Самара татарлары Сезне мәңге онытмас!

4FEE956E-FEA3-475F-B08F-A50F769DFA95_cx39_cy6_cw61_w1023_r1_s27 мартта 71 яшендә Та­тарстанның атказанган сән­гать эшлеклесе, «Татар­стан Республикасы алдындагы каза­нышлар өчен» ордены белән бүләкләнгән Татарстанның ха­лык шагыйре Роберт Миң­нул­лин вафат.

Роберт Миң­нуллин — бик күп мактаулы исем­нәр, премияләр иясе. Алар арасында, мәсәлән, Татар­станның халык шагыйре, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җә­лил исемендәге республика премиясе, Андерсен исемен­дә­ге халыкара премия, Абдулла Алиш исемендәге премия, Габ­дулла Тукай исемендәге дәү­ләт премиясе, Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби премия һәм башкалар бар. Ул татар, рус һәм башкорт телләрендә ба­сылып чыккан 40тан артык китап авторы.

Бу хәбәрне Самара та­тар­лары бик авыр кичерде. Чөнки милли хәрәкәт акти­вистлары, шигърият бәйрәм­нәрендә катнашкан балалар, ата-аналар Роберт Миңнуллин белән яхшы таныш. Беренче тапкыр ул Самарага  2014 елда,  өлкә “Туган тел” та­тар җәмгыяте уздырган шигъ­рият кичәсенә килгән иде. Шул бәйге кысаларында төбәге­без­нең татар милли хәрәкәте активистлары белән дә кызыклы очрашу уздырып китте.

Роберт Мөгаллим улы Са­марада уздырылып килүче  “Мирас” татар мәдәнияте фес­тиваленең жюри әгъзасы бу­ларак та безгә яхшы таныш. Ул ачык, аралашучан һәм шул ук вакытта тыйнак кеше булып истә калачак. Үткән елгы фестивальгә, шагыйрьнең жюрида булуын белеп, бала­ларның күбесе Роберт абый­ларының шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде. Бу турыда аның фикерен сорагач, шагыйрь: «Бәйге вакытында үземне уңай­сыз хис иттем”, — дип җавап биргән иде. Ә менә балалар, ата-аналар белән ул рәхәтлә­неп аралашты, фотосурәтләргә төш­те, бәйгечеләргә төпле ки­ңәшләр бирде. Аның мыек астыннан серле елмаюы әле дә күз алдыбызда тора…

Роберт Мөгаллим улы Миң­нуллинның туганнарының, иҗат­ташларының, гомумән, бө­тен татар халкының авыр югалту кайгысын уртаклашып, урыны оҗ­махта булуын телибез! Самара татарлары аны мәңге онытмас.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1868

Комментирование запрещено