Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Самара өлкәсенең “Ялкынлы яшьлек” Халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Исмәгыйль улы Колючев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.
Илгиз Исмәгыйль улы Самара өлкәсендә халкыбызның җыр һәм бию сәнгатен үстерүгә, милли рухыбызны саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән милләтпәрвәр шәхес. Ул оештырган ансамбль киләчәктә дә аның эшен дәвам итәр, Илгиз Колючев исеме безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын! Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Просмотров: 1191
Соболезную….ушел один из Великих Самарских татар, Патриот татарской культуры, языка и искусства, один из талантливых организаторов и руководителей замечательного ансамбля «Ялкынлы Яшьлек».нужно постараться сохранить его великое культурное наследство…. Лично благодарен и признателен Ильгиз абы за его великий труд! Шамиль.