«Был настоящим мужчиной»: каким родные, друзья и близкие запомнили хоккеиста Тимура Файзутдинова / Рамил Фәйзетдинов: «Улым Тимур — чын ир-егет иде. Хоккейдан бер дә аерыла алмады

00-32-56-bcc96Капитана ХК «Динамо-Санкт-Петербург» Тимура Файзутдинова, скончавшегося в результате полученной 12 марта в матче МХЛ тяжелой травмы, татарстанцы могут считать земляком — отец хоккеиста родом из Кукморского района РТ. Рамиль Файзутдинов поделился с ИА «Татар-информ» воспоминаниями о сыне. 

«Не мог оторваться от хоккея»

Отец Тимура Рамиль Файзутдинов рассказал «Татар-информу» о характере сына, какие планы он строил, о чем мечтал.

«Наша семья корнями из Татарстана, а родился и вырос Тимур в Челябинске. Он татарин. Родного языка не знал, но татарские традиции знал с детства. Одна из его бабушек живет в Казани, другая – в Челнах.

Я сам из Кукмора. Тимур школьником на каникулах жил и в Кукморском, и Мамадышском районах.

Тимур занимался гимнастикой, плаванием. В семь лет отдали его в хоккейную школу. Хоккеем заинтересовался после того, как побывал на арене хоккейного клуба «Трактор». Попросил нас купить ему коньки, шлем, клюшку. Через несколько дней мы ему купили, и он начал ходить на занятия. Его первым тренером стал мастер спорта международного класса Александр Шварев.

Я сам – мастер спорта СССР по боксу, мама Тимура Елена – врач.

У Тимура была большая мечта – играть в хоккей. Он поставил себе такую цель и шел к ней. По мере взросления этой цели он добился. Даже когда приезжал домой, в Челябинск, он уходил на тренировку. Физически, как и полагается спортсменам, был здоровым, крепкого телосложения.

С сыном в последний раз говорили на прошлой неделе в четверг… Он строил планы: «Если не получится сделать карьеру в хоккее, пойду в университет, окончу экономический факультет». Он никак не мог оторваться от хоккея, был перспективным спортсменом.

Как человек… Добрый, такой спокойный, хороший. Боялся кого-то обидеть. Когда Тимуру было шесть лет, ездили в Китай. Как-то он отошел в сторонку, тихо плачет. Спрашиваем: “Сынок, почему плачешь?” – “Вон, прямо на глазах взяли и убили черепаху!..” Пытались ему объяснить, успокоить, все равно плакал, его это так глубоко ранило…

Тимур был настоящим мужчиной.

Любил играть в шахматы, никогда друзей не предаст, никогда чужое не возьмет. Всем готов был помочь. Этим качествам его научила мать. В команде его назначили капитаном.

Я хотел бы поблагодарить 576-ю школу-интернат Санкт-Петербурга, его директора Наталью Скарлыгину, всех учителей школы. Они внесли большой вклад в формирование нашего сына как личности.

Мы собираемся похоронить сына в Челябинске. Руководство «Динамо-СПб» взяло все расходы на себя. Сказали: как, где хотите – только скажите, поможем. За Тимура переживала вся Россия, даже из Америки писали друзья. Сейчас для нашей семьи самые тяжелые моменты», – рассказал Рамиль Файзутдинов.

«Он умел радоваться мелочам»

Корреспондент ИА «Татар-информ» пообщалась и с друзьями и близкими Тимура.

Одна из них – Ольга Наумова. Она рассказала, что предлагала помощь родителям Тимура, когда он после травмы находился в больнице в Ярославле.

«Родители Тимура хотели перевести его в Боткинскую больницу. Я им посоветовала центр нейрохирургии имени Бурденко и центр скорой помощи имени Склифосовского.

Но состояние Тимура не позволяло его перевозить из Ярославля в какую-либо другу больницу. Я Елену больше не беспокоила. Соболезную близким и родным», – поделилась Ольга Наумова.

Друзья детства вспоминают Тимура как человека светлого, позитивного.

Данил Дёмин: «С Тимуром вместе ходили в детскую спортшколу. Он запомнился как человек открытый, хороший. Если были трудности, он мог что-то посоветовать, а если надо – и сделать. Он умел радоваться даже мелочам. Был целеустремленным спортсменом. В игре выкладывался на 100 процентов. Любил хоккей и свою команду. Учился только на «4» и «5»…»

Игнат Коротких: «Вместе жили в интернате школы. Он ни разу не вступал в спор. По-своему был простым, ни на кого зла не держал, себя выше других не ставил. Жизнь посвятил спорту. Его можно было видеть и на футбольном поле, и в тренажерном зале, и на ледовом дворце».

