Мәскәү татарлары автономиясе татар теле курслары оештыра

57950eae444caeb64b7a679439b42e8a_XLТөбәк иҗтимагый оешмасы — Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә татар телен бушлай һәм уңайлы форматта — Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә. Бу турыда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе матбугат үзәге хәбәр итте.

Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә илледән артык кеше татар телен өйрәнә. Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе — көндезге, өчесе — онлайн, шулай ук экспресс-курс та үткәрелә. Дәресләрне филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Вәлиева уздыра.

Төрле дәрәҗәдәге төркемнәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән студентлар шөгыльләнә: дәресләргә Бөекбритания, Канада һәм Португалия илләреннән дә кушылганнар.

3-4 ай узгач, студентлар туган телләрен яхшы аңлый башлый һәм сөйләшү клубында практика уза. Туган телне белү теләге, дәресләрнең даимилеге һәм көндәлек практикасы — татар телен үзләштерүнең бөтен сере. Белешмәләр өчен телефон: +7 985 419-11-36.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 669

Комментирование запрещено