Тупли авылы һәм андагы мәчетләрнең тарихы

getImageТупли авылы яныннан узган юл үзендә бик күп серләр саклый. Ул юлдан үткәннәре турында патшабикә Екатерина II, Габдулла Тукай, Лев Толстой үзләренең көндәлекләрендә язганнар. Шулай ук бу юлдан ибн Фадлан Булгарга барган, Сөембикәне Казан ханлыгына алып килгәннәр. Моннан нинди генә яулар узмаганнар. Мәсәлән, Красное Поселение исемле авыл янындагы “Зеленая гора” дип аталган җирдә Пугачев үзенә гаскәр туплаган.

Тарихи галим Гамирҗан Дәүләтшин үзенең “Ислам в Поволжье” исемле китабындагы язмаларында җиденче гасырда ук Мөхәммәд Пәйгамбәрнең сәхабәләре тагын да ераграк җирләргә үтүләре турында яза. Шулай ук ибн Фадлан да үз юлында очраган Идел буе авылларында мәчетләр булуы турында язган. Болар Тупли авылының 1562 елдан күпкә элегрәк яшәп килүе турында сөйлиләр. Бирегә Ислам дине борынгыдан килеп кергән булса кирәк. Тора-бара сәүдә юллары белән килүче дин галимнәре аны тагын да көчәйтеп торганнар.

Кызганыч ки,  ул еллар турындагы тулырак мәгълүматлар сакланмаган.

Мача мәчете

Тупли авылында дин көчле булганга, аның белән Кизләү мәдрәсәсе мөгаллимнәре, имамнар һәрвакыт тыгыз элемтәдә торганнар. Алар үзләренә биредән шәкертләр, ә мөршидләр (суфичылар) үзләренә мөридләр туплаганнар.

1798 елда император указы буенча Оренбургта Россия мөселманнарының дини оешмасы барлыкка килә. Тарихи язмалардан күренгәнчә, 1827 елда Уфадан Туплига метрика кенәгәсе җибәрелә. Менә шушы вакыйгага карап, биредә Россия законнарына нигезләнеп теркәлгән мәчет булуы хакында фикер йөртеп була.

Борынгылар сөйләве буенча Туплида мәчет 1843 елда төзелә. Аны Кинель янындагы Мача бистәсеннән кайтаралар.

Бу мәчетнең имамнары: Җафар улы Салих,  Салих улы Фәхретдин, Фәхретдин улы Сабир, Сабир улы Вәлиәхмәт, Вәлиәхмәт улы Мөхәммәтҗан, Камалетдин улы Мәрдегалим, Гыйльман улы Мостафа.

Авылда барлыкка килгән күп кенә үзгәрешләр Мача мәчетенә бәйләнгән. 1898 елда, Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, үз авылына мулла булып Вәлиәхмәт хәзрәт Сабиров кайта. Ишан кулы астында укып тәрбияләнгән Вәлиәхмәт хәзрәтне биредә алып барылган түбән дәрәҗәдәге укыту тәртибе канәгатьләндерми. Тора-бара аның тырышлыгы белән мәчет янында ике сыйныфлы мәктәп ачыла. Вәлиәхмәт хәзрәт Туплида 1901 елдан 1906 елга кадәр эшли. Аның тырышлыгын күреп, Кизләү мәдрәсәсе мөдире Хәсәнҗан хәзрәт Вәлиәхмәт хәзрәтне үз мәдрәсәсенә укыту эшенә чакыра.

Вәлиәхмәт хәзрәтнең улы – имам Мөхәммәтҗан хәзрәт тә үз дәверендә тирән белемле һәм алдынгы фикерле дин әһеле булып танылган. Ул Октябрь революциясеннән соң яңа власть белән дә аңлашучанлык булдырырга тырышкан. Ләкин аңа яңа таләпләр кертелгән мәктәптә балалар укытырга рөхсәт итмиләр. Муллаларны төрмәләргә утыртып, сөргенгә сөреп, үлем җәзасына тарта башлагач, ул муллалыктан баш тарта.

Мача мәчетенең иң ахыргы имамы булып Мостафа хәзрәт Гыйльманов хезмәт итә. Репрессияләр чорында аның үзен һәм ике улын кулган алып, үлем җәзасына хөкем итәләр. Бу мәчет Советлар Союзы чорында һәм хәзер дә склад рәвешендә кулланыла. Ул әле дә шактый нык һәм төзек. Үзенә күрә авыл тарихында дәһшәтле заманнарның бер истәлеге булып басып тора.

Колмаер мәчете

getImage (2)

Тупли авылы халкы электән дүрт очка бү­ленеп яшәгән. Алар Яңавыл, Сандык, Колмаер һәм Калмык очлары дип аталганнар.

Колмаер очында Сембер төбәгендә­ге Чардаклы районының Колмаер авы­лыннан килеп урнашкан халык яшәгән.

Авылның данлыклы бае Ногман хаҗи Вахитов халык белән киңәшеп, Колмаер очында мәчет төзергә керешкән. Әлбәт­тә, бу мәчет төзелешендә халык бик ак­тив катнашкан. Бу хакта Мөхәммәт бабай Лотфуллин шушы мәчетне төзүче бабасы турында түбәндәгеләрне сөйли:

— Даут бабай халык ярдәменә таянып, өч улы белән мәчет төзергә алына. Башта Кизләү ягыннан ташып, төзү материал­лары туплыйлар. Озак та үтми, мәчет тө­зелеп бетә. Аның янында имам өчен өй дә салып куялар. 1906 елның җәе урта­сында мәчетнең манарасы торгызыла һәм Даут бабайның улы Хәлиулла бабай манараның очына ук менеп, беренче тапкыр азан әйтә.

Мәчеттә беренче имам булып Әхмәт­гәрәй хәзрәт Гыйльманов (Вахитов), ә икенче имам булып Хәйрулла мулланың улы Исмагыйль хәзрәт эшлиләр.

Әхмәтгәрәй хәзрәт Курманай мәдрә­сәсен тәмамлый һәм 1904 елда 29 яшендә Колмаер мәчетендә эшли башлый. Аның эшләү дәвере авыр елларга туры килә: беренче Бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугы­шы, ачлык, коллективизация чоры. Моның өстенә әле дин белән көрәш тә кушыла. Беренче мәртәбә Әхмәтгәрәй хәзрәтне 1931 елда кулга алалар Һәм 5 елдан чыгаралар. Ләкин бер елдан соң аны НКВД “тройкасы!” тагын 10 елга хөкем итә. Үз авылына аңа бары тик 1944 елда гына кайтырга насыйп була. Ул биредә инде үлгәнче, 1962 елга кадәр имам булып эшли.

Әхмәтгәрәй хәзрәт искиткеч көчле рухлы кеше була. Аның үрнәгендә кешеләр иң авыр елларда да уразасын тотып, Корбан бәйрәмнәре уздырып, динне саклап яшәгәннәр. Туплидагы дин көчлелеге турында күп мисаллар китереп була. Мәсәлән, атеизм чорында мәктәптә укыткан ветеран укытучылар барысы да диярлек намаз укучылар булдылар. Үсеп килгән буын кешеләрендә, галимнәрдә, уңышлы эшкуарларда — һәммәсендә дингә хөрмәт ачык күренә.

Илебездәге күп мәчетләр кебек, Колмаер мәчетенең язмышы да хәсрәтле була. Аны 1930 елда ябалар. Мәчет бинасы гыйбадәттән мәхрүм ителгәч, төрле елларда аны балалар бакчасы, колхоз амбары, ашлама склады итеп кулланалар. Еллар үтү белән мәчет бинасының түбәсе ишелә, идәннәре череп, манарасы мәчет эченә бата.

Әлбәттә, мәчет төзү, төзекләндерү – ул бик зур һәм җаваплы эш. Аллага шөкер, бу изге эштә бик күпләр зур ярдәм күрсәтәләр. Кемдер акча белән, кемдер төзелеш эшләрендә, чын күңелдән булышалар. Бүгенге көндә мәчет төзек һәм матур, халыкны намазга чакырып тора.

Яңавыл мәчете

getImage (1)

1904 елның җәендә Казан губерна­сының Чистай өязендәге Рәҗәп авылын­нан килгән балта осталары бер үк вакыт­та төзелүче Таш мәчетнең һәм Яңавыл мәчетенең икесенең дә манараларын күтәрәләр.

Сабакай бистәсендәге Яңавыл мәче­те Тупли авылы мәчетләре арасында иң беренче булып рәсмиләштерелгән. Революциягә кадәр бу бистәдәге халык аерым авыл булып яшәгән.

Сабакай атамасы «сабак» сүзеннән алынган. Бу мәчет заманында әле мәгъ­рифәт үзәге буларак та танылган. Биредә­ге укыту эшләрен Мәләкәс өязендәге Әтнәгул авылыннан килгән Гыйльман хәзрәт һәм аның хатыны Мәмдүнә абыстай башлыйлар.