Александр Рыков: «Мы оба из Челябинска. Виделись на каникулах, ходили на тренировки, гуляли, ездили на велосипедах. Тимур был очень воспитанный, трудолюбивый, умел радоваться жизни. До сих пор не могу поверить, что он ушел».

sntat.ru

***

12 мартта Ярославльнең «Локо» командасына каршы уенда, «Динамо — Санкт-Петербург» командасы капитаны, татар егете Тимур Фәйзетдиновның муенына шайба эләгә. Тимур аңын югалта. Сулыш аппаратына тоташтырыла, хәле кискен начар дип бәяләнә. Дүрт көн үткәннән соң 19 яшьлек Тимурның йөрәге тибүдән туктый. 

12 март. Тимур Фәйзетдиновның «Динамо» составында Ярославльнең «Локо» командасына каршы уены гадәти булмаган хәл белән тәмамлана — егетнең йокы артериясенә шайба бәрелә. Интернетка куелган видеодан күренгәнчә, егет ике кулы белән башын тота, бозга егыла, ничек тә тормакчы була, әмма аңын җуя. Тимурны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар.

Шайбаның уен вакытында уенчыларга бәрелгәне булгалый — кемнеңдер теше сына, тәне җәрәхәтләнә. Бу очракта шайба Тимурга каты бәрелмәгән дип тә әйтәләр. Әмма ул бер секунд эчендә үлемгә китерергә мөмкин булган мөһим кан тамырына — мигә бара торган йокы артериясенә зыян салган…

«Ул хоккейдан бер дә аерыла алмады»

«Интертат» Тимур Фәйзетдиновның әтисе Рамил Фәйзетдинов белән элемтәгә чыгып, улының хоккейга мәхәббәте, нинди егет булуы турында сөйләште.

Тимур милләте буенча татар. Татарча белми, әмма татар гореф-гадәтләрен сеңдереп үскән иде. Ул Чиләбе шәһәрендә туды, балачагы да шунда үтте. Бер дәү әнисе Казанда, икенчесе Чаллыда яши.

Үзем Кукмарадан. Тимур Кукмарада, Мамадышта татар мохитендә торып килә иде.

Улым гимнастика, йөзү белән шөгыльләнде. Җиде яшендә хоккей мәктәбенә бирдек. «Трактор» аренасына килгәч, тимераяк, шлем, кәшәкә алып бирүне сорады. Берничә көннән сатып алдык һәм ул беренче дәресләргә йөри башлады. Беренче тренеры — халыкара класстагы спорт остасы Александр Шварев иде.

Мин — СССРның бокс буенча спорт остасы, Тимурның әнисе Елена — табиб.

Тимурның зур хыялы — хоккей уйнарга өйрәнү иде. Максат куеп, шуңа омтылды. Үсә барган саен, максатына акрынлап-акрынлап иреште. Буш вакытын гел тренировкага багышлады. Хәтта өйгә — Чиләбегә кайтканда да тренировкага чыгып китә иде. Физик яктан, спортчыларга хас булганча, сәламәт, нык гәүдәле иде. 2016 елда Россиянең җыелма командасында кубокка ия булды һәм тагын бик күп җиңүләр яуларга өлгерде.

Улым белән узган атна пәнҗешәмбе көнне сөйләштек. «Хоккей өлкәсендә карьерам килеп чыкмаса, университетта икътисад факультетын тәмамлыйм», — дип планнар корды ул. Хоккейдан ул бер дә аерыла алмады. Киләчәге өметле иде.

Кеше буларак… Игелекле, шундый тыныч, ягымлы, яхшы кеше иде Тимур. Кешене рәнҗетергә курка иде. Тимурга алты яшь булганда Кытайга бардык. Берзаман, бер кырыйга посып, елый башлады. «Улым, нигә елыйсың?» — дигәч, «Әнә, күз алдында ташбаканы тоттылар да үтерделәр», — диде. Аңлатып, тынычландырып та карадык, Тимур барыбер күз яшьләрен агызды, күңеленә якын алды…

Тимур — чын ир-егет иде. Зур хәрефтән. Шахмат уйнарга яратты, беркайчан да дусларын сатмас, беркемнең әйберенә тимәс. Һәркемгә ярдәм итәр иде. Шушы сыйфатларга аңа әнисе өйрәтте. Командасында аны капитан итеп билгеләделәр.

