Милләтебез язмышы яшьләр кулында

фарзанаӨлкә “Туган тел” татар җәмгыяте өлкәбездә милли һәм дини гореф-гадәтләрне, ана телебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып бара. 30 ел дәверендә  милли оешмада йөзләгән кеше катнашып, һәркем аның эшчәнлегенә үз өлешен кертә барды. Өлкәннәргә алмаш буын да үсеп килә. Татар яшьләре нинди хыяллар белән янып яши соң? Аларны нинди проблемалар борчый? Шул турыда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова белән сөйләштек.

- Фәрзәнә, сине “Туган тел” баласы дип әйтеп тә буладыр. Әти-әниең Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар шушы оешма активистлары. Фәрхәт абый (урыны оҗмахта булсы) соңгы көненә кадәр милли тормыш казанында кайнап яшәде. Ул да яшьли оешмага килеп керде, тәҗрибә туплагач, “Туган тел”нең яшьләр канатын җитәкләде. Бүген инде син әтиеңнең эшен дәвам итәсең.

- Әйе, үземне белә башлаганнан бирле “Туган тел” оешмасы уздырган чараларда, бәйгеләрдә катнашам. “Мил­ләтебез язмышы  — яшьләр кулында”, — дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр, әтием үсеп ки­лүче буын кешеләрен оешмага китерүнең әһәмиятен  аңлап, гел үз тирәсенә яшьләрне җыярга тырышты.

Ул студентлар белән шигърият, җыр-бию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май бәйрәмнәре оештыра, Сабан туйларына балалар һәм яшьләр мәй­данчыклары, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыра иде.

- Ә бүгенге яшьләрне та­тар оешмаларына нәрсә белән җәлеп итеп була?

- Әлбәттә, заманалар гел үзгәреп тора, бүгенге яшь­ләрнең мәнфәгатьләре дә башка. Моны истә тотып, без дә “Мафия”, “Татар дозоры” кебек заманча чаралар уздырырга тырышабыз. Анда бүлек әгъзалары гына түгел, башкалар да бик теләп катнаша, кайберләре оешмада кала да.

Әниләр көненә, Бөек Җи­ңү бәйрәменә карата концертлар куябыз, Нардуган (Чыр­шы бәйрәме) уздырабыз. Өлкә Сабан туенда балалар мәйданчыгы оештырып, көнозын балаларның һәм яшьләрнең күңелен күрү тра­диция­сен дә дәвам итәбез. Әлбәттә, бу чараларны оештыруда һәм уздыруда әнием ярдәм итә. Моның өчен аңа зур рәхмәт.

- Иң активлары Татар­станның яшьләр лагерь­ла­рына юлламалар белән бү­ләк­ләнәме?

- Әйе, Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә яшибез. Анда уздырылган “Татар яшь­ләре көннәре”, “Татар лидеры мәктәбе” һәм “Мил­ләтебез хәзинәләре” кебек сменаларны көтеп алабыз. Ул төрле төбәкләрдән җыелган мил­ләттәшләребезгә үзара тәҗ­рибә уртаклашу, төрле регионнарда уза торган проектлар белән танышу мәйданы булып тора.

Татарстанның “Сәләт” лагере да илебезнең төрле тө­бәкләреннән һәм чит ил­ләрдән килгән татар балаларын берләштерә, аларның сә­ләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Дөрес, бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять быелгы планнарыбызга үзгәрешләр кертте.  Аңа кадәр атнага бер тапкыр өлкә Халыклар дуслыгы йортында җыелып, аралаша, татарча сөйләм телен камилләштерү буенча дәресләр уздыра идек. Әлегә бу очрашуларыбызны туктатырга мәҗбүр булдык. Быел лагерьларга да барып булмас инде.

- Фәрзәнә, бүгенге татар яшьләрен нәрсә борчый?

- Иң зур проблема – тел мәсьәләсе. Кызганычка, яшь­ләрнең күбесе ана телендә сөйләшергә оялалар. Хәтта татар авылларында туып-үскән егетләр-кызлар да, шәһәргә килгәч, рус телендә генә сөйләшә башлыйлар. Бу бик күңелсез хәл.  Татар теленә карата мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим. Яшьләрне милләт язмышы да борчый, шуңа без үсеп килүче буынны татар гаиләләре корырга, балаларны кечкенәдән үк милли рухта тәрбияләргә өндибез. Милли-мәдәни традицияләребез югалмасын иде.

- Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә йөрүче иң актив яшьләр белән таныштырып китсәң иде.

Илнур Биккулов, Юлия Ка­рипова, Диана Белякова, Ильмира Мәҗитова, Ләйсан Гәләүтдинова, Марат Төх­вә­туллин, Айрат Сәлимов, Илфат Мәҗитов һәм Җәмилә Шәрифуллиналарны атар идем.  Кайсылары – студент кына әле, кайсылары инде хезмәт кешеләре. Шулай да  егетләр-кызлар милли чараларны оештыруда һәм уздыруда актив катнашалар.

- Фәрзәнә, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сиңа, фикердәшлә­реңә, гомумән, өлкә “Туган тел” оешмасына киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек» 

 

Просмотров: 1190

Комментирование запрещено