В этом году парад Победы в Татарстане пройдет только в Казани / Быел Татарстанда Җиңү парады Казанда гына булачак

OLYMPUS DIGITAL CAMERAКазанцы и жители других городов республики смогут посмотреть трансляцию торжества по телевизору.

Парад Победы 24 июня пройдет только в Казани, в других городах республики его проводить не планируется. Об этом на пресс-конференции в «Татар-информ» сообщила заместитель Премьер-министра РТ Лейла Фазлеева.

«В муниципальных районах Республики Татарстан подобные мероприятия не предусмотрены. Парад Победы предусмотрен только в Казани, [причем] с некоторыми ограничениями», – пояснила Фазлеева.

В Казани торжественное мероприятие начнется в десять часов утра на площади Свободы. Сначала здесь будет транслироваться парад Победы на Красной площади в Москве и выступление Президента России Владимира Путина, после чего выступит Президент Татарстана Рустам Минниханов. Затем начнется торжественное прохождение войск Казанского гарнизона, МВД, МЧС, Росгвардии, Минюста России, представителей вузов и республиканских общественных объединений.

Кроме того, запланирован проезд военной и исторической техники, а также ретроавтомобилей, после которого солисты вместе со сводным военным оркестром исполнят песню «День Победы». Далее состоится концерт. Рядом с Большим концертным залом имени Салиха Сайдашева будет работать выставка военной и исторической техники.

Из-за санитарно-эпидемиологической обстановки, которая остается достаточно сложной, парад Победы в татарстанской столице пройдет без зрителей. Трансляцию торжественного мероприятия можно будет посмотреть по телеканалу ТНВ.

tatar-inform.ru

***

Казанлылар һәм республика халкы тантана трансляциясен телевизордан карый алачак.

24 июньдә Җиңү парады бары тик Казанда гына булачак, башка шәһәрләрдә парад уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Татарстан районнарында мондый чаралар уздыру каралмаган. Җиңү парады кайбер чикләүләр белән Казанда гына узачак», — дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.

Казанда тантана 10:00 сәгатьтә Ирек мәйданында башланачак. Башта Мәскәүнең Кызыл мәйдандагы парад һәм Россия Президенты Владимир Путинның чыгышы трансляцияләнәчәк. Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак.

Соңыннан тантаналы төстә Казан хәрби гарнизоны, Эчке Эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Россия Юстиция министрлыгы гаскәрләре, югары уку йортлары һәм республиканың иҗтимагый берләшмә вәкилләре узачак.

Моннан тыш, хәрби һәм тарихи техника, шулай ук ретроавтомобильләр йөреше планлаштырылган. Шуннан соң, солистлар хәрби оркестрга кушылып «Җиңү көне» җырын башкарачак. Аннан соң концерт булачак. Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы каршында хәрби һәм тарихи техника күргәзмәсе эшләячәк.

Шактый катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында, Казанда Җиңү парады тамашачыларсыз гына узачак. Тантананың туры трансляциясен ТНВ телеканалыннан карап булачак. 

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 916

Комментирование запрещено