Казанда татар мәчетләре һәм шәмаилләре сурәтләнгән «Рухи эзләнүләр» күргәзмәсе ачылды

b373844e-a7df-4592-9ca7-6e1f899e0036_tv_w1200_r1Галереядә Татарстан һәм татар сәнгатенең бүгенге торышы чагылыш тапкан. 

Бүген «Казан Кремле» дәүләт-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгында «Рухи эзләнүләр» дип аталган күргәзмә ачылды. Анда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мәскәү, Киров шәһәрләре рәссамнарының эшләре урын алган. Иҗади проектта танылган һәм башлап иҗат итүче 50 рәссам катнашкан, барлыгы йөздән артык картина иҗат ителгән.

Татар шәмаилләре галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсутова фикеренчә, күргәзмәгә тәкъдим ителгән рәссамнарның энергиясе көчле. «Теләгән һәркем монда килеп, хәзерге татар һәм Татарстан сәнгатенең халәтен күрә ала. Ул бик көчле бирелгән. Татар рәссамнарын җыеп, мәчетләр, орнаментлар ясатыйк, дигән фикергә килдек, бөтен рәссамнар да татар милли рухының үзәген күрсәтергә тиеш», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Катнашучыларның төп бурычы — татар халкының рухи мирасын рәсем сәнгате теле белән халыкка җиткерү. Күргәзмәдә 3 иҗади пленэрда ясалган эшләр тәкъдим ителде: «Татар шәмаиле», «Изге урыннар» һәм «Мөселман натюрморты». Күргәзмә өчен 15 рәссамның утыздан артык рәсемнәре сайлап алынган. Алар арасында Уфадан Вәкил Шәйхетдинов, Казаннан Әлфия Сәргин, Мөдәррис Минһаҗев, Мәскәүдән Евгений Хайлов һ.б. эшләре бар.

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев сүзләренчә, Татарстан тарихында ТР Рәссамнар берлегенең мөселман галереясен әле оештырганы булмаган. «Иманым камил, күргәзмәбез Төркия, Америкада да булыр. Без аны күрсәтергә, танытырга тиеш, чөнки монда мәчетләребез, шәмаилләребез, мөселман натюрмортлары урын алган. Чистай шәһәрендә мөселман дусларыбызның бердәм булуларына шаккатып йөрдек, аларның дини эш алып барулары сокландырды», — ди ул.

«Биредә профессиональ күргәзмә тәкъдим ителә. Изге урында һәр эш тә үзенчәлекле кабул ителә. Кызганыч, барлык рәссам да килә алмады. Әмма иҗади җыелышларда катнашкан һәр рәссам да ниндидер борынгылык белән генә түгел, ә традицияләр, Кама буенда урнашкан сәүдәгәрләр шәһәренең мохите белән танышты. Чистайга килгәннәр илһамланып кайтып китте», — ди ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Альберт Шиһабиев.

Чистайның балалар сәнгать мәктәбе директоры Светлана Ларионова Чистай мәчетләре төшерелгән рәсемнәрнең Кол Шәрифтә куелуы зур казаныш икәнлеген әйтте. «Чистай халкы рәссамнарның ничек итеп эшләгәнен күзәтеп торды. Казанга килгән меңләгән туристлар да әлеге күргәзмәне күрә алачак. Монда безнең укучыларыбызның да эшләре бар. Әлеге хезмәт дәвамлы булсын иде», — диде ул.

«Чистай водоканалы» генераль директоры Тәлгать Әхмәтҗанов рәссамнарның Ураза бәйрәмендә, ифтар кичәләрендә катнашуларын да сөйләде. «Сәнгать әһелләре үзләре дә рухи яктан баеды. Алар Чистайның борынгы матурлыгын сурәтләде. Бу — киләсе буынга тапшырылачак тарих. Кем белгән, бәлки кайбер биналар сакланып та кала алмас. Аларның ясалып, тарихка кереп калулары зур вакыйга», — дип саный ул.

Тамашачы игътибарына тәкъдим ителә торган иҗади эшләрдә һәр рәссамның татар халкының рухи мирасына карата үз карашы, үз хисе чагылыш тапкан. Һәр рәсем дөньяны танып белү, кабул итүе, яшәү матурлыгын тану, аңлау турында үзара фикер алышырга чакыра. Рәссамнарның иҗади эзләнүләре һәм ясалган ачышлары белән 6 сентябрьгә кадәр танышырга мөмкин.

Иҗади җыелышлар Чистай шәһәренең мөхтәсибәте һәм ТР Рәссамнар берлеге тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 658

Комментирование запрещено