7 марта в селе Новое Мансуркино м.р. Похвистневский провели праздник татарского народа «Карга боткасы» («Грачиная каша» или проводы зимы по-татарски).
Открыл мероприятие Глава поселения Гизатуллин И. Х. Он поздравил всех женщин с Международным женским днем.
Таже Глава поселения совместно с секретарём партии «Единая Россия» Гайсаровой А. И. поздравили активных членов партии Газееву Фанию Шарифулловну и Нурутдинову Лилию Мухаметрасыховну с праздником и вручили подарок от партии «Единая Россия».
Продолжилось мероприятие на улице, где варились 3 вида каши на костре, кипели самовары, столы накрыты блинами и сладостями. Провели игры: перетягивание каната, дартс, прыжки со скакалкой, поднятие гири, а для самых маленьких детей — срезание предметов с завязанными глазами.
Хорошо отдохнули и провели время с пользой для здоровья. Всем очень понравилось.
Айсылу ГАЙСАРОВА.
Село Новое Мансуркино, Похвистневский район.
***
Похвистнево районының Яңа Мансур авылында ел саен “Карга боткасы” дип аталган язны каршылау бәйрәме уздырылып килә. Быелгысы бигрәк тә үзенчәлекле булды. Чөнки, яман чир аркасында, җәен хәтта Сабан туе да булмау сәбәпле, халык бер-берсе белән очрашуга, аралашуга сусаган иде. Шуңа да читтән кайткан авылдашлар, кунаклар бик зур канәгатьлек хисе белән үзәк мәйданга җыелдылар.
Шау-гөр килеп төрле боткалар ашау, концерт карау, уеннарда катнашу белән генә чикләнмәделәр, бер очтан Җиңү паркына да кереп, үзләренең әти-бабаларын искә алдылар. Тыл хезмәткәрләре стенды янында әби-бабаларының, әти-әниләренең фотосурәтләрен карап, күбесенең күзләре яшьләнде.
Бу көнне табигать үзе дә куанган сыман, көн кояшлы, тыныч иде. Авылдашлар, кунаклар күтәренке кәеф белән авыл җирлеге хезмәткәрләренә, Мәдәният йортында эшләүчеләргә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Әкълимә СУБЕЕВА.
Ветераннар оешмасы рәисе.
Просмотров: 983