Дингә каршы каты көрәш башлангач, Яңавыл мәчете ябыла, ә бераз иреклек бирелгәч, ул 1946 елда яңадан ачыла. Мон­да, тоткынлыктан азат ителгәч, элгәре Колмаер мәчетендә имам булган Әхмәтгәрәй хәзрәт Гыйльманов эшли баш­лый. Аны төрмәгә утыртуларына кара­мастан, ул диннән читләшми. Муллалык указын алырга тырышсалар да, аны бирми, Ислам диненә, иманына тугры булып кала.

Яңавыл мәчете үзенең дин әһелләре, данлыклы шәхесләре белән горурлана ала.

Иреклек бирелгәч, Мөхәммәтҗан бабай Лотфуллин үз бабасы төзегән мәчетне тор­гызу, төзекләндерү турында халыкка мөрә­җәгать итә Һәм аның тарафыннан теләктәш­лек таба. Алар өч улы белән тәвәккәлләп, мәчетне торгызуга керешәләр. 2002 елда Аллаһы йортын өлгерткәч, анда имам итеп Фатыйх хәзрәт билгеләнә, ә мөәзин итеп — Әндәрҗан Гайнетдинов. Фатыйх хәзрәт үлгәч, имам вазыйфасын Әндәрҗан хәзрәт Гыйнетдинов үз җилкәсенә ала.

Кызганыч ки, 2004 елда көтмәгән җирдән янгын чыгып, бу мәчет янып бетә.

Тиз арада авылда аны торгызуга багышланган җыелыш уздырыла. Авыл халкы һәм биредә туып-үскән эшмәкәрләр Попечительләр советы оештыралар. Аның рәисе итеп Җәүдәт Шәрәпов, ә урын­басары итеп Мидхәт Харисов сайланалар. Алар бу төзелештәге бар булган җаваплылыкны үз өсләренә алалар. Бу эштә Самара шәһәрендә яшәүче танылган эшкуарлар — Тәлгать Һәм Рифкать Хуҗиннар, Җәмил Вәлиуллин, аталы-уллы Гыйльметдиновлар, Хәтимулла Калимуллин, Минегали Кәримов Һәм Искәндәр Мөхәммәтшиннар зур ярдәм иттеләр. Җәүдәт Шәрәпов җитәкчелегендәге төзелеш эшләре искиткеч кыска вакытта – өч ай эчендә – тәмам була.

Биредә эшләгән имамнар: Мөхтәр хәзрәт, Ярулла мулла Камалетдин улы, Гыйльман мулла Мөхтәр улы, Хәлим Кәнәфиев (имам вазый­фасын башкаручы мөәзин), Шакирҗан мөәзин Хәлим улы, Хөснулла мөәзин Мөхәммәт-вәли улы (Кәнәфиев),  Әхмәтҗан мөәзин, Минвәли хәзрәт Моталлапов.

Хәзерге көндә имам вазыйфасын Минвәли хәзрәтнең улы Туктаргали хәзрәт Моталлапов башкара.

Таш мәчет

getImage (3)

Таш мәчет  мәдрәсәсендә беренчеләрдән булып кызларны укыта башлый­лар. Ул эшне мәчет имамы Хәйрулла хәзрәтнең кызы Бибиәсма абыстай башлый.

Камалетдин мулланың уллары Ярулла, Хәйрулла һәм Ибраһим данлыклы һәм абруйлы шәхесләр булганнар. Хәйрулла хәзрәт җир эшкәртү өлкәсендә яңа агротехника алымнары керткән. Ул беренче булып “Самовязка” комбайны ала.

Бирегә Сабакай мәхәлләсеннән имам булып килгән Ярулла хәзрәт рус телен һәм язуын яхшы белгән. Ә Ибраһим хәзрәт авыл тарихын язып барган. Ул динне эзәрлекләгән чорда Ленинградка китә.

Бу мәчеттә имамнар булып эшләү­челәр: Хәйрулла мулла Камалетдин улы, Ярулла мулла Камалетдин улы, Нәбиулла мулла Ярулла улы, ИбраҺим мулла Хәйрулла улы, Гифан мөәзин Гирфан улы,  Исхак Сабиров,  Гомәр хәзрәт.

Хәзерге көндә имам вазыйфасын Наил хәзрәт Гыйматдинов башкара. Ул озак еллар Тупли авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

Мурат САФИН мәгълүматлары буенча тупланды.

Просмотров: 2313

Комментирование запрещено