Равил Галиев кайбер татарлар үзләре үк татар халкының санын киметә дип саный

0121Җанисәп вакытында татар халкы этник төркемнәргә бүленеп языла башласа, бу аяныч күренешкә әверелергә мөмкин, ди җырчы.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, 2020 елда үтәчәк җанисәп вакытында, төрле этник төрләргә аерылырга тырышучы татарлар үзләре үк татар халкының санын киметергә мөмкин дип саный. Ул бу фикерен «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә әйтте.

«Безнең татарның санын киметергә тырышырлар инде. Ләкин бу, иң беренче чиратта, безнең үзебездән дә тора. Кинәт кенә каяндыр ярылып килеп чыкты мишәрлек. Алар аны ничек күрсәтергә белми, тиреләреннән чыга. Керәшеннәр белән дә шул ук хәл», — ди җырчы.

 

«Әгәр татар халкы, төрләргә аерылып, шуның белән масаеп, шуны башкаларга күрсәтүне максат итеп куйса — бу аяныч күренеш булачак. Татар халкы үзенең бер милләт икәнен аңласа иде», — ди Равил Галиев.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр илнең бөтен территориясендә була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 915

Комментирование запрещено