Әлфәт Закирҗанов: Татар мәктәпләре кимегәч, сәләтле бала русча иҗат итәргә мәҗбүр

75ad67b862b1084ed56c96d6Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы татар әдәбиятының киләчәген «өметсез шайтан» дип фаразлады.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, бүген татар мәктәпләре саны кимеп, балалар рус мәктәпләрендә белем ала икән, сәләте булган бала да рус телендә язарга мәҗбүр дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Мәктәптә, төрле уку йортларында татар теленең укытылуы, аның булуы мөһим. Әгәр дә бала татар булып, үз туган телен белеп үсә икән, димәк, ул татар әдәбиятына килә. Кызганыч, бүген татар мәктәпләре кими, балалар рус мәктәпләрендә белем ала, талантлы бала рус телендә яза. Менә шундый куркыныч як бар», — диде ул.

Әлфәт Закирҗанов татар әдәбиятының киләчәге бармы, дигән сорауга — «өметсез шайтан», — дип җавап бирде. Ул борынгы бабаларыбызның җыр, шигырь, әйтем, мәкаль рәвешендә халык авыз иҗаты дигән байлыкны тудыруларын искәртте. «Аны бит аерым шәхесләр иҗат иткән, шуннан соң гына ул халык байлыгы булып киткән», — дип билгеләп үтте ул.

«Максатыбыз — татар телендә белем бирү системасын яклау һәм саклау. Бу — татар әдәбиятының киләчәге шуңа бәйле, дигән сүз. Кешене шигырь, хикәя язарга өйрәтеп булмый, ләкин балалар „Иделем акчарлагы“ бәйгесенә килә икән, аларның күңелендә иҗат уңышлары чагылыш таба калса, аның күңелендә милләте белән горурланыр хисләре уяна», — диде галим. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1006

Один комментарий

  1. Ну неверный диагноз.Если доктор наук не может ясно что то путное сказать ждать нечего.