Санкт-Петербургның 576нчы интернат-мәктәбе, аның директоры Наталья Скарлыгинага һәм әлеге мәктәпнең барлык укытучыларына рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар улымның шәхес булып формалашуына зур өлеш керттеләр. Бу интернатны һәм андагы хезмәткәрләрне онытырга хакым юк.

Улымны Чиләбедә җирләргә ниятлибез. «Динамо-СПб» җитәкчелеге барлык чыгымнарны үз өстенә алды. «Ничек, кайда телисез — әйтегез генә, ярдәм итәбез», — диделәр. Тимур өчен бөтен Россия борчылды, хәтта Америкадан да дуслары язды. Гаиләбез хәзер иң авыр минутлар кичерә», — дип сөйләде Рамил Миңнемулович акрын гына, күз яшьләрен тыеп.

«Ул вак-төяккә дә сөенә белде»

Спортчы егетнең дуслары, якыннары белән дә сөйләштем.

Тимур исән чакта ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булган. Ольга Наумова — шундыйлардан. Тимурның әти-әнисе егетне Мәскәүнең Боткин исемендәге хастаханәсенә күчерергә теләүләрен әйтте.

«Мин Елена ханымга академик Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәген һәм Склифовский исемендәге ашыгыч ярдәм үзәген тәкъдим иттем, чөнки үзем дә шул юллардан узган идем. Анда көчлерәк табиблар булуын әйттем.

Тик Ярославль табиблары, Тимурның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, аны башка җиргә күчерүне тыйган. Еленаны башка борчымадым. Якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашам», — дип сөйләде Ольга Наумова.

Тимурның балачак дуслары да иптәшен якты, күңелле кеше дип искә алды.

Данил Дёмин: «Тимур белән балалар спорт мәктәбенә бергә йөрдек. Ачык, яхшы күңелле булып истә калган. Авыр вакытта миңа киңәшен, кирәк булса эшен дә эшләп бирә иде. Ул вак-төяккә дә сөенә-шатлана белде. Максатчан спортчы иде. Йөз процент бирелеп уйнады. Хоккей һәм үзенең командасын яратты. „Дүртле“, „бишле“ билгеләренә генә укыды».

Игнат Коротких: »Бергә интернат мәктәбендә яшәдек. Бер тапкыр да бәхәскә кергәне булмады. Үзенчә гади иде, беркемгә дә ачу тотмады, үзен башкалардан өстен куймый иде. Тормышын спортка багышлады. Аны футбол кырында да, тренажер залында да, боз сараенда да күрергә мөмкин иде».

Александр Рыков: «Без икебез дә Чиләбедән. Каникулларда күрешеп, тренировкаларга бара, һава суларга чыга, велосипедта җилдереп кайта идек. Тимур бик тәртипле, эш сөючән, тормыш ямен ярата белгән кеше. Аның киткәненә әле дә ышана алмыйм».

Каһәр суккан шайба — очраклылыкмы, күрәчәкме?

Кеше күрәчәгенә үзе йөгереп бара икән… Тимурга эләккән каһәр шайба да эләгәм дип тормагандыр, Тимур да бу уенны, гадәттәгечә, уйнап бетереп, кичкә таба планнар корып куйган булгандыр…

Тимурны коткарып калып булыр идеме? Табиблар хәленнән килгәнен эшләгән, ә безгә уйланасы гына кала. Табиблар әйтүенчә, шайба йокы артериясенә каты эләгү сәбәпле, муен тирәсендәге сөякләргә дә зыян килә. Нейрохирургларның махсус җиһазы белән операция ясау мөмкинлеге дә булган, әмма Ярославль табиблары бу мөмкинлектән баш тарта.

«Риск икәнен аңлыйбыз, шулай да без ул адымга барырга тиеш», — дип соңгы өметен әйтә Тимурның әнисе Елена Фәйзетдинова. Хастаханәнең реаниматологлары Тимурга интенсив терапия ясый, тик уңай якка үзгәреш булмый. Шунлыктан, алар: «Мондый авыр очракларда операция ясалмый», — дигән нәтиҗәгә килә.

Күпчелек экспертлар бу хәлдә кемнедер гаепле ясап калдырырга ярамый, диде. «Локомотив»ның элекке капкачысы Артём Артемьев шайбаны ыргыткан егет — «Локо» уенчысы Дмитрий Тювилинның гаебе юк, дип аңлаткан. Бу фикерне Россия юристлары Ассоциациясе вәкиле Сергей Алексеев та раслаган:

Шайба уен вакытында ыргытыла һәм ул очраклы рәвештә Тимурга эләгә. Дмитрийга карата җинаять эшен кузгату урынсыз, чөнки хоккей уен регламентында, барлык кагыйдәләрне исәптә тотып барган. Дмитрий Тювилин аларны бозмаган.

