27 февральдә зур бәйрәмдә кунак булдым. Камышлы авылының «Елмаю» («Улыбка») балалар бакчасы туган авылыбызның 440 еллыгына багышланган авыл бәйрәме үткәрде!
Балалар җырлады да, биеде дә, уйнады да. Авылыбыз турында җырлар яңгырады, Камышлының үзешчән шагыйрьләренең шигырьләре укылды.
Мин кайсыбер мизгелләрдә үземнең кечкенә чагыма әйләнеп кайттым. Балалар һәм тәрбиячеләр авылның гүзәл табигате, матур урамнары, уңган кешеләре турында сөйләгәндә горурланып утырдым. «Мин дә шушы олы тарихлы авылның бер баласы», — дип шатландым.
Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар исеменнән «Елмаю» («Улыбка») балалар бакчасына, балаларга, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәм. Туган авылымның киләчәге — шушы нәни дусларым кулында. Сез дә шушы бәйрәмнең берничә мизгелен карап үтегез, дусларым.
Камышлы районының «Туган як» җирле иҗтимагый татар оешмасы президенты Раилә Нәгыйм кызы САФИНА.
Просмотров: 988