Мигъраҗ алдыннан булачак көнне мөселманнар уразада үткәрә.
Сызрань татарлары барлык хатын-кызларны «Мигъраҗ кичәсенә» чакыра. Әлеге кичә Фәйзулла мәчетендә узачак.
Сызрань татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, чара 10 мартта сәгать унда башлана.
Мигъраҗ алдыннан булачак көнне мөселманнар уразада үткәрә. Кояш баю белән гыйбадәт кылу һәм Коръән уку хуплана. Моннан тыш, әлеге мөбарәк төн Рамазан-шәриф ае якынлашуы хакында искәртә.
Просмотров: 769