«Локо» уенчысы Дмитрий Тювилин бу фаҗигадән соң Тимурның фотосын Инстаграмга элгән, берни дә язмаган. Җанатарлар Дмитрийга нык бул дип язган, аның гаебе юклыгын, бу фаҗиганең очраклы хәл икәнен әйткән.

Тимурның хатасы нәрсәдә?

Һәр нәрсәнең сәбәбе бар. Шайба да бу очракта башның ачык өлешенә эләккән. Тимур шлемын киеп бетермәгәнме, әллә уйнаган вакытта шлем үз урыныннан борылганмы?

Социаль челтәрләрдә хоккейчы егетнең муен өлешенә киелә торган өстәмә әйбернең булмавын яздылар. Петербургның СКА һәм Ярославльнең «Локомотив» командаларында уйнаган Виталий Зотов моны болай аңлатты:

Тимур муенына кимәгән өстәмә муенчак 18 яшькә кадәрге уенчыларга гына мәҗбүри санала. 18дән узганнарга ул киңәш ителә генә. Әмма уенчылар аны кимәскә тырыша, чөнки уен вакытында ул комачау итә. Моннан тыш, яшь хоккейчылар еш кына, имеш, бала вакытта кигән муенчакны әле дә киясең икән дип, башкалар көлмәсен өчен, салып ата. Муенчак һәм битлекне кимичә, визор (каплый торган пыяла) киеп куялар, — дигән ул.

Әмма муенчак кигән килеш тә, шайба йокы артериясенә эләгеп, зыян килгән очраклар булган. Новокузнецктан Александр Орехов муенчагы булып та исән кала алмаган…

Кызганыч, спорт дөньясында мондый очраклар була. Шайбаның башка эләгеп, җитди очраклар булганын хәтерләмим. Күпчелек очракта этеп егылганда травма алалар. Спорт өлкәсендә эшләгәндә бер-ике шундый хәл булгандыр. Швейцариядә уйнаганда бер уенчы каты бәрелде һәм аңа паралич сукты — дип искә алып сөйләгән Россия җыелма командасының баш тренеры Вячеслав Быков.

«Капитан ролендә иң мөһиме — көчеңне кызганмыйча һәрвакыт ахыргача көрәшү»

Тимур Фәйзетдинов бу сезонны «Динамо — Санкт-Петербург» яшьләр командасы капитаны сыйфатында башлый. Үзенең командасы өчен 200 матчта катнаша. «Һәрчак нәтиҗә өчен көрәште, җиңүгә омтылды», — дип искә ала аны «Динамо — СПб» командасы вәкилләре.

Тимур үзе дә соңгы интервьюларының берсендә: «Командам алдында зур җаваплылык тотам. Капитан ролендә иң мөһиме — көчеңне кызганмыйча һәрвакыт ахыргача көрәшү һәм шушы гамәлләрең белән үз командаңа дәрт бирү», — дип әйтә.

…Тимурны бүген Санкт-Петербургның «Юбилейный» спорт комплексы кече аренасында искә алачаклар.

Кече аренага керү юлында 17:00 сәгатьтән алып хәтер урыны оештырылачак, анда чәчәкләр алып килергә һәм хәтер китабында Тимур турында берничә җылы сүз язарга мөмкин.

«Динамо — СПб» җитәкчелеге социаль аралыкны һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәүне сораган.

Халык Тимурның киткәнен тыныч кына кабул итә алмый. Кайсы комментарийны укыма — күз яше, моңсулану смайллары тезелеп киткән. Тимур авыр хәлдә булганда да «догада булыйк», «Тимурның тереләчәгенә ышанабыз» кебек язуларны укып, халыкның бердәмлегенә янә бер кат инанасың.

Тимурның авыр туфрагы җиңел, җаны тыныч, урыны оҗмахта булсын.

Тимур Фәйзетдинов — «Динамо — СПб» командасы сакчысы. 2001 елның 6 октябрендә Чиләбе шәһәрендә туа. Җиде яшеннән Чиләбенең «Трактор» балалар спорт мәктәбенә йөри. 2017 елга кадәр Чиләбенең «Трактор» яшьләр командасында, 2017 елдан Санкт-Петербургның «Динамо — СПб» яшьләр командасында уйный башлый. Ярославльнең «Локо» командасына каршы уенда башына шайба эләгеп, 2021 елның 16 мартында вафат була. 

intertat.tatar

Просмотров: 1096

Комментирование запрещено