Жизнь в коллективе кипела / ЗИЛ-555 – һәр хезмәткәр хезмәтенә һәйкәл

ae172b4357d2022f0f4d3effd9f2acf1Время, события, люди: к 30-летию Камышлинского района

Камышлинское автохозяйство, в свое время прославленное на всю область, было процветающим, постоянно развивающимся, играло значимую роль в жизни района, и прочно завоевало статус крупного транспортного предприятия по объемам перевозок.

Автохозяйство было создано в 1973 году постановлением Куйбышевского облколхозстройобъединения для обслуживания Камышлинского Дор ПМК и Клявлинского завода строительных материалов. Становление предприятия было нелегким. АТХ создавалось, можно сказать, на пустом месте. Не было ни гаражей для техники, ни складов.

Пионерами в становлении предприятия стали десять человек. Одним из представителей того самого поколения созидателей был Н.Н. Билалов — первый написавший заявление о приеме на работу в Камышлинское автохозяйство. Наилю Нуриевичу довелось поработать на различных машинах, в том числе и на ЗИЛе. На создание предприятия в Камышле Богатовское АТХ выделило 15 автомашин ЗИЛ 555. Именно с АТХ началась трудовая деятельность многих камышлинцев, теперь уже ветеранов предприятия. Это Атлас Ахметзянов, Шагит Мухгалимов, Минзагит Галимов, Захит Галиуллин, Хайдар Хайретдинов, Агтас Валиев, Иван Абраров. Этими и еще многими другими людьми отдано предприятию много опыта и знаний: Фагим Шафигуллин, Асхат Фаляхов, Альфия Фаляхова, Дания Кутузова, Амир Зарипов, Фарит Фатхутдинов, Азат Галиуллин, Искандар Тухбатшин, Булат Мингазов, Раис Шакиров, Салих Мингалимов, Михаил Иванов, Наиль Мамин, Сулейман Шатдинов, Мударис Шайхуллин, Фаиль Тимергалиев и т.д.

Первым руководителем автохозяйства стал Александр Иванович Грищенко, затем предприятие возглавлял Наиль Гарифович Тахаутдинов. Впоследствии с полной отдачей руководство осуществлял Гакиф Кутдусович Халимов, умело передав бразды правления в руки Равгата Минутдиновича Мифтахова. С течением времени руководителем стал Анас Абузярович Гадельшин.

В первые годы деятельности перед предприятием стояла задача — соединить Шенталинский, Клявлинский (в состав которого тогда входила Камышла), Исаклинский и Похвистневский районы дорогой с асфальтовым покрытием. Автомобили ЗИЛ ММЗ 555 колесили по Камышле и району, возили стройматериалы для строительства автодороги и благоустройства детских садов, школ и животноводческих ферм. В АТХ были построены утепленная стоянка на 75 автомашин, ремонтная мастерская для КамАЗов с дополнительными цехами и бытовыми помещениями, два склада, насосная станция и водопровод до водонапорной башни. Расширены площади диспетчерской, проведена реконструкция отопительной системы производственной базы. За 1982-1989 гг. возведены три 18-квартирных дома, двухквартирный дом, закуплены пять домов у жителей села Камышла.

Совершенствовался и производственный процесс. Так, были созданы бригады водителей по маркам автомашин (КамАЗ, МАЗ, ЗИЛ и др.), организованы курсы повышения квалификации шоферов по линии ДОСААФ, приветствовалось обучение в средних и высших учебных заведениях. При поступлении новых автомашин их распределяли по результатам работы, а не по величине трудового стажа. У всех шоферов появилась перспектива карьерного роста, поскольку на инженерно-технические должности людей со стороны в АТХ принимать не стали. Не случайно из некоторых водителей со временем выросли руководители районного масштаба.

Сотрудники Камышлинского автохозяйства участвовали в областных соревнованиях, работали на уборке урожая, коллектив неоднократно владел переходящим Красным знаменем Клявлинского РК КПСС и райисполкома, Куйбышевского облколхозстройобъединения за успехи в работе. Успех всего коллектива, конечно же, определяли люди: водители, слесари, токари, диспетчеры, охранники, экономисты, механики… Была в АТХ книга почета, в которую были занесены имена передовых водителей с фотографиями. В настоящее время книга хранится в музее Камышлинской школы.

