Картайган көнеңдә гаиләң янында, балаларың тәрбиясендә, өй түрендә, кадер-хөрмәттә яшәү – нинди зур бәхет бит ул! Кызганычка, төрле сәбәпләр аркасында, гомер көзләрен ялгызы каршылап, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр дә күп шул.
Шундыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү бәхетен социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Алар өчен ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк, ел әйләнәсенә эштә.
Социаль хезмәткәрләрнең төп вазифасы – җан җылысын бирү, дияр идем, чөнки олы кешеләргә, башка ярдәмнән тыш, иң беренче чиратта, җылы сүз, күңелләрен күрү, сөйләшеп утыру, серләрен уртаклашу кирәк бит.
Әйе, өйгә килеп, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең хезмәте зур сабырлык таләп итә. Киң күңелле, мәрхәмәтле, миһербанлы, йомшак телле, эш сөючән, күпкырлы булырга, төрле холыклы кешеләр белән уртак тел таба, аларның ихтыяҗларын аңлый белергә дә кирәк.
Нәкъ шундый сыйфатларга ия булган социаль хезмәткәрләрнең җитәкчесе — Сәмигулла кызы Люция Насыйрова белән сөйләшеп, аларның эшенең нечкәлекләренә төшендем.
Люция ханым менә инде 23 ел буена Самар өлкәсе Елховка районының Тупли авылында социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире булып эшли. Моңардан тыш, ул — инде берничә ел авыл һәм район депутаты да. Россия Федерациясенең “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булган ул.
Аларның оешмасы Туплида һәм күршедә урнашкан Борма исемле урыс авылында олы яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә. Ике авылны бергә исәпләсәк, ярдәм алучыларның саны 120не тәшкил итә.
Люция Насыйрованың кул астында 40тан алып 60 яшькәчә 11 хатын-кыз эшли.
Зөләйха Дәүләтшина, Гөлфия Алиева, Альмира Садретдинова — биредә менә инде унбиш — егерме елдан артык лаеклы хезмәт күрсәтүчеләр исемлегендә.
Рәхибә Кәримова, Гөлнур Исмәгыйлева, Әлфия Йосыпова, Зөлфия Мингалиева әле озак эшләмәсәләр дә, шулай ук үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр икән.
Борма авылында хезмәт итүче Ирина Рогова, Лидия Васильева, Марина Игнатова, Елена Тимофееваны да мактап телгә ала җитәкчеләре.
Люция ханым Кошки районының Иске Җүрәй авылында туып-үскән. Сигезенче сыйныфтан соң мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыган кыз имтиханнарсыз Димитровград шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Биредә ул бухгалтер һөнәрен үзләштерә.
Нәкъ шушы профессияне сайлап алуын болай дип аңлатты милләттәшебез:
“Җиңгәчәм Миннегөлсем хисапчы булып эшли иде. Нәкъ ул һәм абыем Әнвәр бу белгечлекнең яхшы якларын ачыклап, мине бухгалтер булырга үгетләделәр дә инде”.
Укуын уңышлы тәмамлаган студент кыз, туган авылына кайтып, бер ел ярым “Шенталинский” колхозында үз һөнәре буенча хезмәт итә. Аннары язмыш җилләре аны Тупли авылына китереп урнаштыра.
- Медицина белгечлеген алган апамны юллама буенча бу авылга эшкә җибәрделәр. Ул, кияүгә чыгып, шунда яшәп калды. Әлбәттә, алар янына еш кына кунакка барып йөрдем. Аллаһы Тәгалә шунда булачак ирем белән танышырга насыйп итте. Җәүдәт исемле акыллы, эшчән, миһербанлы егетне ошаттым, 20 яшем тулмаган иде әле, тормышка чыктым. Шулай Тупли авылына күченеп килдем дә инде.
