Җәберләнгән рохинджа халкы язмышына Туфан Имаметдинов командасыннан татарча караш

X58A7596Илсез-җирсез рохинджа халкы турында документаль спектакльне безнең хәбәрчебез тамаша кылды.

«Рохинджа» — Туфан Имаметдиновның MOÑ театр мәйданчыгында чыгарган чираттагы премьерасы. Спектакль-инсталляция. 

Туфан Имаметдиновның татар сәхнәсе өчен иҗат иткән эзләнү спектакльләренең нигезендә беркайчан да алдан әзерләнгән ясалма драматургия ятмый. Бәлки ниндидер әсәр этәргеч булырга мөмкиндер. Бары тик этәргеч кенә. Спектакль нульдән башлап, команда белән бергә туа.

Рохинджа — ислам динен тотучы халык. Карашлары өчен эзәрлекләнгән бу зур булмаган халыкның күпчелеге Бангладешта качаклар лагеренда яшәргә мәҗбүр.

Кешеләрне карашлары өчен эзәрлекләү ни сәбәпле ХХI гасырда да дәвам итә — авторлар сорауга җавап эзли. Ни өчен кешелек үзенә яңа фаҗигаләр уйлап таба? Нигә кешелек заманның яңа сыкрану нокталарын тудыра тора?

Бу сорауларга күп газаплар кичергән рохинджа халкы мисалында җавап эзләргә мөмкин. Рохинджа халкын эзәрлекләү турындагы хатирәләрдән спектакль төзергә мөмкин.

«Рохинджа» документаль спектакле дә экспедициядән башланган. Дөресрәге, экспедициягә әзерлектән. Әлеге спектакльне әзерләү өчен иҗат төркеме бу халык вәкилләре белән күзгә күз очрашырга, аларның яшәү шартлары белән танышырга уйлый. Куркусыз команда планетаның чүп чиләге булган Бангладешка әзерләнә. Социаль челтәрләр аша үзләрен озатып йөрүчене эзлиләр. Анда барып та исән-сау кайту өчен 40 прививка кирәк, диләр. Төрле сәбәпләр, шул исәптән финанс мәсьәләләре дә әлеге экспедицияне кичектерә килә. Нәтиҗәдә, юлга бер генә кеше — актер Егор Белов кына кузгала. Прививкаларсыз гына.

Спектакльнең пресс-релизында аның максаты күрсәтелгән — «Дини, милли, сәяси, раса һәм иҗтимагый аермалыклары өчен кабул итмәү, аңламау, җәберләүләргә дучар ителгән төрле халыклар, илләр һәм кыйтгалар тәҗрибәсе турында спектакль иҗат итү. Көч куллану, мәрхәмәтсезлек, салкын йөрәклелектән „дәвалау чарасы“ була алырлык проект тудыру».

Егор Беловның Бангладеш көндәлекләрен MOÑ театр мәйданчыгының рәсми сайтыннан укырга мөмкин. Алар әдәби әсәргә тиң. Бер карасаң, бу үз башына маҗара эзләп йөргән адәм баласы маҗаралары булса, икенче яктан, тук тормышка чыдаша алмыйча сикергән адәми затлар өчен тукталып уйлану ноктасын күрсәтү дә. Өченчедән, бу иҗат. Иҗат өчен азык.

Туфан Имаметдинов: «Документаль спектакль гадел булырга тиеш — кешеләр белән очрашырга, аларның күзләрен күрергә кирәк. Арадашчы аркылы эшләнсә, ул безгә тәэсир итә алмый. Егор яки башка кеше анда барып кайта алмаса, бу спектакль булмаячак иде». 

MOÑ театр мәйданчыгына килгән кеше биредә йомшак кәнәфигә уңайлы утырып тамаша карамаячагын яхшы белә. Иҗат төркеменең бу юлы нинди шартлар тәкъдим итәчәге залга кереп утырганчы билгесез булып кала.

«Һава”да микрофон аша залдагы биюче белән идарә итәргә «маташсак», «Сак-сок”та зал тирәли тезелеп утырып уртада барган тамашаны карадык. Ә «Рохинджа»да утыргычлар бөтенләй дә тәкъдим ителмәде. Колакчыннар гына бирелде. Тамашачы үз смартфонына махсус программа йөкләп, шунда колакчыннарны тоташтырырга тиеш иде. Бу тәкъдим ителгән QR-код аша кереп, текстны тыңлау өчен кирәк. 

Караңгы залда — биш пыяла бокс. Һәрберсендә берәр артистның үз «тамашасы». Сулдан беренче бокстагы актриса — Гүзәл Вәлишина кәгазьгә «күзләр» кисә, фотолар ябыштыра, аларны тишеккә күзеңне куеп карый аласың. 

Икенче бокстагы актриса — Полина Малых тамашачыны берәм-берәм чакырып сораулар бирә. Җаваплар кызыл буяу белән пыялага «әйе» яки «юк» форматында язылырга тиеш. «Балаң бармы?», «Син аны табарга алдан әзерләндеңме?», «Кыйналганың булдымы?» һәм башка сораулар. Сораулар яңгырый, җаваплар языла тора, пыяла кан төсендәге буяу белән каплана. 

Мрамор бюст торган кабинкада актер Камил Гатауллин шул башны буйый һәм өч литрлы банкадан чебеннәрне чыгара. 

