«Бердәмлек» газетасыннан, 21-28 ноябрь, 2020 ел

i2

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Фәния Мәҗит кызы Кәримовага – 60 яшь!

i

Фәния ханым җиденче дис­тәне ваклады димәссең дә. Ай кебек тулы йөзендә бер генә җыерчык та юк, бит очлары янып тора, ә башына матур итеп бәйләгән яулыгы аңа нур өсти кебек. Хәер, иҗат кешесенең картаерга вакыты юк бит аның. Озак еллар “Камышлы хә­бәрләре” газетасы хәбәрчесе вазифасын башкарган милләт­тәшебез, инде лаеклы ялда бу­луына карамастан, бүген дә басма укучыларын матур, эчтәлекле мәкаләләре бе­лән куандырып тора, “Бер­дәм­лек” һәм “Социальная га­зета” редакцияләре белән хез­мәт­тәшлеген дә дәвам итә. Фәния ханым Камышлы районы ке­шеләре, гади эшчеләр, авыл хез­мәтчәннәре турында язар­га ярата. Ул — Россия жур­на­лист­лары берләшмәсе әгъза­сы, биш шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы авторы да. Фәния Кәримованың туган як табигате, аның матурлыгы турындагы ши­гырьләре һәм мәхәббәт лирикасы гадилеге һәм их­лас­лылыгы белән аерылып то­ра, аның һәр сүзе укучының кү­ңе­ленә үтеп керә.

Фәния Мәҗит кызы — киң күңелле, сабыр холыклы кеше. Язмыш биргән сынауларны һәм авырлыкларны җиңәргә, тормыш юлыннан алга таба атларга үзендә көч табуы сок­ландыра.

Менә шундый гаҗәеп кеше ул безнең каләмдәшебез Фәния Кәримова. Без аны чын күңел­дән матур юбилее белән котлап, иң матур, изге теләкләребезне җиткерәбез.

Хөрмәтле Фәния ханым! Сезгә саулык-сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар телибез. Безне һәм укучыларыбызны яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән ку­андырып торыгыз! 

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

* * *

Похвистнево районы,

Үрнәк авылы

Дания Мирсәетҗан кызы Иваевага — 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Си­не олы бәйрәмең — юбилеең белән чын күңелдән котлап, нык сәламәтлек, күңел ты­ныч­лыгы, гаилә шатлыгы, кай­гы-хәсрәтсез көннәр, ак бә­хетләр, балаларыңның һәм онык­ла­рыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Чал чәчләрең, маңгай

                                 сырларың

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь син,

                                       әнкәй,

Картаюны белмә мәңгегә.

Гомереңнең һәрбер

                               мизгелләре

Тулып торсын бәхет нурына.

Сәламәтлек сине

                             ташламасын,

Шөкер итеп яшә барына!

Иң якты теләкләр белән тормыш иптәшең Илдар, кызың Рузалия, киявең Рөс­тәм, улың Рафаэль, киленең Асия, оныкларың Руслан, Ринат, Эмилия һәм барча туганнарың.

* * *

Похвистнево районы,

Красный Мост авылы

Газизнур Мөхәммәд улы

Вакказовка!

Кадерле әткәебез, яраткан бабабыз! Сине туган көнең белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таяны­чы, терәге, ышанычы булганын өчен мең-мең рәхмәт сиңа.

Әтиебез — безнең кадерлебез, 

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер,

                                       әткәй,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада. 

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                             шатлыклар.

Изге теләкләр белән ул­ларың Равил, Мөхәммәтнур, киленнәрең Җәмилә, Рузалия, оныкларың Рөстәм, Аль­бина, Регина, Камилә, онык­чыкларың Дамир, Аделина, Тимур, Элина, кияүләрең Руслан, Дима.

* * *

Самара шәһәре,

Физкультурный урамы

Рафаэль Гомәр улы

СӘЛАХОВка – 35 яшь!

Сөекле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, кадерле улы­быз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа хәерле озын гомер, нык исәнлек, җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Тормыш юлын тигезлектә, балаларыбызның игелеген күреп, муллыкта үтәргә язсын Аллаһы Тәгалә.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Пар канатың аны бизәсен.

Һәр көнең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлгенә, балаларың Руслан, Алинә, әниләрең Гөлсем, Рушания, апаң Гөлия, Салават гаиләләре белән һәм әби-бабаң.

