Казанда татар мәчетләре һәм шәмаилләре сурәтләнгән «Рухи эзләнүләр» күргәзмәсе ачылды

b373844e-a7df-4592-9ca7-6e1f899e0036_tv_w1200_r1Галереядә Татарстан һәм татар сәнгатенең бүгенге торышы чагылыш тапкан. 

Бүген «Казан Кремле» дәүләт-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгында «Рухи эзләнүләр» дип аталган күргәзмә ачылды. Анда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мәскәү, Киров шәһәрләре рәссамнарының эшләре урын алган. Иҗади проектта танылган һәм башлап иҗат итүче 50 рәссам катнашкан, барлыгы йөздән артык картина иҗат ителгән. Читать полностью