25 ноябрьдә Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Җанкисәккәем» спектакленең 25-еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Тантаналы вакыйга хөрмәтенә, артистлар тамашачыларга автографлы открыткалар бүләк итте.
Тамаша алдыннан спектакльнең иҗат төркеме — режиссёр Фәрит Бикчәнтәев, композитор Азат Хөсәенов, балетмейстер Сәлимә Әминова тамашачыларны сәламләде һәм куелыш хакындагы истәлекләре белән бүлеште.
Просмотров: 995