Ирем белән 37 ел бергә гомер итәбез. Аның әти-әнисе хөрмәтле укытучылар иде. Мине бик яхшы кабул иттеләр, рәхмәт яусын үзләренә. Гомер буе дус-тату яшәдек. Алар миңа үз әти-әниемдәй якын булдылар. Беркайчан да сүз әйтешкәнебез юк иде, — дип сөйли бу турыда Люция апа.
Биредә ул “Теплый стан” колхозында шулай ук бухгалтер булып эшли. “Самараагробанк”ның Туплидагы филиалында контролер-кассир булып та хезмәт итә.
Шулай бервакыт авылда социаль ярдәм күрсәтү бүлеген җитәкләргә кеше таләп ителгәнгә, Люция Насыйрованың үз эшен җентекләп башкаруын, җаваплы, гыйлемле, әйдәп баручы сыйфатларга ия булуын күргән авыл халкы һәм администрация хезмәткәрләре бу вазифага аны тәкъдим итәләр. Районда әңгәмәне (собеседование) уңышлы узган милләттәшебез, җиң сызганып, үз эшенә керешә һәм бүгенге көнгә кадәр аны югары дәрәҗәдә, бер шелтәсез башкарып килә.
- Люция апа, сез ун бала булгансыз. Ишле гаиләдә күп авырлыклар очрагандыр инде… Кечкенәдән нужа күреп үскән нарасыйлар арасында, сезнең кебек, акыллы, тормышта лаеклы урын тапкан, югары үрләр яулаган кешеләр еш күзәтелә. Сезнең уңышларыгыз да балачак белән бәйледер, дип уйламыйсызмы?
- Кызганычка, ун баладан җидебез генә исән калды. Өч бертуганым сабый чакларында ук вафат булдылар. Хәзер дә кыз-туганнарым гына исән, абыйларым вакытсыз якты дөньядан китеп бардылар шул… Җитешлектә үсмәсәк тә, алай ук нужа күрдек, дип тә әйтә алмыйм. Ата-анама рәхмәт, үзләре гади колхозчылар булсалар да, безне кеше итәргә, башкалардан ким булмыйча тәрбияләргә тырыштылар. Әтием тимерче иде. Әнием колхозда төрле эшне башкарды.
Миңа 10 яшь тулгач, әтием дә үлеп китте… Ул — Бөек Ватан сугышын узган кеше. Берлинга кадәр җиткән. “Кызыл йолдыз” орденын хәзер дә кадерләп саклыйбыз. Сугышта җиде тапкыр яраланган. Бөтен аркасы җәрәхәтле иде. Бездән аркасын кашытканда һәрбер ярасы турында: “Әтием, монысын ничек алдың, ә монысын ничек?”, — дип сораша идек. Кызганычка, балалык белән, аның сугыш еллары турындагы хатирәләрен яхшылап сорашып калмаганбыз шул.
Әти үлгәч, әниебез безне берүзе үстерде. Барыбызны да укытып чыгарды, белемле итте, рәхмәт яугыры, урыны оҗмахта булсын.
Кешенең тормышта уңышларга ирешүе, шул исәптән, балачагында алган тәрбиягә дә бәйле, әлбәттә. Әтием кечкенәдән догалар өйрәтте, динебез Исламга мәхәббәт тәрбияләде. Әниемнең үгет-нәсыйхәтләрен дә күңелемә сеңдереп, аларны гомерем буе үтәп яшим. Олыларны хөрмәт итәргә, кешене рәнҗетмәскә, кимсетмәскә, юрганыңа карап аяк сузарга, тәкәбберләнмәскә, башкаларга булышырга, булганына ризалык, канәгатьлек күрсәтеп, шөкер кылып яшәргә өйрәттеләр алар безне.
- Ә үзегез ничә бала үстердегез?
- Ике кызыбыз бар. Олысы Юлия Самарның политехник университетын тәмамлады. Хәзер төзү фирмасында эшли. Өч нарасые бар.
Алия ике бала тәрбияли. Алар берничә ел авылда безнең белән яшәделәр. Социаль ярдәм күрсәтүче булып хезмәт итте. Хәзер Самарга күчеп урнаштылар. Мәскәүнең инновацион университетын тәмамлый. Икътисадчы.
