Язның беренче көннәрендә бөтен авыл һәм шәһәрләрдә иң матур, көтеп алган бәйрәмебезне – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үттек. Бу турыда редакциягә Мәдәният йортлары мөдирләре болай яза:
Рузилә Гайсина, Яңа Усман авылы, Камышлы районы:
- Гүзәл затларыбызга багышланган концертта авылыбыз йолдызлары Юлия Галиуллина, Марат Шәйхетдинов, Руфия Галиуллина, Руслан Хәлимов хөрмәтле әниләребезгә һәм әбиләребезгә иң матур җырларын бүләк иттеләр. “Нежность” хореография коллективының чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килеп, кайнар алкышларга күмелә барды. Ә Резедә Гыйлаҗева, Солтания Нәфыйкова һәм Гүзәл Рәфәгыйтдинова мәзәк сәхнә күренешләре белән кичәбезгә ямь өстәделәр.
Алия Хәмидуллина, Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы:
- Бу көн Ярмәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре өчен икеләтә шатлыклы булды – Камышлы район үзәгендә узган Кыш озату бәйрәмендә без беренче урынны яулап кайтуыбызга авыл Мәдәният йортына 8 Март бәйрәменә апалар-әбиләр җыелганнар иде. Җиңү шатлыгын иң беренче булып алар белән уртаклаштык. Ә аннан соң рәхәтләнеп мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт карадык. Әлфинә Мөгыйнова, Аня Дмитриева, Юлия Шакирова һәм Айлина Хәмидуллина җырлар җырладылар. Ләйсән Фәйзуллина, Алеся Гусаинова, Аделина Хәмидуллина, Эльмира Шишкова, Альмира Габидуллина һәм Гүзәл Эссенова татар һәм рус халыкларының заманча биюләре белән күңелләребезне җилкендерделәр. Мөслимә Сәеткәримова башкаруында үзбәк кызы биюе дә искиткеч матур булды.
Чарага “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Алия Арсланова да килгән иде. Ул газетага шигырьләрен җибәреп торучы җирле шагыйрә Гөлсинур Гафуровага һәм авыл кешеләре тормышы турында мәкаләләр язучы Рузалия Гафуровага редакциянең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Гөлнара Абдуллова, Иске Усман авылы, Камышлы районы:
- Безнең Мәдәният йортында «Ягез әле, кызлар!» дип аталган бәйге үтте. Алып баручылар чараны котлау сүзләре белән башлап, хатын-кызларга матур теләкләрен җиткерделәр. Аннан бәйрәмгә килгән яшь киленнәр, әниләр һәм апалар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп, бик җылы атмосферада узды. Шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен гүзәл затларыбыз чараны оештыручы Гөлнара Абдулловага һәм китапханәче Гөлнур Вәлиуллинага рәхмәтләрен җиткерделәр.
Саимә Морзаханова, Гали авылы, Похвистнево районы:
- Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева, хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, чараны ачып җибәргәннән соң, концерт башланды. Менә сәхнәне балалар бакчасына йөрүче сабыйлар биләде. Нәниләрнең нурлы йөзләре, матур чыгышлары, әлбәттә, тамашачыларны битараф калдырмады.
“Гали” мәдрәсәсе шәкертләре башкаруында мөнәҗәтләр дә, әниләргә һәм әбиләргә багышлап Әбелхарис Насыйров, Камилә Шәйхетдинова һәм Рузия Нуретдинова башкарган җырлар да, Илдар Хәйруллин һәм Айнур Нуриев укыган шигырьләр дә алкышларга күмелә барды. Ә Рамилә Бәшәрова, Гүзәл Гарифуллина, Гөлнур Галимова һәм Раилә Асылгәрәева юмористик сәхнә күренеше әзерләгәннәр иде. Бәйрәм концерты әнә шулай җыр-бию, көлү-шаяру белән бик матур узды.
Бәйрәмдә тәбрикләүләр, бүләкләүләр дә күп булды. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Ул быел илебездә зур вакыйга — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителүен ассызыклап үтте, авылда 21 сугыш чоры баласы яшәвен белдереп, Җиңүгә керткән өлешләре өчен бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Кызганычка, бүгенге бәйрәмгә аларның барысы да килә алмаган иде. Ә залда утыручы Әминә Гыйсмәтуллинага, Хисаметдин Гыйлаҗевка, Гәүһәр Сәяровага, Шәмсенур Вакказовага, Фәрзанә Хәйбуллинага “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 75 ел” медальләре тапшырылды.
Чарада иганәчеләребезнең әниләрен дә зурладылар. Нәҗибә апа Хәсәншинага, Гәүһәр апа Сәяровага, Зөлфия Галимуллинага, Бәхрәмия Латыйповага, Рәшидә Мортазинага һәм Әминә Сафиуллинага Похвистнево районы “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Радик Сафиуллин Рәхмәт хатлары тапшырды.
25 ел каенана белән яшәгән киленнәр Наилә Сираҗева, Нурия Сәярова, Рәмзия Хәсәнова, Рушания Фәйзуллина, Наилә Фәйзуллина, Гөлсинә Мөхетдинова, Алсу Хәйретдинова һәм Рәдифә Минһаҗеваларга Идрис Муллабаев бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Кәүсәр Шәйхетдинова аларның каенаналарын үз исәбенә “Бердәмлек” газетасына яздырган.
Бәйрәм концерты җылы атмосферада узды.
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Просмотров: 977