Яшь буынга мирас булып калсын, бер хәзинә калсын үткәннән…

i (4)

Иске Усман авылында тәрәз йөзлекләре, капка бизәге ясау буенча кызыклы мастер-класс узды.

Һәрберебез яңалыкка һәм камиллеккә  омтылып яши. Чорлар алмашу белән гореф-гадәтләребез дә, йолаларыбыз да бүгенге көнгә яраклаша. Буыннан-буынга сакланып килгән рухи байлыкларыбыз бугенге тормышта да кулланыла. Язмам да әнә шул хәзинә хакында.

Татар авылларының, гомумән,  Иске Усман авылының чисталыгы, матурлыгы, йортларның төзеклеге күңелне куандыра. Йорт янына килеп туктагач, күз иң беренче капкага, тәрәзгә төшә.

Тарих битләрен актаргач, тәрәзәләр турында бер кызыклы  мәгълүмат белән таныштым. Элек-электән татар авылларында хәлле кешеләр өйләрен корганда, гадәттәгечә, урам якка өч тәрәзә калдырганнар. Бу гаиләгә иминлек китергән. Бу өч тәрәзәнең уң яктагысы — ир-атныкы, ир-ат карашы, сул яктагысы — хатын-кызныкы, уртадагысы — Аллаһы  Тәгаләнеке. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә ир-ат белән хатын-кызны берләштереп, Үзенең рәхимлеген бирә дип саналган. Бу татарларга гына хас булган үзенчәлек.

Татар халкы электән чиста-пөхтә булган. Тәрәзә йөзлекләре сырлы, челтәрле итеп агачтан ясалган. Гадәттәгечә, аларны зәңгәр төскә буяганнар. Чөнки зәңгәр — күк төсе, мәңгелек төс. Бүгенге көндә төрле сәбәпләр аркасында да, заманага яраклашып та тәрәз йөзлекләрен калайдан ясыйлар. Безнең авылда да шундый осталар бар.

Яңа йорт салып, өлгертеп чыккач, Нурутдиновларның уллары Линар һәм Нәфис зәңгәр төсле калайдан челтәрле тәрәз йөзлекләре кисеп куйдылар. Өй  заманча бик матур, һәм шул ук вакытта гореф-гадәтне саклап бизәлгән күркәм йорт булып,  авылга  ямь биреп  тора.

i (1)

Линар һәм Нәфис зәңгәр төсле калайдан челтәрле тәрәз йөзлекләре кисеп куйдылар.

i (5)

Авылыбызның икенче урамында яшәгән оста Мифтахов Фәрзетдин абыйның турыннан да сокланмыйча  үтмиләр.  Ул капкасын, тәрәз йөзлекләрен ак, зәңгәр, яшел, кызыл, сары төсләр кулланып бизәгән. Шуны әйтеп утмичә булмый, бу осталар махсус кораллар кулланмыйча, искиткеч матур бизәкләрне кайчы белән кисәләр (бизәкнең үзенең тарихы бик бай, аны киләсе язмамда ачыклармын).

i

Мифтахов Фәрзетдин абыйның турыннан да сокланмыйча үтмиләр.

i (2)

Осталарыбызның шулай камилләшеп яңадан-яңа бизәкләр уйлап чыгаруы тагын да күңелле.

Фәрзетдин абый социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә килеп, олысына-кечесенә тәрәз йөзлекләре, капка бизәге ясау буенча кызыклы мастер-класс уздырды. Матур итеп бизәкләү турында  фикер алышты. Калайдан челтәрле бизәкләр кисүнең технологиясе белән таныштырды. Һәркем өчен ул бик кызыклы, файдалы дәрес булды. Бу эшнең  бик четерекле  икәнен аңладык. Ләкин  эшен яратып башкарган, тырыш кешеләр тормышта  матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба, дип юкка әйтмиләр.

i (4) i (3)

Авылыбызда менә шулай яңа чорга яраклаштырып, калайдан күз явын алырлык бизәкләр кисеп, тәрәз йөзлекләре ясаучы осталарыбыз булганы куандыра.

Кеше жирдә ни өчен яши? Үзенең  гомере эчендә  барысына да өлгерергә, эшләп калырга, киләчәк буынга үзе турында истәлек калдырырга тиеш. Менә бу осталарыбыз гореф- гадәтләребезне югалтмыйча, милләтне саклауда матур өлеш кертеп яшилә, дисәм ялгышмыймдыр.

Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 973

Комментирование запрещено