Яңа проектта теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Татарстан башкаласының тарихи районы белән бәйле мәгълүмат белән уртаклашырга кирәк.
«Һәркем үзе теләгән вакыйга белән таныша ала: Иске Татар бистәсе турында хикәяләр, риваятьләр, кызыклы фактлар, балачактан яраткан урыннары турында истәлекләр һәм сирәк фотолар. Без бу тарихи әһәмияткә ия урын турында кыйммәтле мәгълүмат җыярга һәм сакларга телибез», — ди оештыручылар.
Просмотров: 941