Розалия Әбҗәлимова: “Кыенлыкларны бергәләп җиңәбез”

Розалия АбзалимоваСамара татарлары “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концерт программаларын алып баручы Розалия һәм биюче Рамил Әбҗәлимовларны концертларда күреп беләләр һәм сокланалар да. Бүген хөрмәтле газета укучыларыбызны бу үрнәк гаиләнең үзәге – өч бала анасы, медалист, спортчы, артист, филолог, сценарист, медик-косметолог һәм “просто красавица” Розалия белән якыннанрак таныштырырга булдык. Бу интервьюны читтән торып эшләүче хәбәрчебез – таҗик милләтеннән булган дин кардәшебез, журналист Тилав Расул-Заде үткәрде.

- Розалия ханым, сүзебезне бер мәсәл белән башлап җи­бәрергә рөхсәт итегез. Бер яшь ана аксакал янына килә дә: “Хөрмәтле әкә, әйтегезче, кайчан мин җиде көн элек туган улымны тәрбияли баш­ларга тиешмен?” — дип сорый. “Син җиде көнгә соңга калдың инде, — дип җавап бирә карт. — Гомумән, баланы карында чагыннан ук тәрбияли баш­ларга кирәк”.

Ә сезнең балачагыгыз ни­чек узды? Әти-әниегез бала­ларын шәхес итеп тәрбияләүдә нинди роль уйнадылар?

- Мин Ульян өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Кирюшкино авылында туганмын. Әтием Рөстәм Нурали улы — авыл ад­министрациясендә, әнием поч­та мөдире булып эшләделәр. Без, гаиләдәге бер кыз һәм бер малай, бәхет һәм җылылык мохитында үстек. Олылар бөтен нәрсәнең дә яхшы ягын гына күрергә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр.

Әтиебез спорт сөючән кеше, әле дә өстәл теннисы буенча тренер булып эшли, аның укучылары район һәм өлкә ярышларында гел призлы урыннар яулап киләләр. Мин аның белән чиксез горурланам.

Татар теленә мәхәббәтне миндә әбиемнәр һәм бабамнар тәрбияләделәр. Әниемнең әтисе — Бари Абдулла улы Мө­хәммәдов — авылда “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Шәһри Казан” газета-журналларына даими язылып баручы сирәк ке­шеләрнең берсе. Ул миңа аннан шигырьләр, хикәяләр укый иде. Бары тик татарча гына сөйләшә. Ә әбием — укытучы. Әти ягыннан бабам Нурали  Измаил улы Абушев та авылы­бызда иң мөхтәрәм кеше.  Гомере буе колхоз рәис булып эшләде. Аның җитәкчелегендә авылдагы бөтен административ биналар да, колхозчылар өчен фатирлар да төзелде. Ә әбием, бабайның ышанычлы терәге буларак, биш улын да лаеклы кешеләр итеп үстерүгә зур өлешен кертте.

Шулай итеп, мин әби-ба­баларым кулында үстем һәм хәзер дә аларның акыллы ки­ңәшләренә колак салам. Гаи­ләм мине кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәтеп үс­терде, мин аларга моның өчен чиксез рәхмәтле.

Мин мәктәптә спорт белән шөгыльләнергә бик ярата идем. Шулай ук сәхнәдә үстем, дисәм дә ялгышмам, чөнки нинди бәйрәм булса да, программаны алып баруны миңа тапшыралар иде.  Укуым да яхшы барды, өч ел рәттән татар теле олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулаганым хәтердә. Мәктәпне дә мин кө­меш медальгә тәмамладым.

- Шигърияткә мөккибән кит­кән кеше булганга фи­ло­логия институтын сайла­гансыздыр инде. Ульян пе­дагогия институты белән ге­нә чикләнмәгәнсез, меди­ци­на белеме дә алгансыз, кос­ме­то­логия юнәлешен дә үз ит­кәнсез. Шулай да сәнгатьтән ае­рыл­магансыз, киресенчә, якы­найгансыз гына…

- Әйе, мин татар әдәбияты белән нык кызыксынам, уку йортын сайлавым да әдәбиятка бәйле булды. Дөрес, алган беренче профессиям буенча бер дә эшләмәдем, ләкин шигърият һәм әдәбият мине гомерем буе озата килә. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә минем тормышымда зур роль уйнады. Мин анда тормыш иптәшем Ра­милне очраттым. Ул биюче иде. Илгиз абый Колючев ми­не конферансье итеп куйгач, әле тагын күп нәрсәләргә өйрәтте: бергәләшеп сценарийлар яза, сәхнәдә яңгыраячак ши­гырьләрне сайлый идек. Илгиз абыйны мин беркайчан да оныт­маячакмын, үз заманасы өчен ул бик тә күренекле шәхес иде.

Ә ансамбль әле дә үсештә — яшь артистлар килә һәм киләчәк тә, дип уйлыйм. Чөнки кешедәге иҗат чаткысы сәх­нәдә генә кабынып китә ала. Концертларыбызга чакырып калабыз, яңадан-яңа программалар белән шатландырырга тырышырбыз.

Һөнәрем буенча, аң­ла­га­ныгызча, мин косметолог. Бу профессиягә һәрвакыт өй­рә­нергә кирәк, дип әйтер идем. Чөнки косметология дә гел үсештә – яшәртүче яңа кремнар, яңа ысуллар барлыкка килеп кенә тора. Пациентларымны да яратам. Аларның һәрберсе шәхес, ә мин аларга тагын әле матурлык һәм үз-үзенә ышану хисе бүләк итәм.