- Люция апа, эшчеләрегез олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга нинди хезмәт күрсәтәләр?
- Төрледән-төрле эшләр башкаралар. Ризык, дарулар, көндәлек кирәк-яракларны сатып алып китерәләр, өйләрен җыештыралар, юындыралар, ашарга пешерәләр, керләрен, савыт-саба юалар, киемнәрен, памперсларын алыштыралар, коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр, төрле йомышларын үтиләр. Кәефләрен күтәрү, аралашу, гәҗитә-журналлар, китаплар уку да аларның вазифаларына керә.
Шундый эшләрдән тыш, авыруның сәламәтлеген күзәтәләр: температурасын, кан басымын үлчиләр, хәле начараеп киткән очракта табибны һәм туганнарын чакыралар. Табиб күрсәтмәләре буенча дарулар бирәләр. Сәламәтләндерү чараларын үкәрүдә булышлык күрсәтәләр, физик культура ясарга, дөрес тукланырга өйрәтәләр.
- Социаль хезмәт күрсәтү белгечләре өчен махсус курслар каралгандыр?
- Әйе, хезмәткәрләребез махсус курсларны тәмамлыйлар. Аннары даими рәвештә квалификацияләрен үстереп торалар. Курсларда беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәнәләр. Төрле хәл булырга мөмкин, өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән эш итәбез бит.
- Сезнеңчә, социаль хезмәткәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Иң беренче, сабыр, мәрхәмәтле булырга тиеш. Кешене тыңлый, аңлый белергә кирәк. Һич кенә дә үпкәләтмәскә. Бер йорттан икенче йортка сүз йөртмәскә. Әлбәттә, үз хезмәтеңне сөю мөһим. Безнең эшне олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр генә башкара ала.
Аллаһыга шөкер, безнең хатын-кызларыбыз шундый сыйфатларга ия. Хезмәтләрен яратып башкаралар. Коллективыбыз дус.
- Социаль хезмәт алучы кешеләр эшегезгә нинди бәя бирәләр?
- “Кызым, кызым”, — дип кенә торалар. Рәхмәтләрен яудыралар. Алар — безнең өчен, без алар өчен якын, әйтерсең лә туганнар. Беркемгә әйтмәгән серләрен дә безгә сөйлиләр алар. Вафат булсалар, бик кайгырабыз. Бер туганы да булмаганнарны авыл халкы, администрация ярдәме белән җирлибез.
- Өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар өчен берәр нинди чаралар уздырасызмы?
- Ел саен Олылар көнен бәйрәм итәбез. Концерт, чәй табыны оештырабыз. Җиңү көнен дә билгеләп үтәбез. Туган көннәре белән котлыйбыз. 90, 95 яше тулганнарга Президентыбыз хатын тапшырабыз, район администрациясе бүләкләр әзерли.
- Пандемия вакытында эшегездә нинди авырлыклар туды?
- Чараларны гына тоткарлап торабыз. Ә эшебез шул ук режимда бара. Ни булса да, мохтаҗларны карарга кирәк бит. Яннарына саклану чараларын күреп — битлек, перчатка, халат киеп керәбез.
- Тормышта төрле хәлләр була. Стресслардан ничек арынасыз?
- Догалар укып, күңелемне тынычландырам. Ирем, балаларым ярдәм итә. Әйткәнемчә, кече кызым гаиләсе белән берничә ел яныбызда яшәде. Өйгә кайтып, оныгымның кочагына эләккәч, тынычланып китә, аруым кими, авыр хисләрдән арына идем. Хәзер балаларым аерым яшәсәләр дә, һәрвакыт хәлемне белеп, хуплап торалар. Җылы сүзләре җанны иркәли, көч, дәрт өсти. Күңелем тулганда моңсу җырлар да җырлап алам. Бәйләм бәйлим.
