Спорт – хезмәт, тир һәм күз яшьләре ул

Рөстәм гаиләсе белән1Спорт ярышлары, кызганычка каршымы, әллә бәхеткәдерме, гел җиңүләрдән генә тормый. Профессиональ спорт – һәр көн башкарыла торган искиткеч зур хезмәт, үз-үзең белән, үзеңнең теләкләрең һәм мөмкинлекләрең белән көрәш ул. Нәкъ менә спорт тәнне дә, рухны да чыныктыра. Героебыз, биш спорт төре ярышчысы Рөстәм Шаһвәлиев әйткәнчә: “Спорт – ул хезмәт, тир һәм күз яшьләре”.

Аның һәр көне минутлап бүленгән. Ул нәрсә теләгәнен төгәл белә һәм үз максатына кыю бара. Тренировкалар, уку һәм тагын трениров­калар. Үз өстеңдә даими эшләү — нәтиҗә өчен эшләү. Унсигез яшендә Рөстәм инде күп нәрсәләргә ирешкән. Ул — бишле ярыш (пятиборье) буенча Самара өлкәсе җыелма командасының төп әгъзасы, Россия чемпионатларында җиңү­ләр яулаган спортчы. Соңгы алтын медален ап­рельдә Таганрогта үткәрелгән бе­рен­челектән алып кайткан иде.

Рөстәмгә җиде яшь тулгач, әти-әнисе аны йөзүгә биргән. Сәламәтлек өчен дип кенә. Ул вакытта, әлбәттә, ниндидер җитди планнары булмый аның. Әмма малайның сәләтләре тиз ачыла. Беренче ярышларда катнашканда ук ул яхшы нә­тиҗәләр күрсәтә. Баланы тренер Владимир Яшкин күреп ала. Заманча бишле ярыш сек­циясенә чакыра. Рөстәмнең беренче остазы Владимир Яшкин булган, дип әйтә алабыз хәзер.

Башта Рөстәм йөзү белән генә шөгыльләнә. Аннары инде йөгерә дә башлый. Ә тагын берничә елдан ату, фехтование һәм атлы спорт өстәлә.

- Баштарак мин яңа тренировкалар планына күнегә алмадым, әмма әкренләп ия­ләш­тем. Таяныч булганнары өчен, әти-әниемә һәм тренерыма рәхмәтлемен. Яшь чакта хуп­лау сүзләре, яхшы киңәшләр ишетү бик мөһим, - ди Рөстәм.

Бишле ярышны “Олимпия резервы мәктәбе” дип атаулары тикмәгә генә түгел. Ул югары дәрәҗәдәге, бик көчле спортчылар әзерли. Биш төрдә берь­юлы чыгыш ясауның физик яктан да, эмоциональ яктан да җиңел түгеллеге белән килешәсездер.

Бишле ярышы таләпләренә караганда, Рөстәм профессиональ спортка шактый соң килгән, ләкин бу аңа яхшы нәтиҗәләргә ирешергә комачауламый. Ул инде күп еллар бишле ярышы буенча өлкә җыелма командасының төп әгъзасы булып тора. Рөстәм дәрәҗәле ярышларда да тот­рыклы рәвештә җиңеп килә, максатын нәтиҗәгә юнәлтә ала. Ә элек ул Россия чемпионатларындагы беренче стартларны бик киеренке халәттә уздырган, андый зур күләмле эшләргә мораль яктан әзерләнеп җитмәгән булган, күрәсең. Һәр яңа старт саен ул  хис-кичерешләрен контрольдә тотарга өйрәнә, үзенә кирәкле якка юнәлтә.

- Бишле ярышы белән 5 елдан артык шөгыльләнәм, бу җиңел һәм җайлы гына булды, дип әйтә алмыйм, спортның һәр төре – хезмәт, тир һәм күз яшьләре ул, — ди Рөстәм.

Тренировкаларның ничәдә башлануына карамастан, көн саен иртәнге 6 — 7дә йокыдан торасы. Йокларга яту шулай ук расписание буенча төгәл бер вакытта – 23:00 сәгатьтә. Йөзү буенча көн саен тренировка, аның гомуми дистанциясе 3 километрдан ким түгел. Атнага өч тапкыр, тренировка саен 10 километрдан да ким үтмичә, урамда йөгерү. Һәр шимбәдә 20 километр дистанциягә традицион кросс. Фехтование буенча күнегүләр шулай ук атнага өч тапкыр (автор искәрмә­се: сүз уңаеннан, фехтование — Рөстәм өчен иң яраткан спорт төре). Атнага ике мәртәбә атлы спорт һәм ату белән шөгыльләнү. Болар бө­тенесе әле уку белән бергә бара. Беренче яртыда спорт лицеенда дәресләр башлана. Рөстәм өйгә кичке сигездә генә кайта һәм берничә сәгать вакытын мәктәп дәресләренә багышлый. Бердәнбер ял көне – якшәмбе. Нәкъ менә шушы көнне яшь спортчы көчен яңарта: дуслары белән очраша, гаиләсе, туганнары белән аралаша, паркта йөреп кайтырга яки китап укырга да мөмкин.

Рөстәм өчен тренировкалар графигын аның хәзерге баш тренерлары Виталий Калинин һәм Анатолий Трофименко төзи. Ә ахыргы нәтиҗә инде Рөстәмнең үзеннән тора. Спортчының уңышлары – беренче чиратта, үздисциплина бит ул.

Рөстәмнең гаиләсе – аның зур байлыгы. Биредә аны аңлыйлар һәм һәрвакыт ярдәм итәләр. Әтисе Фәрит дәүләт автоинспекциясендә эшли, әнисе Лилия — өлкә онкология үзәгендә шәфкать туташы. Әнисе тумышы буенча Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан. Ә Фәрит, Самарада туган булса да, әти-әнисенең туган җире – Ульяновск өлкәсенең Әбдери авылы белән элемтәләрен өзми. Әти-әнисе эшенең төгәл график һәм дисциплина белән бәйле булуы Рөстәм өчен, һичшиксез, яхшы үрнәк булып тора. Күп еллар буе катгый спорт графигын үтәү шәхси ориентирларсыз гына бик кыен булыр иде.

Шаһвәлиевларның уллары икәү. Кечесе Илдар “Яктылык” татар мәктәбендә укый. Ул да, абыйсы кебек үк, спорт белән шөгыльләнә. Рөстәм аның өчен зур авторитет.

Рөстәм профессиональ спортны уку белән бергә уңышлы алып бара. Беренче класстан башлап сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы, ул “Яктылык” татар мәктәбендә укыган. Аның сүзләренчә, бу оны­тылмаслык бәхетле сигез ел булган. Спорт белән җитди мавыгу гына аның спорт лицеена күчүенә этәргеч биргән. Классташлары һәм укытучылары хәзер дә Рөстәм турында җылы сүзләр әйтәләр, аралашып торалар, аның уңыш­ларына шатланалар.

“Яктылык” мәктәбендә Рөс­тәмнең класс җитәкчесе булган Фәридә Хәмидуллова укучысы турында болай сөйли:

- Кечкенәдән үк аңа әйткән сүзендә тора белү, максатчанлык, эш сөючәнлек хас иде. Ул үз вакытын гаҗәеп итеп оештыра белде: тренировкаларга да, бию белән шөгыльләнергә дә, «4″ һәм «5″ билгеләренә укырга да, дуслары-классташлары белән аралашырга да өлгерә иде. Тыныч, сабыр, бик тәрбияле бала, бөтен кеше белән ихтирамлы мөнәсәбәттә. Үсмер чакта үзе өчен спорт юлын сайлады һәм тренерының спорт лицеена күчү турындагы тәкъдимен кабул итте. Аның уңышларына мин бик сөенәм.

Быел Рөстәм мәктәпне тәмамлый. Беренче максаты – Самара дәүләт социаль-пе­дагогик университетының тренерлар факультетына керү. Планда икътисади белем алу да бар.

- Спорт белән алга таба да шөгыльләнергә планлаштырам, шуңа күрә уку белән тренировкаларны бергә алып бару мөмкинлеге булган уч­реж­дениегә керәм. Бу спорт төре белән шактый күптән шөгыль­ләнсәм дә, минемчә, юлым әле башлана гына һәм мин яңа җиңүләргә омтылам, — ди Рөстәм.

Әлбәттә, теләсә кайсы спортчыныкы кебек үк, Рөс­тәмнең дә хыялы бар – иң яхшысы булу. Моның өчен алга таба тагын да тырышыбрак көч куярга кирәк булачак. Алда – яңа ярышлар, күп хезмәт һәм, шикләнмичә әйтәбез, яңа җиңүләр.

Яшь спортчыга спортта гына түгел, шәхси тормышында да уңышлар телибез. Милли йолаларны һәм ислам динен сак­лый торган нык татар гаиләсе корырга Аллаһы насыйп итсен.

 

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 875

Комментирование запрещено