Кара күзлекле Илнур Гарифуллин ыргакларга эләккән футболкасы эченнән чыга, футболка ыргакларда эленеп кала. 

Кара киемле актриса кыз пейнтбол автоматыннан сары буяу белән ата башлады. Бу — Эльвина Булатова. 2018 елда кызыл келәмнән Марат Башаров белән үткән чибәр актриса. Тик безнең социаль челтәрләрдә утыручы четерекле татарларыбыз аның кыйммәтле кичке күлмәген эчке күлмәк дип бәяләп, ризасызлык белдергән иде. Нәтиҗәдә, ТЮЗга аңлатма бирергә туры килде.

«Эльвина Булатова безнең яшь, талантлы актрисабыз. Ул әле бик яшь, аның киеме дә эльфныкы кебек иде. Күлмәк декольте да түгел, эротика да, ниндидер рәсемнәр дә юк. Соңгы кинофестивальләрне карасак, Европада андый стилистикадагы күлмәкләр киелә. Әмма без кинофестивальнең мөселман киносы фестиваль булуын уйлап җиткермәгәнбез» — дип Айгөл Горнышева «Татар-информ» аша дини хисләренә тигәннәрдән гафу үтенгән иде.

Ә күлмәк чыннан да матур иде, хәер, чибәр актриса кара джинсы белән водолазкадан да гаҗәеп матур күренә.

Менә актер бокслар алдына чыгып, QR-кодлы кәгазьләр ябыштыра. Хәзер инде визуаль сәнгать аудиога күчә — боксларда барган тамашадан аудиога күчәсең. Алар аша рохинджа халкының язмышын ишетәсең — аудиоязмаларда алар сөйләгәннәр яңгырый. Текстларны русча да, татарчага тәрҗемәдә дә тыңларга мөмкин. Залда рохинджа халкы вәкиле башкарган җыр яңгырый.

Боксларның берсендә — бюстны сырып алган зур чебеннәр, икенчесендә ыргакларга эленеп калган футболка, өченчесендә күзләр, дүртенчесендә эчке яктан сары буяу атылган, бишенчесенә тышкы яктан кан төсендә кызыл буяу сыланган. Һәркемнең үз эмоцияләре аша үз ассоциацияләрен тудырып үз тамашасын төзү мөмкинлеге бар. Ни өчен чебеннәр? Ни өчен футболка? Кәгазьгә тишелгән күзләр… автомат… буяулар… 

Тамаша тәмам, ишекләр ачыла.

Композициясе буенча барысы бик гади кебек. Әмма кыска гына вакыт аралыгында нерв җепселләре шулкадәр кысыла.

Әйе, дөньяның төрле кыйтгаларында барган гаделсезлекләр, рәнҗетелгән халыклар турында интернеттан күп мәгълүмат алырга мөмкин. Теләгең булганда көннәр дәвамында сызланып утырырга була. Хәтта «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов кебек Африка халыкларына кое казытып бирә аласың. Хокуклары кысылган халыкларны яклаган петицияләргә кул куя аласың.

Яки, артык еракка китмичә, үз тирә-ягыңдагы кыерсытылган кешегә ярдәм кула суза аласың.

Яки кыерсытылганнар турында бернәрсә дә белмичә һәм белергә теләмичә, инстаграмдагы ясалма тормышны карап һәм шопинг, кафе-кофелар карап та яшәргә була.

Туфан Имаметдиновның командасы тамашачының төрлесен — тегеләрен дә, боларын да бер залга җыйды. Тамашачы рохинджа халкының авыр тормышына сызланса, актер Егор Беловның кыюлыгына сокланды. Һәрхәлдә, шәхсән мин аңа сокландым.

Туфан Имаметдиновның проектлары өчен үз командасы бар. Бу командада Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев кебек иҗатчылардан тыш, аның ТЮЗда эшләгәндә тупланган актерлары да бар. Әлеге актерлар режиссерның теләсә нинди көтелмәгән идеяләренә кушылырга әзер. Бу юлы боксларга Камил Гатауллин, Илнур Гарифуллин, Эльвина Булатова, Полина Малых, Гүзәл Вәлишина керде.

«Рохинджа» — Туфан Имаметдиновның ирекле режиссер буларак беренче спектакле. Алдарак ул ТЮЗның баш режиссеры, ә үткән 2020 ел дәвамында чираттагы режиссёры иде.

Туфан Имаметдинов үз теләге белән «баш режиссер» вазифасыннан киткән татар режиссёры. Башка андыйлар юк.

Хәзер ул ирекле режиссёр. Мөмкин булган кадәр ирекле. Хәзер ул актерларны боерык язып билгели алмый. Чөнки аның бюджеттан хезмәт хакы ала торган актерлары юк. Ул актерларны чакыра гына ала. Алар килә. 

Димәк, Туфан Имаметдинов яңа татар театры тудырып кына калмый, татар театрын Европадагыча контракт системасына күчерүнең үрнәген бирә.

P.S. Мин спектакльдә кулланылган чебеннәрне кая куйганнарын белмим. Спектакльнең программасына «Бер чебен дә зыян күрмәде» дип язылмаган иде. Безгә гадел тамаша бүләк итүдә актив катнашкан ул кышкы чебеннәргә дә исәнлек телим. 

intertat.tatar

Просмотров: 688

Комментирование запрещено