Казанда Татарстанның заманча сәнгать галереясендә конкурслар лауреаты, фотограф Сергей Потеряевның «Тартария. Яңа топография» дигән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең кураторы — «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин әлеге күргәзмәне «тамырларыбызга яңа караш» дип атады. Бу хакта ул күргәзмә ачылышында сөйләде.
Тартариянең киң өлкәләргә карата урта гасыр көнбатыш Европа картографиясендә кулланылган географик термин образы яңа проект өчен нигез була. «Биредә һәркем үзенекен күрә алачак. Минемчә, бу әле бары тик тәүге адым. Татар кызларын челтәр белән фотога төшергән Сергейның эшләрен Президентыбызга күрсәткәч, ул хуплады һәм „алга“, — диде. Нәтиҗәдә, берничә фото сериясеннән торган күргәзмә туды», — диде Хәйруллин.
«Күргәзмә Урал арты кешесе күзлегеннән тасвирланган. Сергей Потеряев татарлар арасында яшәмәсә дә, аларны төрле төбәкләрдә эзли. Фотога төшкән кешеләрнең шәрехләп китүләре ошый. Аларның карашларында татар яисә татар булмауларына ышанып җитмәүчәнлек тә чагыла, чөнки үзләре турында алар „яртылаш татар“ яисә „ерак буыным татар“ дип әйтә», — диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалина Нургалеева.
КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова күргәзмәдә замандашының дала халкын күргәнлегенә басым ясады. «Татар кешесе ат өстендә туа һәм ат өстендә вафат була, дала аның өчен бик якын нәрсә. Аны рәссам безгә күрсәтә алган. Киләсе залны мин „үзенең җирендә һәлак булган кечкенә кеше“ дип атар идем», — диде галимә.
«Икенче залда батырлыкка басым ясалган. Монда хатын-кызлар Сабантуй кысаларын узып киткән, грек-рим көрәше: милли тамырлардан китүне күрәбез. Мин авторга татар дөньясының чит якларыннан түгел, ә Идел буенда яшәүче татарларны күрергә чакырам. Татар җанын аңлар өчен, татар җире буйлап йөрү кирәк, шулчакта Сез татарның хезмәт сөючәнлеге символын күрерсез», — диде Миләүшә Хәбетдинова.
Проект авторы Сергей Потеряев сүзләренчә, мондый күргәзмәләр башка төбәкләрдә торган кешеләрнең ничек яшәгәнен карарга мөмкинлек бирә. «Шәхсән үзем татарлар милләтенә бер тамчы да кагылышым юк. Әгәр дә әбием татар булса, һәр элементның ни өчен мөһим булганын аңлый алыр идем. Минем алай эшлисем килми, чөнки читтән карашның да булуы кирәк», — дип сөйләде ул.
«Күп өлкәләр буйлап гиздем, Россиянең төрле булуы шаккаттырды. Бөтен кешегә дә илебез буенча сәяхәт итеп чыгарга киңәш итәм. Чит илгә барганчы, үз илеңнең нокталарында булу очсызрак чыгачак. Дөресен әйткәндә, фотоларда моңсулык чагыла. Дөньяны ясалма матурлык итеп күрсәтү ялгышлык булыр иде, шундый фотолар Инстаграм челтәрендә тулы», — ди Сергей Потеряев.
Күргәзмәдә Мурманск, Әстерхан, Иркутск һәм Свердловск өлкәләре татарлары — фотография тарихлары геройлары күрсәтелгән. Фотоларда көрәшчеләр, гаилә һәм татар костюмнарын кигән хатын-кызлар портретлары тәкъдим ителгән.
Зилә МӨБӘРӘКШИНА.
* * *
Галерее современного искусства ГМИИ РТ открылась выставка фотографа Сергея Потеряева из Екатеринбурга под названием «Тартария. Новая топография».
На выставке представлены фотографии татар Мурманской, Астраханской, Иркутской и Свердловской областей. Мастер выбрал для экспозиции портреты борцов, семей в домашних интерьерах и женщин в татарских костюмах.
«История выставки скорее в целом про людей, несмотря на то, что герои фотографий — татары, и у них есть свои отличительные черты», — сказал Потеряев.
Образ мифологической страны Тартарии является географическим термином, который использовался в средневековой западноевропейской картографии в отношении обширных областей к востоку — именно этот термин послужил основой для творчества фотохудожника.
«Очень тяжело было выйти на героев фотографий. Мне приходилось звонить и писать в различные организации, например, в Федерацию корэш», — поделился автор выставки.
К слову, у фотографа нет татарских корней и все его предки — русские с Урала.
Выставка готовилась около года. Куратором проекта является заместитель руководителя Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» Эдуард Хайруллин.
«Я увидел фото Сергея Потеряева в глянцевом журнале, а именно его проект с девушками за тюлем, о городских екатеринбургских девушках с татарскими корнями. После этого мы предложили ему развить тему, и он съездил в несколько точек России и снял, как живут татары: борются на кушаках, живут в домашней обстановке, на белого медведя надевают тюбетейку или хранят вымпел от Сабантуя. Все эти, казалось бы, мелочи объединяют народ и делают одним целым», — отметил Хайруллин.
Сергей Потеряев занимается фотографией с 2009 года. Его персональные выставки проходили как на территории России, так и за рубежом — в Китае и странах Европы. Он исследовал не только татар, но и северные народы, такие как ханты и ненцы.
«Делая такие проекты, я хочу разобраться прежде всего в себе. Что такое народ, как он исчезает или изменяется под влиянием различных факторов», — добавил фотограф.
Выставка организована при поддержке Президента РТ, Фонда «Новая Тартария» и ГМИИ РТ.
«Автор с большой любовью и вниманием сделал все работы. Он очень внимательно приглядывался к каждому человеку и пытался выявить его сущность», — поделилась посетительница выставки и казанская татарка Фирая.
Выставка продлится в Казани до 19 апреля 2020 года.
Просмотров: 1071