В начале 90-х годов в АТХ насчитывалось 150 автомашин различных марок, а трудовой коллектив состоял из 200 человек. После распада Советского союза автохозяйство, как и многие другие предприятия района, стала испытывать значительные трудности. Проводилась реорганизация предприятия, но предпринятые меры не привели к улучшению ситуации. И со временем прекратило свое существование.

Но до сих пор бывшие сотрудники предприятия поддерживают друг друга в трудную минуту, вместе отмечают юбилеи предприятия. Так, состоялись встречи работников автохозяйства, посвященные 35-летию, 40-летию со дня создания АТХ, на которых было место и воспоминаниям, и доброй памяти ушедшим из их рядов коллег, и слезам, и песням, и танцам, и волнению.

353755d15807a8d44358cb2783bf8f25ae172b4357d2022f0f4d3effd9f2acf1 f270294079e2ec2a1c0c5c263c6dba9d

Илюся ГАЙНУЛЛИНА.

«Камышлинские известия».

***

Камышлы районының утыз еллыгына багышлап “Камышлы хәбәрләре” газетасында “Жизнь в коллективе кипела” дип аталаган мәкалә басылып чыккач, капылт кына исемә көз көне булган бер очрашу килеп төште.  Соңгы ике елда еш кына Иске Ярмәккә кайтып йөрергә туры килә. Башта әти авырып ятты, ул вафат булгач, әнием дә күңелсезләнә башлады. Ә машинам юк. Шуңа күрә кайчан автобуска, кайчан попуткага утырып Самара белән Иске Ярмәк арасын таптарга туры килә. Гомер дустым Наҗия Иске Ярмәк борылышына чыгып каршы ала, китереп куя. Шулай, үзем дә нужа күреп, иптәшемә дә тынгы бирмичә, йөрим инде.

Үткән көзнең матур, сарылы-кызыллы агачлар белән би­зәлгән аяз көне. Без юлга чыкканда бөтен автобуслар да китеп беткән иде инде. Ә иртәгә эшкә, кайтырга кирәк бит. Шулай да, белмәгән кеше машинасына утырып китүе куркыныч. Кинәт, кул күтәрмичә дә, бер затлы гына җиңел машина килеп туктады. Мин, башымны чайкап, юк дигәнне аңлатырга тырышкан арада бу нәкъ камышлыларча иттереп: “Утыр, әйдә, Камышлыдан мин”, — дигәч, бик шатланып машина эченә кереп чумдым.

Юл озын, танышып киттек. Бу кеше Камышлы авто­хуҗалыгының соңгы директоры булып эшләгән Әнәс Гаделшин булып чыкты. Минем “Бердәмлек” газетасында эшләвемне белгәч, ник безнең автохуҗалык турында язмыйсыз, без менә ике ел элек ЗИЛ машинасына һәйкәл дә куйган идек, дип, Камышлыга дәште.  “Килеп күрегез, ул бик үзенчәлекле һәйкәл. Заманында шофер булып эшләгән егетләр минекен һәйкәл итеп куй, юк, минекен куй, дип  бәхәсләшә башлагач, мин аны төрле машиналарның иң яхшы сакланган запчастьләреннән җы­яр­га һәм бу машинаның кем­­некедер түгел, ә безнеке итәргә теләдем. Аның каравы, үпкә сак­лаучылар юк хәзер, бер­­кем дә бу машина минеке дип масаймый, барысы да якын күрә. Ә кичләрен ул аллы-гөлле лампочкалар белән бизәлә һәм кабинасыннан татар көе агыла башлый, -  дип, бик тәмләп кенә сөйләде  Әнәс әфәнде.  Кызганыч, мин әле һаман шул машина янына барып чыга алганым юк. Ләкин автохуҗалык турында очраган материалларны җыеп барам.  

Автохуҗалык 1973 елда, Камышлы юл ПМКсы һәм Кләүле төзелеш материаллары заводына хезмәт күрсәтү өчен, Куйбышев облколхозстройобъединение карары белән барлыкка килгән.  Советлар Союзының күтәрелеш чоры булуына карамастан, АТХ буш урында үсеп чыга – гаражлары да, техникасы да, хәтта машиналары да булмый. Камышлы автохуҗалыгын башлап җибәрү өчен Богатое автохуҗалыгы унбиш ЗИЛ-555 машинасы бүлеп бирә.

