Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

oo_ZxyA0JrAТөрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман-болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Төркиләр борынгыдан астрономияне, ягъни күк җисемнәре турындагы гыйлемне яхшы белгәнгә, үзләренең төп бәйрәмнәрен дә, күк капусы ачылуы кебек, серле мизгелләргә бәйләгәннәр. Ә күк капусы ачылу (озарение) – күкнең җиргә иң көчле тәэсир итә торган вакыт. Моны изге күңелле кешеләр генә күрә ала, дип исәпләнгән. Андый мизгелләр: 21 — 22 март — Нәүрүз (Яңа ел, ел башы). Көн белән төн тигезләнгән вакыт, «Кояшның туган көне». 21 — 22 июнь — Иделдә дөньядагы иң борынгы ил — Булгар дәүләте оешкан көн. Чәчелгән игеннәрнең, башак чыгарып, орлыкларга көч туплау чоры. Көннең иң озын, төннең иң кыска вакыты; 21 — 22 сентябрь — Сөмбелә. Игеннәр өлгергән, һәм көн белән төн тигезләшкән вакыт. 21 — 22 декабрь – Нардуган. Кояшның язга таба борылган, иң озын төннең кыскара һәм көннең арта башлау вакыты. Бу — тирән уйланулар, гыйлем туплау чоры.
Болардан башка үткәрелеп килгән бәйрәмнәр: Боз эретү бәйрәме — апрель ахыры. Буразна бәйрәме — чәчү башлануы. Чәчкә бәйрәме — май уртасы. Шәһри Булгар җыены. Җиләк бәйрәме.
Яңгыр боткасы. Кызлар эчкене. Каз өмәсе.
Күргәнебезчә, бар булган бәйрәмнәр дә табигатьне зурлауга, якты өметләргә, хезмәттә ирешелгән уңышларга куануга һәм истәлекләрне яңартуга нигезләнгәннәр. Шулар арасында — Сөмбелә бәйрәме. Ул, ел буена куелган хезмәтнең нәтиҗәсен ачыклап, киләчәккә өмет баглап,
кышка әзерлек башлау чоры.
Төркиләрнең бөтен бәйрәмнәре — кеше рухын баетып, яшәүнең ямен, тәмен ныграк ачыклый, хезмәткә хөрмәт һәм тормышка дәрт уята торган чаралар. Бернинди дә шик-шөбһә тудыруга, зыян китерүгә юнәлмәгән булсалар да, советлар чорында аларны искелек калдыклары дип, тарих чүплегенә себерел түктеләр. Нәтиҗәдә алар югалды, онытылды. Иреклекләр бирелгәч, Аллаһыга шөкер, аларның иң әһәмиятле, иң тирән тамырлы булып, бөтен төркиләр дөньясында хөрмәт ителгән Нәүрүз һәм Сөмбелә бәйрәмнәре көнкүрешебезгә кайтып килделәр.
Сөмбелә бәйрәме — ул җир эшен, авыл тормышын зурлау бәйрәме. Авыллар авыр хәлгә калган вакытта бу бәйрәмне яңадан кайтарып, аны халыкка таныту рәвеше — хәзерге көндәге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бу бәйрәмнең игенче хезмәтен зурлап, аңа дан җырлау мәйданы булуын
исәпләсәң, аның әһәмияте аеруча зур.
Менә бу юлы да, ноябрьнең икесендә Самар шәһәренең «Заря» Мәдәният Сараенда үткәрелгән Сөмбелә бәйрәме, узган еллардагыча, матур һәм күңелле узды. Аны Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе бергәләшеп, Самар шәһәр администрациясе ярдәмендә оештырдылар.
Бәйрәм тантанасын ачканда Самар өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үз чыгышында җирдә хезмәт итүнең никадәр авыр һәм җаваплы булуына басым ясап, иген үстерүнең, яшь баланы тәрбияләп үстерү кебек, авыр булуын һәм моңа күп тырышлык кую кирәклеген ассызыклады.
Бу чараның төп чыгымнарын үз өстенә алган Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гыймран угылы Әнвәр Горланов та килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Үз чыгышында ул бу бәйрәмнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хезмәтен зурлап, аларга дан җырлау чарасы булуын тагын бер кат искәртеп узды.
Бәйрәмнең иганәчеләре шулай ук: Самар шәһәре администрациясе, Ильяс Шәкүров, Ленар Сабиров,Тәлгат Мортазин. Аларга халык исеменнән рәхмәтләр җиткерелде. Бәйрәм тантанасын «Осталар шәһәрчеге» дип аталган кул эшләре осталары оештырган күргәзмәдәге һәм «Туган тел” оешмасы ветераны Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәсе, андагы табигать күренешләре бәйрәмгә үзенчәлекле мәгънә һәм бәрәкәт өстәделәр.
Бәйрәм тантанасын, аның ямен һәм бәрәкәтен Казаннан килгән профессиональ артистлар, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары — Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис һәм Залия Габбасовлар үстерделәр. Алар тарафыннан башкарылган җырларны халык бик җылы кабул итте. Үзебезнең җирле артистлар башкарган җырлар, биюләр дә халык күңеленә хуш килде. “Яктылык” мәктәбендәге Алия Сурина һәм Алинә Шәмсетдинова җитәкләгән “Йолдыз” бию ансамбле күрсәткән биюләр, “Ялкынлы яшьлек ансамбле җырчысы Искәндәр Әхмәтов җырлары да бәйрәмгә матур өстәмә булдылар. Алар Әлмира Сәитованың чыгышлары белән аралашып бардылар. Бу чыгышлар бүләкләүләр һәм тәбрикләүләр барышында да аларга тантана хисләре өстәделәр.
Фойеда оештырылган күргәзмәдә милли ризыклар белән бергә балның күп төрләре дә тәкъдим ителгән иде. Кул эшләре остасы Миләүшә Зәвьялова башак формасындагы брошка ясау буенча мастер-класс үткәрде.
«Туган тел» татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров та халыкны бәйрәм белән котлап, үз чыгышында кыскача милли хәрәкәттәге хәлләргә тукталды һәм, бердәм булып, милләтебез хәлен бергәләп кайгыртырга чакырды. Ул шушы ук «Заря» Мәдәният Сараенда ноябрьнең 21ндә «Туган тел» оешмасының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш узачагы турыда белдереп, халыкны бәйрәм кичәсенә чакырды.
Бу чарада Самар шәһәре администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов, Самар өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министрлыгы хезмәткәре Лейли Мифтахова һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесенең урынбасары Пётр Сучков та халыкны бәйрәм белән котладылар. Өлкәбезнең төрле авылларыннан килгән хезмәт батырларын зурлап, аларга
бүләкләр Һәм Мактаунамәләр тапшырылды.
Авыл хуҗалыгын алып бару — ул иң авыр, иң җаваплы Һәм иң экстремаль хезмәт. Ул илнең яшәеш нигезе, аның икътисади куркынычсызлык терәге. Җирдә хезмәт итү — иң изге хезмәт. Шуңа күрә аңы зурлау да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Җир — тудыручы да, булдыручы да. Ул туендыручы да, сыендыручы да, шуңа күрә аны Җир-Ана, дип зурлыйбыз. Тик ул үзен тиешенчә кадерләгәндә, Һәрнәрсәне вакытында, чын күңел биреп эшләгәндә генә, уңышын бирә, муллык китерә. «Җиренә җиткереп» эшләү дигән әйтем дә шуннан килә түгелме соң?! Борынгыдан халкыбызның яшәү рәвеше, бабаларыбызның инанулары, дөньяга карашлары, фикер йөртүләре — һәрвакытта, аерылгысыз рәвештә җирне зурлауга һәм аңа зур өметләр баглауга бәйләнеп килгән.
Менә бу бәйрәмне оештыручыларга, анда катнашып, бәйрәм тантанасын үстерүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары ирешүен телибез. Бәйрәм, һичшиксез, матур оештырылган иде. Тик залда җыелган халыкның аз булуы гына борчулы уйлар тудырды.
Монда бер нәрсәгә ныграк әһәмият бирергә кирәк: Сөмбелә борынгыдан халкыбызның иң табигый, иң зур шатлык китерә торган бәйрәме булган. Аңа кагылышлы күп изге йолалар бар. Шуңа карата төрле әйтемнәр, легендалар барлыкка килгән.
Бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне тарих дәвамында халык үзе тудырган. Нинди генә акыл ияләре тарафыннан әйтелгән фикерләр булмасын — алар бары тик бөтен халык тарафыннан кабул ителгәндә генә, гамәлгә ашып, гореф-гадәтләрне һәм халык иҗатын барлыкка китергәннәр.
Сөмбелә бәйрәме үзенең әһәмиятен киләчәктә дә югалтмасын өчен, бәлки, аны киңрәк пропагандалап, аның әһәмиятен халык күңеленә үтәрлек итеп җиткерергә кирәктер?!
Ни дисәң дә, бу бәйрәм халкыбызның асылын ачыклаучы төп фактор да булып тора бит әле!
Төрле халыкларда, әле үз милләттәшләребез арасында да татарлар күчмә тормышта гына яшәүче дала халкы булган, дигән фикер яши. Сөмбеләнең килеп чыгышы, аның меңнәрчә еллар буена югалмыйча, халкыбызның иң әһәмиятле бәйрәменә әверелүе Һәм сакланып килүе — үзе генә дә бабаларыбызның борынгыдан иген игеп яшәвен раслап, төрле ялганнарны фаш итә түгелме соң?!
 
Фәрид ШИРИЯЗДАН.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1732

Комментирование запрещено