Мостай Кәрим әсәре буенча «Сеңелкәш» фильмын Германиядә немец телендә күрсәткәннәр

P1050389Кинокартинаны Bashkirglobe берләшмәсенең актив әгъзасы, Германиядә яшәүче Гөлназ Циммерманн башкортчадан немец теленә тәрҗемә иткән.

Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмын Германиянең MDR каналында күрсәткәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы БМО агентлыгы хезмәткәре Айсылу Янтурина-Дарлеска сылтама белән хәбәр итә.

Мостай Кәрим повесте мотивлары буенча төшерелгән кинокартинаны Bashkirglobe берләшмәсенең актив әгъзасы, Германиядә яшәүче Гөлназ Циммерманн башкортчадан немец теленә тәрҗемә иткән.

Фильмны MDR медиатекасында карарга мөмкин.

«Сеңелкәш» фильмын 2019 елда режиссер Александр Галибин төшергән. Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте фильм сюжетына нигез итеп алынган. Бу – киң прокатка чыккан башкорт телендәге беренче Россия фильмы. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 794

Один комментарий

  1. Очень достойный хороший фильм! Затрагивает струнки души! Спасибо создателям фильма за доставленное удовольствие!