Бер еллык тәнәфестән соң яңадан мәйданнарга кайткан Сабантуйларга барыбыз да шат. Самараның Гагарин паркында узган быелгы Сабан туена татарлар сагынышып килгән­нәр иде. Барысы да күрешә, сөйләшә, гөрләшә. Сәхнәдәге тамаша да бу очрашуларның фоны гына булып тоела. Шуның өчен яратам да мин Сабантуйларын!

Быел оештыручылар миңа журналист Ольга Кардашевскаяны озатып йөрү бурычын куйдылар. Ул төшергән “стрим”ны (видео) интернетта 13 мең кеше караган! Ә мин аңа бәйрәмнең иң матур якларын гына күрсәтергә тырыштым. Нинди бәхет бит ул, горурланып күрсәтерлек нәрсәләр булганда.

- Аңлавымча, сез бик күп эшлисез. Ә гаилә өчен вакыт табыламы?

- Без Рамил белән 15 ел бергә яшибез, өч балабыз бар. Игезәк малайларыбыз Ильяс белән Әмиргә 14әр яшь, кызыбыз Альмирага быел 4 яшь тула. Ирем миңа бөтен эшләрдә дә ярдәм итә. Медицина институтында укый башлагач, балаларны карарга булышты, яңа технологияләрне үзләштерергә ярдәм итте. Мин дә аның идеяләрен гел хуплыйм. Ныклы гаилә сере дә шундадыр, дип уйлыйм. Гаиләдә мәхәббәттән башка ярдәмчеллек һәм аң­лашучанлык сыйфатлары да бик мөһим. Проблемалар килеп чыкканда без утырабыз да чишү юлын бергәләшеп эзлибез, бер-беребезгә үпкә саклап тормыйбыз. Бергәләшеп авырлык­ларны җиңәргә дә җиңелрәк бит. Балаларга да яхшы үрнәк күрсәтәсе килә, аларга да бит гаилә корырга, тормыш алып барырга туры киләчәк. Алар үзләренең смартфоннарында башка кыйммәтләр күреп үсәләр. Ә балага ниндидер терәк, нигез кирәк. Һәм бу нигез гаилә булырга тиеш.

Хәзерге заманда яшьләр кушылалар да, парының бер нәрсәсе ошамаса, шундук аерылырга да ашыгалар. Кемдер читтән килеп беркемне дә бәхетле итә алмый шул. Кеше үз бәхетен үзе табарга тиеш. Моның өчен ул буш куык түгел, ә ниндидер үзе яратып эшләгән эшеме, мавыгуымы булсын, яратып өйләнешкән кешесенә дә үсәргә мөмкинлек бирсен иде.

Һәр буын ата-бабаларыбыз буынын киләчәк буыннар белән тоташтыручы чылбыр боҗрасы булып тора. Әби-бабаларыбыз татар телен, татар мәдәниятен һәм сәнгатен белгән кебек, без дә белергә һәм киләчәк буыннарга да илтеп тапшырырга тиешбез. Димәк, һәр буын кешесе милләт киләчәгенә үз өлешен кертә.

Рамил белән мин дә, шуны аңлап, гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, татар концертларына, төрле чараларга йөрибез, ата-бабаларыбызның кем булганын сөйлибез. Бу эштә әби-бабайлар да безгә күп ярдәм итә. Җәен балалар минем туган авылыма кайтып торалар, ә Самарада Рамилнең әнисе  Нурания Нурмөхәммәт кызы күп яр­дәм итә. Ул балаларыма догалар өйрәтә, гореф-гадәтләрне сеңдерә. Шуңа да мин олыларга: “Үз-үзегезне оныкларыгыз өчен саклагыз! Сез биргән тәрбияне аларга башка беркем дә бирә алмаячак. Әби-бабай ышыгында үскән бала беркайчан да тәртипсез булмаячак”, — дип кабатлап торам.

- Балалар олыларны хөр­мәтли белсеннәр, аларның тәҗ­рибәсен өйрәнсеннәр өчен сез нинди киңәш бирер идегез?

- Берничә ел элек Но­во­куйбышевскиның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Ринат Азизов белән берлектә “Татар әбие” конкурсы үткәргән идек. Моңардан да җылырак, ягымлырак конкурс күргәнем булмады. Катнашучыларыбыз бу конкурска бик озак һәм бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. Алар җырлар да өйрәнгәннәр, шигырьләр дә сөйләделәр, тәмле-тәмле татар ашлары да пешереп алып килделәр. Әби­ләребезнең күзләре ничек кабынып киткәнен күрсәгез иде! Ә аларның чыгышларын оныклары һәм балалары карап, җан атып утырдылар, ахырда аларны чәчәкләргә күмделәр. Бәлки Самарада да шундый конкурс уздырып караргадыр?

- Газета укучыларына нәрсә теләр идегез?

- Хәзерге авыр заманаларда “Бердәмлек” газетасы укучыларына, әлбәттә, сәламәтлек телим. Үзебезнең газиз туган телебезне, мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне яратыгыз, үс­терегез, пропагандалагыз, ба­лаларның күңеленә сең­де­регез. Көн саен яхшылык эш­ләгез һәм ул сезгә әйләнеп кайтыр!

- Шундый эчтәлекле әңгә­мәгез өчен, Розалия, бик зур рәхмәт. Изге уй-хы­ял­ларыгыз тормышка аш­сын!

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено