Һәркемгә туган ягы якын. Кем туган җирен, матур басуларын, инеш буйларын сагынмый икән соң? Туган авылны искә алган саен күңел җыр-моң белән тула бит. Безнең Тупли авылы Самар өлкәсенең бик гүзәл җиренә урнашкан. Бабаларыбыз бирегә 1562 елда килеп төпләнгәннәр. Элек-электән халык авылны “Колмаер”, “Калмык”, “Сандык” һәм “Яңа авыл” дип дүрт очка бүлеп йөрткән.
«Яңа авыл» очында элеккеге кое бар иде. Кызганычка, аның тарихы билгесез. Әлеге коебыз урнашкан җирдә чишмә бәреп чыга һәм куе урман башлана. Бу урын элеккедән «Теплый стан» дип аталган. Элек сәүдәгәрләр шунда төн кунганнар. Чишмә кышын да туңмаган. Аккан суны - инешне Тупли Баш дип йөртәбез.
«Яңа авыл» очындагы коедан алган суның тәме һәрвакыт телемдә, беркайчан да китмәс кебек күңелдән. Коега бөтен авыл халкы барды. Чәй коесы дип тә атыйлар иде аны. Аңа илтүче сукмактан иртәнге таңнан кичкә кадәр көянтәләр белән йөрүләр тукталмады. Балачакта әниләргә-апаларга ияреп барган чакларны сагынып искә алам. Кызганычка, алъяпмаларын ябып, матур күлмәкләрен киеп, яшь киленнәр-кызларның биредә көянтәләр белән йөрүләре үткәндә калды шул… Коебыз да хәзер юк инде. Киләчәктә, бәлки, яшьләр аның урынын табып, төзекләндерерләр. Ходаем насыйп итсен, Иншаллаһ.
Чишмәбезгә багышлап шигырь яздым. Аны якташларыма тәкъдим итәм. Авылымны сагынучылар белән шушы хисләремне бүлешәм. Мин үзем авылым кочагында яшимен, аның басуында, урманында, инеш буйларында ләззәтләнеп йөримен бит.
Тупли Баш
Авылым урамнары буйлап
Җырлап үтәсем килә.
Чишмәдән аккан суларын
Бергә эчәсем килә.
Әй, Тупли Баш, Тупли Баш,
Аккан суың — тәмле аш.
Авылым уртасыннан ага
Безнең гүзәл Тупли Баш.
Чишмә ага, Тупли Баш ага,
Тукталмый бер секунтка.
Безгә шулай картлык килә,
Өстәлә яшь һәр елда.
Ошаса-ошамаса да,
Җырлыйсым килә тагын.
Ничә гасырлар буена
Ул — безнең Тупли башы.
Вил Ярулла улы МОСТАФИН.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
Тупли авылы, Елховка районы.
КОНТЕКСТ:
Тупли авылы һәм андагы мәчетләрнең тарихы
Бала-чага да юк, мәктәп тә эшләми, Чобан тавы да ялгыз утыра…
Просмотров: 1661