В ТЦ «KazanMall» откроется комната для совершения намаза / «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак

DSC_9301Вчера, в 9-ый день месяца Ша’бан (22 марта), в резиденции ДУМ РТ муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин провел встречу с президентом Ассоциации предпринимателей-мусульман РФ Айдаром Шагимардановым. В первую очередь Айдар Равилевич принес хазрату поздравления от имени Ассоциации по случаю его дня рождения и выразил теплые пожелания. 

Далее в рамках встречи руководители обсудили ряд вопросов по взаимодействию между двумя структурами. Так, в ближайшее время Ассоциация предпринимателей-мусульман РФ начнёт сотрудничество с благотворительным фондом «Закят» Духовного управления мусульман РТ. Кроме того, Айдар Равилевич сообщил главе мусульман Татарстана об открытии очередной комнаты для намаза в торговом центре Казани и пригласил на её открытие. 25 марта в 16:00 свои двери распахнет молельная комната в новом казанском ТЦ «KazanMall». Она расположена на 2 этаже в проходном коридоре между магазинами «Sinsay» и «Terranova» (в холле имеется указатель).

Кроме того, ДУМ РТ и АПМ РФ подготовили письма для руководителей нескольких торговых центров Набережных Челнов с просьбой рассмотреть возможность открытия помещений для совершения намаза.

Напомним, что на сегодняшний день молельные комнаты стараниями АПМ РФ уже открыты в казанских ТЦ «Сувар плаза», «Мега», «Караван», в РКБ, ДРКБ, МКДЦ. В конце прошлого года Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов поддержал эту инициативу.

dumrt.ru

***

Кичә, шәгъбан аеның 9 нчы көнендә (22 нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте резиденциясендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов белән очрашты. Айдар Равил улы Камил хәзрәтне Ассоциация вәкилләре исеменнән туган көне белән котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде.
Аннан соң җитәкчеләр ике оешма арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Мисал өчен, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе якын арада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә башлаячак. Моннан тыш, Айдар Равил улы Татарстан мөселманнары башлыгына Казанның сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу турында хәбәр итте һәм ачылыш тантанасына чакырды. 25 мартта кичке сәгать дүрттә (16:00) Казанның яңа «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак. Ул 2 нче катта «Sinsay» һәм «Terranova» кибетләре арасындагы коридорда урнашкан (холлда күрсәткеч бар).
Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яр Чаллы шәһәренең берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр ачу мөмкинлеген карау үтенече белән хатлар әзерләгән.
Билгеле булганча, бүгенге көндә Казанның «Сувар плаза», «Мега», «Караван» сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән намаз бүлмәләре ачылды. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплап чыкты.

dumrt.ru

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено