Елховка районының Мулла авылында зур кайгы – соңгы сугыш ветераны Миннегәрәй Минегали улы Вәлитов вафат. Җиңү көнен Германиядә каршылаган, гомер буе туган авылында яшәп, хатыны Җария белән 6 бала үстергән Миннегәрәй абзыйның тормышы гыйбрәтле дә, бәхетле дә.
1926 елда күпбалалы гаиләдә туган Миннегәрәйгә иркәләнеп үсәргә туры килми. Олырак апа-абыйлары үсеп, үз тормышларын кора башлыйлар, ә аларның эше кечерәк балалар өстенә өелә бара.
- Бик авыр яшәдек ул елларда. Балаларга бит колхозда да күп эшләргә туры килә иде. Яшүсмер чагымда атлар белән Мәләкәскә ашлык ташый идек, — дип сөйли иде ветеран исән чагында. — Обоз башында яхшырак атлы ирләр бара, ә безгә сөякләре чыгып торган колхоз атларын ышандыралар. Соңгы баруыбызда безнең, обоздан артта калучыларның, ашлыгын талап алдылар. Колхоз рәисе бик ачуланды, ләкин судка бирмәде, Аллага шөкер. Шул ук көнне миңа сугышка китәргә повестка китерделәр, ә иртән инде Яңа Буян военкоматына илтеп куйдылар. Аннан, җәяүләп, Мәләкәскә киттек…
Биш ай буе егетләргә элемтәче һөнәрен өйрәтәләр, ныгытып сугышка әзерлиләр. Булачак солдатларның тамаклары туймаган, күпләр ачлыкка, кыенлыкларга түзә алмыйча, үлеп киткәннәр. Үсеп килүче организмга көненә 80 грамм ипи һәм сыек кына шулпа җитмәгән инде, әлбәттә. Уку тәмамлангач, Миннегәрәйне һәм курсташларын Карпат таулары тирәсендә барган сугышка кертәләр. Фронтның алгы сызыгы, штаб һәм главнокомандующий арасында элемтә тәэмин итү өчен Миннегәрәйгә һәм хезмәттәшләренә, кабель уралган авыр кәтүкләр күтәреп, тоташ ут астында кайчакта йөгерергә, кайчакта шуышып барырга туры килгән. Ул, үзе белән бергә укып йөргән егетләрнең үлемен күреп, тетрәнү кичерә.
Фронтта ашау бераз яхшырак булса да, кайчакта өчәр-дүртәр көн ач торган чаклары да булгалаган. Андый вакытларда рота командиры солдатларга авылларга чыгарга рөхсәт иткән. Немец фашистларыннан азат ителгән авылларда ризык күп булмаса да, халык совет солдатлары белән бүлешкән.
Миннегәрәй ага Җиңү көнен Германиядә каршыласа да, Берлинның үзенә кадәр барып җитә алмый. Солдат туган авылына 1949 елда гына, тагын дүрт ел Румыниядә хезмәт иткәннән соң, кайтып керә. Үзеннән өч яшькә кечерәк Җария Ислам кызына өйләнеп, биш малай һәм бер кыз үстереп, зур тормыш юлына чыгаралар. Олыгайгач, унөч оныклары һәм тугыз оныкчыклары арасында мәш килеп картаялар.
- Безгә яшьлектә бик күп кыенлыклар кичерергә туры килде, – дип искә ала иде яшь чакларын мәрхүм Җария апа. – Ярлы яшәдек, кияргә кием, ашарга ризык юк иде. Ләкин бер-беребезгә хөрмәт һәм игътибар зур булды.
Шушы кыска гына истәлекләр артында зур тормыш юлы ята. Михнәтләргә карамастан, бәхетле яшәп була икән ул. Бер-береңне яратсаң, балаларың итагатьле һәм тату булса, авырлыклар сизелми. 70 елдан артык бәхетле уртак гомер кичергән Вәлитовлар гаиләсе киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.
Миннегәрәй аганың да, Җария апаның да урыннары оҗмахта булсын иде.
З. ЮЛОВА.
Просмотров: 1178