* * *

 
ЗангировСамара шәһәре,
Бубнов урамы
Җәгъфәр Шакир улы
ЗАНГИРОВка – 70 яшь!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Туган көнең котлы булсын,
Бәхет алып килсен һәр көнең.
Гомер үтә диеп син сүрелмә,
Кояшныкы булсын гомерең.
Авырлыклар бер дә кичермә син,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Йөзләреңдә һәрчак шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге
сүнмәсен.

Изге теләкләр белән апаң Рәшидә, улы Сәгыйдулла, кы¬зы Резида гаиләләре белән.

* * *
Җәгъфәр Шакир улы
ЗАНГИРОВка!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән кот¬лап, сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез. Аллаһы Тәгалә сине бездән, безне синнән аермасын.

Гомер үрләренә синең кебек
Армый атлаучылар бик сирәк.
Яшәү дәртең генә сүрелмәсен,
Җитмештә дә безгә син терәк.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешик.
Шатлык килсә, бергә уртаклашып,
Борчуларны бергә бүлешик.

Изге теләкләр белән апаң Рәхилә, уллары Наил, Рамил гаиләләре белән.

* * *

Җәгъфәр Шакир улы
ЗАНГИРОВка!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Алла¬һы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Артта калган еллар төрле булган,
Шатлыгы да, булган кайгылар,
Без телибез сиңа олы бәхет,
Озын юллар, бетмәс шатлыклар.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Изге теләкләр белән улларың Ринат, Рәфис, киленең Әлфия, оныгың Әмир, абыең Фатыйх, җиңгәң Әлфирә, сеңелләрең Рәйханә, Солтания, Кадрия гаиләләре белән.

* * *

Елховка районы,
Тупли авылы
Шамил Минәхмәт улы
ЙОСЫПОВка – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә си¬не исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең, ди.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

* * *

СайфуллинаПохвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Рәсимә Гайфетдин кызы
СӘЙФУЛЛИНАга – 65 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, олыгаюны сизмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.

Котлы булсын, әни, синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Син бит безнең өчен якты кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.

Изге теләкләр белән кызларың, улың, кияүләрең һәм оныкларың.

* * *
Самара шәһәре,
Киров проспекты
Тәнзилә Абдерәшит кызы
АЛИМБЕКОВАга – 35 яшь!

Сөекле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, кадерле кызы¬быз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык исәнлек, тормышыңда зур уңышлар, бә¬хетле, якты көннәр, теләкләрең кабул булганын телибез.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Руслан, улларың Булат, Айрат, әти-әниең, каената-каенаның, әбиең, апаң һәм энең гаиләләре белән.

* * *

ШарафудиновСамара өлкәсе,
Кләүле станциясе
Рәис Исмәгыйль улы
ШӘРӘФЕДИНОВка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, хөрмәтле әтиебез, яраткан ба¬бабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеең белән котлап, алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез.

Рәхмәт сиңа җаным-җәмәгатем,
Тормыш йөген икәү тартканга.
Сикәлтәле юлларны үткәндә,
Сер бирмәгән өчен ятларга.
Әтиебез, бабабыз, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәүзия, кызың Эльвира, киявең Антон, улың Эльдар, киленең Алия, оныкларың Альбина – Илфат, Кәрим, Регина.

* * *

Похвистнево районының Мәчәләй авылында
туып-үскән, бүген
Самара шәһәре,
Мальцев урамында яшәүче
Гөлфия Шамил кызы ЧЕБОТАРЕВАга — 50 яшь!

Кадерле кызым, әниебез, апабыз! Сине чын күңелдән 50 яшьлек юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне телибез: көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Туган көнең — юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сина ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күнелеңдә калсын уелып.
Табриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып!

Изге теләкләр белән әниең Фатыйма, улың Рафаил, киленең Наташа, оныгың Ильяс, кызың Җәмилә, энеләрең Марат, Рамил гаиләләре белән һәм барча туганнарың.

* * *

Мәскәү өлкәсе,
Жуковский шәһәре
Солтания Шакир кызы
БОЛОТНИКОВАга!

Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сиңа барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.

Изге теләкләр белән абыйларың Фатыйх, Җәгъфәр, апаларың Рәшидә, Рәхилә, Рәйханә, җиңгәң Әлфирә, сеңелең Кадрия гаиләләре белән.

Просмотров: 1512

Комментирование запрещено