр­ле номинацияләрдә җиңүгә ирешергә өлгергән, ике пьесасы сәхнәләштерелгән.

“Дамдых” җыентыгына кер­гән әсәрләр хатын-кызлар тормышы турында -  ярату, шатлык, нәфрәт, җәфа чигү, ялгышлык хисләре укучыны ахыргача ычкындырмый. Кичә барышында Самараның «Шәhәр» театры артисты Борис Трейбич һәм автор башкаруында әлеге китаптан якты һәм дулкынландыргыч өзекләр яңгырады. Әсәрләрдә төп игътибар ге­ройларның эчке халәтенә, кү­ңел кичерешләренә, хис-той­гыларына  бирелә.

«Хатын-кыз күбрәк хисләр белән яши, ә ир-ат уйлап эш итә. Ир-ат — баш, хатын-кыз — муен. Хатын-кызларның әһәмияте дөньяда бик мөhим, әмма алар төп урынны алып тормый, чөнки әйдәп баручы — ир-атлар. Шулай булган, бар һәм булыр, дип ышанам. Мин хатын-кызлар идарә иткән дөньяда яшәргә теләмәс идем, — ди Альбина Гомәрова. - Иҗатымда үлем һәм моңсулык булуга карамастан, минем әсәрләрем бик якты. Алар үлем турында түгел, ә тормыш турында. Хикәя hәм повестьларымда геройларымны элек өметсезлеккә, яшәешнең мәгънәсе югалган хәлгә чумырам, ә аннан соң аның эчке дөньясын тикшерергә тырышам, кеше күңеленең чиксез мөмкинлекләрен сызланулар, күз яшьләре аша ачарга омтылам һәм әсәремнең ахырында героемны яктылыкка, бәхеткә, ирек хисенә алып барам», — ди яшь талант.

Кемнәр соң алар, Альбина Гомәрованың лирик геройлары? Тыйнак, назлы, мөлаем, көчле рухлы, дияр идем. “Минем төп геройларым күбесенчә хатын-кызлар, чөнки алар күңелен мин яхшы аңлыйм, шуңа күрә бу турыда язуы миңа җиңел. Ә ир-атлар турында язарга куркам, миңа алар дөньясы таныш түгел, шуңа төгәлсезлекләр күп булыр, дип уйлыйм”, — ди Альбина. Аның хикәяләренең һәм повестьларының геройлары идеаль түгел, ләкин аларда ниндидер чисталык һәм ихласлык бар. Аларга карап, күп нәрсәгә өйрәнергә була. Альбина Гомәрованың әсәрләрен укыгач, күңелдә “янәшәмдә шундый дус кыз яки сеңлем булсын иде”, дигән уй туа.

Альбина киләчәктә драматург буларак танылырга теләвен әйтте. «Ул вакытта яңа текстлар язу өчен күбрәк вакыт калыр иде. Кем белә, пьесалар әйбәт кенә килеп чыкса, аларны сәхнәләштерүче режиссерлар табылса, бәлки, Идел буенда бәләкәй генә бакча сатып алыр идем… Мин Иделне шундый яратам, ул мине рухландыра», — ди язучы.

Альбина авылны, табигатьне, елга-суларны бик яратучы чын татар хатын-кызы. Ул тыйнак та, батыр да, тугры да, тырыш та. Аның әсәрләре күбесенчә авыл халкы, авыл тормышы турында. Автор табигатьне, авыл көнкүрешен бик оста итеп тасвирлый. Аль­бинаның әсәрләрен укыганда һәрбер кар бөртегенең матурлыгын, һәрбер чәчәкнең төсен күрәсең, кызарып пешкән алма­ларның исен тоясың сыман.

Тиздән Альбина Гомәро­ваның яңа китабы дөнья кү­рәчәк. Бу җыентыкка кергән хикәяләр аның бакый дөньяга бик иртә күчкән, яраткан әти­сенә багышланган. “Мин әти­емне бик сагынам hәм юксынам”, — дип моңсулана Альбина. — Шуның өчен дә бу ки­табымның басылуын мин аеруча дулкынланып көтәм”.

Талантлы яшь язучы, дра­матург, сценарист Альбина Гомәрованың иҗаты бе­лән танышып өлгергән китап сөючеләр дә аның яңа китап­ларын түземсезлек белән кө­тәдер, дип уйлыйм. 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 788

Комментирование запрещено