Впервые в России издан перевод сборника хадисов «Сахих аль-Бухари» в версии ад-Дагестани на русский язык / Россиядә беренче тапкыр «Сәхих әл-Бохари»ның Зияветдин әд-Дагыстани кыскарткан хәдисләр җыентыгы русчага тәрҗемә ителде

DSC_721027 марта в Махачкале на площадке «Дома дружбы» состоится презентация перевода сборника хадисов «Сахих аль-Бухари» на русский язык. Участниками встречи станут муфтий Дагестана шейх Ахмад Афанди, муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин и члены авторского коллектива издания – шариатские специалисты муфтиятов двух республик.

«Сахих аль-Бухари» – это вторая по значимости после Куръана книга для мусульман и один из основных суннитских сборников хадисов. При этом мусульманские ученые в разные времена сокращали «Сахих аль-Бухари», исходя из нужд той или иной эпохи. Одной из самых удачных сокращенных версий является «Зубдат», составленная в XIX веке мусульманским ученым дагестанского происхождения Умаром Зияуддином ад-Дагестани. До сих пор этот труд не был доступен для русскоязычного читателя, но распространение псевдоисламских традиций и идей в российском мусульманском сообществе обуславливает необходимость возрождения отечественной богословской мысли. Перевод сборника хадисов «Сахих аль-Бухари» в версии «Зубдат» на русский язык сделал доступными смыслы достоверных хадисов и истинных суннитских традиций для мусульман России.

Примечательно, что выпуск издания стал результатом совместных усилий шариатских специалистов ДУМ Республики Татарстан и муфтията Республики Дагестан: оно переведено и издано в Татарстане, рецензировано в Дагестане. Таким образом, современный фундаментальный богословский труд стал олицетворением дружбы мусульманских народов России.

Это не первый опыт сотрудничества ДУМ РТ и муфтията Дагестана в области переводов классических исламских текстов. Ранее в Казани был выпущен смысловой перевод Корана на русский язык «Калям Шариф. Перевод смыслов», который был подготовлен при участии шариатских специалистов из Дагестана и снискал признание среди российских богословов.

Презентация сборника хадисов «Сахих аль-Бухари» от ДУМ РТ и муфтията Дагестана состоится в 10.00 часов в конференц-зале ГБУ РД «Дом дружбы».

Аккредитация СМИ по телефону: +79187378771 (Алиасхаб Магомедов), +79172939706 (Резеда Закирова).

dumrt.ru

***

27 март көнне Махачкалада «Дуслык йорты» мәйданчыгында рус теленә тәрҗемә ителгән «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы узачак. Очрашуда Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд Әфәнде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм җыентыкны басмага әзерләгән авторлар коллективы – Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләренең шәригать белгечләре катнашачак.

“Сәхих әл-Бохари” – мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торучы һәм төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Шул ук вакытта мөселман галимнәре төрле вакытларда теге яки бу чор ихтыяҗларыннан чыгып “Сәхих әл-Бохари”ны кыскартканнар. Кыскартылган вариантларның иң уңышлысы булып “Зубдат” санала, аны XIX гасырда яшәгән дагыстанлы мөселман галиме Гомәр Зияветдин әд-Дагыстани төзегән. Моңа кадәр бу хезмәтнең рус теленә тәрҗемә ителгәне булмады, әмма Россиядә исламга каршы килүче идеяләрнең таралуы үзебезнең дини-илаһият фәне фикерләрен янәдән торгызу зарурлыгын тудырды. Рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдат» версиясе ышанычлы хәдисләрне табып укуны җиңеләйтте һәм Россия мөселманнары өчен хакыйкый сөнни традицияләрне якынайтты.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге басманы нәшер итү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте шәригать белгечләренең уртак тырышлык нәтиҗәсе булып тора: ул Татарстанда тәрҗемә ителде һәм басылды, Дагыстанда рецензияләнде. Шулай итеп, заманча тирән фундаменталь дини хезмәт Россия мөселман халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә.

Бу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан мөфтиятенең классик ислам текстларын тәрҗемә итү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең беренче генә тәҗрибәсе түгел. Моңа кадәр Казанда Дагыстаннан шәригать белгечләре катнашында Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе “Калям Шариф. Перевод смыслов” нәшер ителгән иде, әлеге хезмәт Россия дин галимнәре арасында югары бәя алды.

Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре катнашында әзерләнгән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының презентациясе Махачкалада Дагыстан Республикасы “Дуслык йорты” конференц-залында сәгать унда (10.00) узачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү өчен телефоннар: +79187378771 (Әлиәсхаб Магомедов), +79172939706 (Резеда Закирова).

dumrt.ru

Просмотров: 1041

Комментирование запрещено