Сегодня Рустам Нургалиевич Минниханов отмечает день рождения. Он родился 1 марта 1957 года в селе Новый Арыш Рыбно-Слободского района Татарской АССР.
Получил высшее образование в Казанском сельскохозяйственном институте. Кроме того, стал выпускником Заочного института советской торговли в Москве.
Свою карьеру будущий Президент начинал в Сабинском районе, затем работал в Арской райисполкоме, позже перешел в администрацию Высокогорского района. С 1996 по 1998 гг. занимал пост министра финансов РТ, после еще два года проработал главой Правительства республики. С 2010 года — Президент Республики Татарстан.
Информационный медиа-портал «Самар татарлары» («Самарские татары») от имени соплеменников региона присоединяется ко всем поздравлениям и желает Рустаму Нургалиевичу крепкого здоровья и долголетия.
* * *
Бүген ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов туган көнен билгеләп үтә.
Рөстәм Нургали улы 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килә.
Казан авыл хуҗалыгы институтын (1978), Мәскәү сов. сәүдәсе институтының Казан ф-лын (1986) тәмамлый. 1978-85 елларда Саба районында: район «Сельхозхимия» берләшмәсендә инженер (1980 гә кадәр), 1980-83 тә Саба урман сәнәгате хуҗалыгында өлкән инженер, баш энергетик, 1983 тән район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары. 1985-93 тә Арча районында: район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары (1990 га кадәр), 1990-92 дә халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе. 1992 дән Биектау районы хакимияте башлыгының 1 нче урынбасары, 1993-96 да Биектау районы хакимияте башлыгы. 1996-98 дә ТР финанс министры. 1998-2010 да ТР Премьер-министры. 2010 нан ТР Президенты. Республика хөкүмәтен Россиядә икътисади кризис — халык хуҗалыгында, шулай ук социаль-сәяси, милли-мәдәни проблемалар комплексын тудырган 1998 ел 17 август дефолты башланган чорда җитәкли. Сәнәгатьнең эшчәнлек нәтиҗәсе тискәре баланслы була, халыкның тормыш дәрәҗәсе күпкә начарая. Миңнеханов икътисадны дәүләт тарафыннан җайга салуга, яңа структуралы финанс-сәнәгать төркемнәре оештыруга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, ТР сәнәгатенең Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге предприятиеләр белән элемтәләрен булдыруга һәм үстерүгә басым ясый. Республика хөкүмәте тарафыннан предприятиеләрнең финанс хәлен яхшырту, җитештерүчеләрнең салым бурычларын реструктуризацияләү механизмнарын тәртипкә салу, бюджет планын үтәүдә казначейлык системасына күчү буенча зур эш башкарыла. Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Министрлар Кабинеты тузган торакны бетерү, торак пунктларны газлаштыру, нефть-газ комплексын үстерү һәм энергия саклау, инновация җитештерү технопарклары төзү, кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү, Татарстан халкын адреслы яклау программаларын гамәлгә ашыра. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә ТРда финанс-икътисади хәл тотрыклылана, 2000 еллар башыннан социаль-икътисади үсеш башлана. 1995-96 да һәм 1998 дән ТР халык депутаты, 2010 елдан — ТР Президенты.
“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы өлкәбездә яшәүче милләттәшләребез исеменнән барча котлауларга да кушыла һәм Рөстәм Нургали улына нык сәламәтлек һәм озын гомер тели.
Просмотров: 1915