17 ноябрь – Халыкара студентлар көне
Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак. Син инде — ата-ана канаты астыннан чыккан, үз гамәлләрең өчен үзең җавап бирә торган мөстәкыйль кеше. Телисең икән, лекцияләргә барасың, кәеф юк икән – йокы туйдырсаң да ярый. Имтиханга әзерләнеп торасы да юк, зачеткаңны тәрәзәдән чыгарып: “Халява, кил!” – дип кычкырасың да шапылдатып ябып куясың. Ә икенче көнне анда көтелгән “бишле” урынына “икеле” тамгасы пәйда булган икән, бу инде синең гаеп түгел, димәк, укытучы ул көнне сул аягыннан торган! Хәер, остазларның кайберсе синең төне буе дискотекада күңел ачып, өч сәгать йоклаган килеш имтиханга килүеңне аңлый бугай, сынауны кабат үтәргә мөмкинлек бирә… Читать полностью