Мактаулы исем бирү турында боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.
Танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу турыда мәгълүмат Россиянең Хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерыкта мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә «Россиянең атказанган артисты» исеме бирү турында әйтелә. Исемлектә Татарстан артисты Аида Гарифуллина да бар.
Аида Гарифуллина 1987 елда Казанда туган. 2013 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Вена дәүләт операсы солисты.
Ул 2013 елда Operalia конкурсында җиңде. 2017 елда музыкаль «Оскар» бүләген алды, 2018 елның җәендә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышында Робби Уильямс белән бергә Angels җырын башкарды.
***
Оперная певица получила звание за большой вклад в развитие отечественной культуры и искусства, а также многолетнюю успешную деятельность.
Оперная певица Аида Гарифуллина получила звание «Заслуженная артистка Российской Федерации». Указ Президента Владимира Путина опубликован на портале правовой информации.
В документе отмечается, что артистка родом из Казани получила почетное звание «за большой вклад в развитие отечественной культуры и искусства, многолетнюю плодотворную деятельность».
Просмотров: 834
Мы очень рады