Башта предприятиедә ун кеше генә эшли. Беренче буын шоферлары исемле­ген Наил Нури улы Билалов җитәкли. Нәкъ шушы кеше авто­хуҗалыкка эшкә керү турында беренче гаризаны яза.  Шуннан соң күп камышлылыларның хезмәт юлы шушында башлана — Атлас Әхмәтҗанов, Шаһит Мухгалимов, Минзаһит Галимов, Заһит Галиуллин, Хәйдар Хәйретдинов, Агътәс Вәлиев, Иван Абраров…

Фәһим Шәфигуллин, Әсхәт Фәләхов, Әлфия Фәләхова, Дания Кутузова, Әмир Зарипов, Фәрит Фәтхетдинов, Азат Галиуллин, Искәндәр Төхбәтшин, Булат Минһаҗев, Рәис Шакиров, Салих Мингалимов, Михаил Иванов, Наил Мамин, Сөләйман Шатдинов, Мөдәррис Шәйхуллин, Фаил Тимергалиев кебек белгечләрнең дә зур хезмәте кергән анда.

Камышлы автохуҗалы­гы­ның җитәкчеләре Александр Грищенко, Наил Тахаутдинов, Гакиф Хәлимов, Рәфгать Мифтахов, Әнәс Гаделшиннарның исемнәре һәм предприятие эшчәнлеге Камышлы тарихына язып калдырылган һәм музейда саклана.

Беренче елларда авто­хуҗалык алдына Шенталы, Кләүле, Исаклы һәм Похвистнево районнарын асфальт юл белән тоташтыру бурычы куела. ЗИЛ-555 автомобильләре юл төзү өчен материаллар ташыйлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, фермалар өчен кирәк булган бөтен әйберләрне дә алар китереп торалар. Күп тә үтми, АТХда 75 автомашина сыешлы җылы бокслар, КамАЗлар өчен ремонт мастерское, складлар, насос станциясе һәм суүткәргеч барлыкка килә, эшчеләр өчен 18 квартирлы өч өй төзелә,  биш әзер өй халыктан сатып алына.

Производство процессы да яңача эшли башлый – машина маркаларына карап, үз водительләре бригадалары барлыкка килә, шоферларны ДОСААФта укыталар, квалификацияләрен үстерәләр, югары уку йортларына керергә теләүчеләрне юллама биреп укыталар. Яңа машиналар кайтканда, аларга иң яхшы водительләрне утырталар. Шулай итеп, карьера перспективасы барлыкка килә, инженер-техник эшләренә читтән кеше китермиләр, үзләренекен куярга тырышалар. Шуңа күрә кайбер водительләрнең район күләмендәге белгечләр, җитәкчеләр булып үсеп китүе дә гаҗәп хәл түгел.

Камышлы автохуҗалыгы өл­кә ярышларында катнашып, Кләүде район комитетының һәм райисполкомның күчмә Кызыл байрагын алуга ирешә. Коллектив уңышлары, әлбәттә, җитәкче генә түгел, гади водитель, слесарь, токарь, диспетчер, механикларның намуслы эшеннән тора.

Туксанынчы еллар башында АТХда 150ләп машина, 200ләп эш урыны була инде. Тик Советлар Союзының нигезе селкенә башлый һәм хуҗалыкта кыенлыклар туа. Реорганизация дә тиешле нәтиҗәгә китерми, һәм шундый зур, иң мөһиме, район өчен, халык өчен кирәк булган оешма юкка чыга…

…Предприятиедә эшләгән кешеләр әле дә аралашып, кыен вакытларда ярдәмләшеп яшиләр. Юбилейлар килеп чыкканда, җыелышып киләләр, истәлекләргә бирелеп китеп, җырлашып-биешеп, араларыннан киткәннәрне искә алып, таралышалар. Ә хәзер инде менә постаменттагы машина янына чәчәкләр дә китерергә була. Ни дисәң дә, бер кеше гомеренә тиң гомер яшәгән автохуҗалык. Машинага һәйкәл кую өчен дә акча халыктан җыелган.

- Постаменттагы “ЗИЛ-555” машинасы – ул машинага түгел, биредә эшләгән һәр ке­шегә куелган һәйкәл. Килә­чәк буын кешеләре аның турысыннан үткәндә нишләп то­ра ул монда, ни өчен куел­ган, дип кызыксыннар, биредә эшләгән хезмәт батыр­ларының исемнәрен, каза­нышларын бел­сеннәр өчен эшләнде ул, — ди һәйкәл кую инициаторы Әнәс Гаделшин.

 

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1121

Комментирование запрещено