- Авыл җирендә йорт эшләре дә бихисап бит. Буш вакытыгыз да калмыйдыр инде…
- Авылда эш бетми инде ул. Бакча үстерәбез. Язга чыккач, теплица эше тотына. Бик күп үрдәкләр, тавыклар, казлар тотабыз. Аларны ирем карый. Каз өмәсе җыябыз. Умартачлык белән дә шөгыльләнәбез.
- Тормышыгызны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?
- Әти-әнием өйрәткәнчә, барысына да канәгать, риза булып яшим, Аллаһыга шөкер. Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем.
- Авыр вакытларда кемнәргә таянасыз?
- Ирем, балаларым терәгем булып торалар. Хәләл җефетемнең мәрхүм энесе Рәшит гел ярдәмгә килә иде. Туганнарыбыз Тәлгәт һәм Рифкат Хуҗиннар белән шатлыкта да, кайгыда да бергә без. Апам Халидә, җизнәм Солтангали, аларның кызы Мәрьям, кияүләре Әнвәр дә — ныклы таянычыбыз. Барысына да рәхмәтлемен. Исән-сау булып, хәерле тормышта яши күрсеннәр, шулай озак еллар аралашып, бер-беребезне хуплап, озын гомер кичеререгә насыйп итсен Раббыбыз.
- Сез үзегезне бәхетле, дип саныйсызмы?
- Әйе, Аллаһыга шөкер. Бәхетле мин. Ирем, балаларым, оныкларым исән-сау. Ышанычлы туганнарым, дусларым, яшәргә – йортым, ашарга ризыгым бар. Хезмәтемне яратып башкарам. Дөньядагы бүгенге аянычлы хәлләр тизрәк үтеп, киләчәктә барыбызга да матур тормышта, исәнлектә яшәргә насыйп булсын.
- Эшегез күңелегезгә нәрсәсе белән якын?
- Кечкенә кызым мәктәптә укыганда үзенең бер иншасында: “Минем, әнием кебек, кешеләргә файдалы буласым килә”, — дип язган иде. Өебез тулы кеше безнең. Төрле сораулар белән киләләр. Һәрберсен тигез күрәм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәм. Берсен дә кире борып җибәрмим. Халыкка файда китерүем мине бәхетле итә. Эшем шунысы белән аеруча якын.
Люция апа Насыйрованың кул астында эшләгән хезмәткәрләрдән үз җитәкчеләре турында фикерләрен сорамасам, мәкаләм тулы булмас кебек тоелды. Шуңа күрә аларга мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сүзләрне ишеттем.
Гөлфия Алиева, 52 яшь:
“Люция Сәмигулловна белән без 23 ел бергә эшлибез инде. Бик яхшы, оста җитәкче ул. Аңа барыбыз да рәхмәтле. Хәлебезгә керә, беркайчан тавышын күтәрмәс, юл бирә белә. Тормышта төрле чаклар була бит, акыллы киңәшен дә алабыз, авыр вакытларымда ул миңа бик ярдәм итте. Кызларга да: “Люция ханым урынында башка кеше булса, без инде әллә кайчан таралган булыр идек”, — дип әйтәм. Кирәк чакта таләпчән, кирәк чакта йомшак. Шундый җитәкче кул астында эшләгәнемә бәхетле мин”.
Зөләйха Дәүләтшина, 48 яшь:
“Люция ханым Насыйрова белән бергә эшләгәнемә 23 ел тулды. Ул — ипле, әдәпле җитәкче, тыныч холыклы кеше. Беркайчан да каршы сүз әйтешкәнебез юк. Аның турында сөйләгәндә, мин бары тик яхшы, җылы сүзләр генә куллана алам. Ул безгә эштә генә түгел, шәхси тормышыбызда да булыша, киңәшен бирә, хуплап тора. Аңардан авыр сүз ишетмәссең. Эш буенча да барысын да тыныч кына аңлата, өйрәтә, ярдәмен күрсәтә. Люция ханым, җитәкче буларак та, кеше буларак та, бары тик мактауга, соклануга, рәхмәткә һәм ихтирамга лаеклы”.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 4 (29), 2020 ел.
Просмотров: 1632